Күпер салучы

Мин “Яңарыш”ны унбиш ел укыйм һәм сөенеп укыйм. Беләсезме, ни өчен сөенәм? Баштарак үз язмаларым басылып чыкканга сөенсәм, соңрак укучылар иҗатын каядыр бастыра алуыма куана идем. Инде хәзер бар язмаларны да укып чыгам. Булдыклы кешеләр өчен, милләттәшләремнең матур эшләре өчен, төрле яклап талантлы булган халкым өчен горурланып, “Яңарыш” ирешкән уңышларга куанып укыйм.
Мин эшли торган Әгерҗе шәһәренең 4нче мәктәбендә “Яңарыш”ка карата аерым бер мөнәсәбәт. Моны мәктәп җитәкчелеге дә, укытучылар һәм укучылар да таный. Ел саен газетада эшләүче журналистлар белән очрашу — мәктәпнең матур традициясе. Бер генә укучы да бу очрашуга кермим дип карышмый. Киресенчә, кунакларны көтеп алалар. Чөнки кайберәүләрне иң истәлекле мизгелләр көтә. Ул мизгел -“Яңарыш”ның “Яшь хәбәрчесе” таныклыгын алу мизгеле. Ринат Субаев, Рәзил Зарипов, Зәринә Исмәгыйлева, Рәлинә Җиһангәрәева, Айгөл Заһретдинова, Рузилә Акбашева, Рената Гарифуллина, Алинә Муллахмәтова “Яшь хәбәрче” таныклыгына ия булган укучылар. Бу укучыларның саны елдан-ел арта баруы сөендерә.
Һәр елны апрель аенда Туган тел көне билгеләп үтелә. Быел Әгерҗе шәһәре мәктәпләре укытучылары һәм укучылары “Авангард” яшьләр үзәгендә чыгыш ясады. Без үз чыгышыбызда “Яңарыш” белән иҗади хезмәттәшлегебезне чагылдырдык. 2008 елдан бирле ел дәвамында газета битләрендә язмаларыбыз басылып килүе турында сөйләдек. Газета оештырган кичәләрдә күренекле язучылар, шагыйрьләр белән очрашып танышкач, тагын бер матур шигырь яки хикәя язасы килүебезне дә әйттек. “Ижау полиграф комбинаты”на оештырылган сәяхәттән видеоролик та күрсәттек. Моның өчен без “Яңарыш” редакциясенә зур рәхмәтләребезне дә җиткердек.
“Алтын йомгак”ның үз журналы булу да бик куанычлы яңалык. Ике санында да безнең мәктәп укучыларының “Яңарыш” оештырган төрле конкурсларда җиңгән язмалары урын алды. Эшеңнең нәни генә нәтиҗәсен күрү дә күпме куаныч бирә, үзеңә карата хөрмәт тәрбияли бит. Журналның быелгы саны бигрәк тә матур килеп чыккан. Рәхәтләнеп, горурланып туган-тумачаңа, дус-ишләреңә күрсәтеп мактанырлык шул!
Безнең мәктәпкә “Яңарыш” атна саен сөенеч булып килеп керә. Матур итеп төргәкләнгән 37данә газета җомга, шимбә көннәрендә укучыларга таралып бетә. Газета битләрендә таныш исемнәрне яки үз исемнәрен күреп, укучылар бик сөенәләр, әлбәттә. Олы кешегә дә үз язмасы кадерле, ә балалар өчен әйтеп торасы да юк. Балалар, газета килү белән, “Алтын йомгак”ны ачып укый башлыйлар. Төсле рәсемнәре күзләрне иркәли, рәсемнәрдәге балаларның карашы күңелне күтәрә, язмалардагы гади фикерләр башны ял иттерә. Шуның белән кадерле дә ул безгә.
Сүземне йомгаклап, шуны әйтим: мәктәп укучылары “Яңарыш” белән кайчан дус яши? Әлбәттә, бу дуслыкның ныклыгын тәэмин итеп торучы татар теле укытучылары булганда. Иҗатка сәләте булган бала күңеленә юл табучы, кечкенә генә язмага да җан өреп, хикәя я шигырь дәрәҗәсенә китерүче, инде газета һәм укучы арасында күпер салучы остазларга — коллегаларга — һәммәсенә иҗат шатлыклары телим.
Фәридә Хафизова,
Әгерҗе шәһәре.



