Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Котлаулар - Кыска котлаулар
6.12.2013

Кыска котлаулар

Бүген синен туган көн бәйрәмең
Үзе бәхет ул җиргә.
Гомер буе шушы бәйрәмнәрне
Каршыласак иде гел бергә.
Йөрәкләрне йөрәкләргә бәйләп,
Күзебезне алмый күзләрдән
Һәрвакытта олы максатларга
Барсак идек бер үк эзләрдән

***

Бүген синең туган көнең
Елга бер килә торган.
Изге теләкләрне тыңлап,
Елмая, көлә торган.

Күңел күгең якты булсын,
Болытлар капламасын.
Синең бәхетеңне күреп,
Килә гел шатланасым.

***

Син тугансың җиргә бәхет өчен,
Күктә ул көн йолдыз кабынгандыр.
Шул йолдызның серле нурларыннан
Син барыр юллар салынгандыр.
Әнкәң дә бит сиңа бәхет теләп,
Бишегеңдә назлап тибрәткән.
Җан җылысын җырларына салып,
Яшәу серләренә өйрәткән.
Дөнья гамен оныттырып торсын,
Туган көнең — олы бәйрәмең.
Гел кояшлы, якты гына булсын
Язың, көзең, кышың, җәйләрең.

***

Бергә канат кагу җиңелерәк,

Язмыш сезне ялгыз итмәсен.

Бәхет чишмәләрегез тулып торсын,

Озак-озак суы кипмәсен.

Сәламәтлек ташламасын сезне,

Һәр көнегез үтсен шатлыкта.

Яшәү яме, дөнья иминлеге

Юлдаш булсын сезгә картлыкта.