8.06.2012
Күмәк көч тау күчерә
Дөнья буйлап Сабантуйлар атлый. Милли бәйрәмебез Удмуртия башкаласы Ижауда 30 июньдә узачак. Бүгенге көндә республикабызда әлеге бәйрәмгә әзерлек эшләре бара. Бу эшкә барлык милли оешмаларыбыз, «Халыклар дуслыгы йорты» белгечләре, төрле тармак министрлыклары алынды. Күмәк көч тау күчерә, диләр бит. Шуны истә тотып, милли-мәдәни автономия җитәкчесе Равил Шәрифуллин 5 июньдә шәһәребез эшмәкәрләрен түгәрәк өстәл артына җыйды. Түгәрәк өстәлдә төрле предприятиеләр җитәкчеләре, Милли сәясәт министры урынбасары Ольга Царегородцева, төп белгеч Айрат Гайнетдинов, «Халыклар дуслыгы йорты» белгече Алия Абдуллина, Татар иҗтимагый үзәге президенты Фнүн Мирзаянов катнаштылар.



