Күзләр шакмакланырлык
Тормышыбыз көннән-көн кыйммәтләнә. Кеп-кечкенә хезмәт хакын ничәгә бүләргә, ничек тотарга дип аптыраганда, кулга торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләү кәгазе килеп керсә, өскә салкын су койгандай булып китә. Һәр гаиләне борчыган проблемаларның берсе ул — шушы коммуналь хезмәтләр өчен мәҗбүри түләүләрнең артуы. 2012 елның 1 сентябреннән коммуналь хезмәтләргә түләүне исәпләү тәртибе үзгәргән иде инде. Элек гомумйорт ихтыяҗларына (ОДН) электр энергиясе һәм салкын су өчен түләүләр керә иде. Хәзер Россия Федерациясенең 354нче карары нигезендә гомуми ихтыяҗлар өчен тотылган җылылык һәм кайнар су өчен дә түләячәкбез. Республикабызда 1 апрельдән үк әлеге түләүләрнең яңа кагыйдәләр буенча исәпләнәчәге турында сүзләр күп йөри. Шуларны күз уңында тотыпмы, узган атнада республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак сәясәте министрлыгы халыкны борчыган сорауларга телефон аша 3 сәгать дәвамында җавап бирде. Телефоннарның һич тынып тормавыннан торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе — адашырлык куе урман икән, дигән нәтиҗә ясадым. Ә сорауларның күпчелеге шул “ОДН” дигән башваткыч турында булды.
Ул ничек исәпләнә? Гомуми кулланылган хезмәтләрнең исәбен алучы прибор (счетчик) куелган йортларда шул счетчиклардагы күрсәткеч белән шәхси фатирдагы счетчиктагы күрсәткечләр аермасы, торак мәйданына карап, фатирлар арасында бүленә. Бер караганда, мәсәлән, йортка күпме су килә, ул шулкадәр тотылырга һәм счетчиктан алынган күрсәткечләр дә шуны күрсәтергә тиеш кебек. Ләкин кайберәүләрнең счетчиклары булмау яки ул дөрес эшләмәү, намуссыз хуҗаларның күрсәткечләрне киметеп күрсәтүләре, мәгълүматларны билгеләнгән вакытта тапшырмаулары сәбәпле, түләү кәгазьләрендәге бәяләр дә арта. Ә менә счетчиклар белән тәэмин ителмәгән йортларда гомуми ихтыяҗлар өчен түләү югары норматив буенча исәпләнә. Сорауларга җавап биргәндә дә, министрлык белгечләре йорт һәм фатирларда исәп-хисап приборлары урнаштыру гаилә чыгымнарын киметәчәген ассызыкладылар. Апрельгә кадәр счетчик куярга җитешмәгәннәргә таякның иң авыр башы төшәчәк: норматив буенча түләү 2-3 тапкыр артачак. Ул вакытта килгән түләү кәгазен күреп, күзләрнең шакмак-лануы бар. Җитмәсә, 1 июльдән газ һәм электр энергиясенә тарифлар артачак. Бәяләрнең артуы, әлбәттә, исәп-хисап приборлары куйдыруга этәргеч булачак. Бөтен республикадагы йортларның 60-70%ы төрле исәп-хисап приборлары белән тәэмин ителгән икән.
Гомумән, кемгә ничектер, миңа килә торган түләү кәгазьләрендәге саннар ай саен артып килә. Тарифлар артты дип халыкка хезмәт күрсәтү сыйфаты да үзгәрсә иде ул!.. Күп йортларда канализация системасы тузып беткән, су торбалары, электр үткәргечләре тузган. Искерәк йортларның әйләнә-тирәсе адәм мәсхәрәсе: бала уйнар өчен түгел, үзеңә басып торырга да җирәнгеч. Идарә итүче компанияләр моны күрми дә, күрсә дә, төзәтергә теләми. Ә акчасын каерып ала! Мондый хәлгә кайчан да булса чик куелырмы?
Гүзәл Шакирова



