Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Күңелемдә минем җәй яши
12.11.2015

Күңелемдә минем җәй яши

Әминә Гариф кызы Гайфуллина 1935 елның 18 ноябрендә Татарстанның Яңа Чишмә районы (элекке Чистай районы) Акъяр авылында туып үскән. Аның үзенчәлекле, тәэсирле шигырьләре узган гасырның 90нчы еллар ахырында Удмуртиянең Ижау шәһәрендә чыга торган «Яңарыш» газетасында басыла башлады. Шигырьләрендә туган туфрагын сагыну-сагышлану да, үткәннәрне хәтерләп моңлану да, татар халкының ачы язмышы да, тормыш юлындагы шатлыклары, уңышлары белән горурлану да чагыла. Алар җиңел укылалар, гади кеше җанына үтеп керерлек, дулкынландырырлык итеп язылуы һәм халык рухына туры килүе белән аерылып торалар. Әминә апаның тормышчан акылына, чиксез күңел офыкларына, зур тормышка ныклы аяк баскан балалары белән горурлануына сокланасың, иманлы булуы һәм рухи, илаһи дәрәҗәсе әсир итә. Ахыр чиктә, Әминә апаның шигърияте бер максатка хезмәт итә: халыкка — иманын, милләткә — рухын, өммәткә — динен, адәмгә әхлагын кайтару. Үзенә һәм каләменә шундый изге максат куйган шагыйрәне ничек яратмыйсың да, ничек тәкъдир итмисең.
Китап биш бүлектән тора. Беренче бүлегендә ул дөньяның, тормышның болгануына борчыла, татар булуың белән горурланырга, бердәмлеккә чакыра:
«Бер тарыдан ботка булмас», — димә,
Өркетмәсен сине кануннар.
Горурлан син: «Мин татармын!» — диеп,
Синең шуңа тулы хакың бар!
(«Милләтемә эндәшәм»)
Шушы ук бүлектә Әминә апаның йөрәк түреннән шытып чыккан күп кенә шигырьләре туган төбәгенә багышланган. Ул авылына ел саен кайтып торса да, күңелендәге сагыну, сызлану хисе кимеми, иң газиз, изге хисләрен туган авылы Акъярга багышлый:
Авылымның исеме Акъяр минем,
Ярлары да ап-ак булганга.
Төннәрендә утырып шигырь язам,
Сагыну хисем ташып тулганга.
(«Акъярымны килә күрәсем»)
Авылыннан күптән чыгып киткән Әминә апа үткән белән киләчәк арасында йөренә, әрнеп яткан җәрәхәт -яраларын яңарта, күңеленең иң ерак почмагында яшереп саклаган хисләрен ачып сала:
Хыял канатлары гына йөртә,
Үзебез дә күпкә үзгәрдек.
Җөрьәтлекне еллар алып киткән,
Эшлим дисәң, җитми үҗәтлек.
(«Рәнҗемәгез безгә, авылдашлар!»)
Чынлап та, «Йөрәк сагышы», «Ыша­нам», «Туган ягым», «Сагыну» шигырьләрен язу өчен авылны, аның кешеләрен бик нык яратырга кирәктер ул. Бу мәхәббәтнең газиз мизгелләре аша автор авыл кешесенә дан җырлый, аны хөрмәт итәргә өнди:
Шул кырларда маңгай тире түккән
Тырыш халкым, әткәй-әнкәйләр.
Алар хөрмәтенә тарих өчен,
Их, куясы иде һәйкәлләр.
(«Халкыма»)
Китапның икенче бүлегендә газиз аналарга, аталарга булган иксез-чиксез хөрмәт, ярату зур урын алып тора. «Аналар зары» шигыре эчтәлеге белән тетрәндергеч, анда шундый юллар бар:
Карашлары моңлы,
керфекләре дымлы —
Якыннарын әби юксына.
Гомеренең соңгы өлешендә
Нигә яши картлар йортында?
Балаларына тормыш биргән аналарны, аталарны, олы яшьтәгеләрне бүгенге ачы тормыш алып килгән интегүләрдән, газаплардан сакларга, аларга игелекләр генә кылырга чакыра автор. «Соңлама!» шигырендәге түбәндәге юллар моның ачык дәлиле булып тора:
Мәхрүм калма әнкәң догасыннан,
Аз-маз күчтәнәчләр юлла да.
Ашыгыч хәбәр алсаң, авыр булыр,
Исән чакта кайт син, СОҢЛАМА!
Тагын бер тема: Әминә Гайфуллина­ның шагыйрәнә күңелен үзләре тәр­бияләп үстергән балаларының тормышка төпле аяк басулары белән горурлану хисләре били, тоемчан йөрәкле ана балаларына иң изге теләкләрен җиткерә. «Кызым Фәйрүзәгә», «Ана теләге» шигырләрендә дә моны сизми-тоймый мөмкин түгел:
Тормыш кочагына озаттым мин
Ике кызым, ике улымны.
Төшләремдә күреп йөгерәм каршы
Күрешергә сузып кулымны.
Без бәхетле, Ходай безне зурлап,
Дүрт баланы — сезне биргәнгә.
Бернәрсә дә кирәк түгел миңа
Елмаешып килеп кергәндә.
Әминә Гайфуллина китапның өченче бүлегендә тагын бер теманы — картлык темасын күтәрә. Явызлык белән яхшылык, имансызлык белән иманлылык арасында барган көрәш аша, гомумән, карт­лыкны да шатлык итеп күрсәтергә тели автор:
Картлыкның да үзенә бер яме бар,
Тирә — ягым тулы оныклар.
Үтә хәзер көннәр оныкларга
Бияләйләр бәйләп, оеклар.
(«Әби бәхете»)
Пар канатлы булып,
гомер сукмагыннан,
55 ел бергә атладык.
Никахларда биргән антыбызга
Тап төшерми ихлас сакладык.
(«Пар канатлар»)
Бәхет шунда — тормыш сукмагыннан
Пар канатлы булып атласаң.
“Өлешеңә тигән көмешем”, — дип,
Мәхәббәтне ваклап сатмасаң.
(«Нәрсә ул бәхет?»)
Әйе, Россиядә яшәү элек-электән җиңел булмаган. Татар халкының язмышы тагы да авыр булган. Шагыйрьләр буыннан буынга милләт язмышы мәсьәләсен эстафета иттереп тапшыра килгәннәр. Әминә Гайфуллина да бу теманы читләтеп узмый, чор өчен үзен җаваплы тоя, үзе аңлаганча укучыга аңлата:
Океаннарда, безнең диңгезләрдә
Чит ил кораблары йөзәләр,
Безнекеләр аннан хәмер ташый,
Алар бездән балык сөзәләр.
Уян, халкым, айны, ач күзеңне,
Мөмкин түгел болай яшәргә!
Ирешик без кырда, заводларда
Җиң сызганып, тирләп эшләргә.
(«Уян, халкым, айны, ач күзеңне…»)
Шагыйрь җаны — чиста җан. Әмма ак җирлеккә тап тизрәк төшә. Аны каралтырга теләүчеләр дә җитәрлек. «Кулыңда каләм булып курку һәм өркү хәрәм», — дип әйткән Габдулла Тукайдан үрнәк алып, Әминә апа хакыйкатьне табу өчен эзләнә, кара эчле, тормышка салкынлык өрүче җаннар хакында болай ди:
Нигә шундый явыз җаннар була,
Кара эчле, һәрчак мәкерле?
Күп белгәндәй булып акыл сата,
Үч саклаучан була хәтере.
Ләкин шагыйрә «Таш атканга атам аш белән» дигән тирән мәгънәле сүзләр белән җавап бирә «Берәүгә» дигән шигырендә.
Әйе, дөрес әйтә. Чөнки ул заманны яхшы аңлый, үз-үзен, гел игелекләр генә кылырга багышлаган җанын үзгәртә алмый.
Дүртенче бүлектә исә Әминә апаның кешеләргә, якыннарына, дусларына багышлап язылган шигырьләре туп­ланган. Бу өлкәдә дә ул каләме белән оста эш итә. Юк, аларны мактап кына калмый, образ-символ итеп күтәрә, хыял көче белән аларның рухын кайтарырга омтыла. Герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган «Өзелгән өметләр» шигырендә «Борчымыйбыз микән җа­ныңны», — дип уңайсызланып та куя. Исәннәргә ул сәламнәрен җиткерә, рәхәт тормыш тели:
Кар-буранлы җилләр алып барсын
Кайнар килеш минем сәламем.
“Сау булыгыз, рәхәт яшәгез”, — дип,
Шунда нокта куя каләмем.
Әминә Гариф кызы китапның бишенче бүлеген «Көзләремә кереп барышым» дигән шигырь белән ачып җибәрә. Үзе хакында ул болай ди:
Кырыс булды минем табигатем:
Әйткәнемнән кире кайтмадым.
Үзем тапкан бәхет — шатлык диеп,
Тормыш сукмагыннан атладым.
Дошманнардан дусны аера белдем,
Куштаннарга дусны сатмадым.
Авырлыклар килсә, баш имәдем,
Намусымны ихлас сакладым.
Әйе, көндәлек тормышта Әминә апа шактый җитди, әмма кешелекле кеше.
«Моңлы җырым сузам тын гына…» шигырендә шундый юллар бар:
Хыял диңгезеннән бәхет эзләп,
Гомер юлын йөгереп үткәнмен.
Чәчләремә күптән чал керсә дә,
Тагын нидер өмет итәм мин.
Өмет — зур көч. Өмет Ходайга, иманга барып ялгана:
Туган җирдән ерак яшәсәк тә,
Югалмадык, дөрес кыйблабыз.
Ходай безгә, шөкер, юл күрсәтте,
Кабул булды кылган догабыз.
«Дөрес кыйбла» күктән дә төшми, күрсәтелми дә, аны без тормыш юлында догалар укый-укый, акылыбызны җигеп, үзебез табарга тиеш. Минем карашка, Әминә апа таба алган ул «дөрес кыйбла»ны. Тормыш иптәше Харис абый белән бергә дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр, олы тормыш юлына аяк бас­тырганнар.
Хуш ис сипкән назлы гөлләремә
Сулар сибәм, карыйм — сокланам.
Балаларым тиңлим чәчкәләргә,
Яшәү өчен аннан көч алам.
Кайчагында кулга каләм алып,
Шигырь язып куям җиңелчә.
Күңелдә наз, сафлык булса гына,
Шигырь язып була, минемчә.
Менә шундый ул — бу китапның авторы Әминә Гариф кызы Гайфуллина. «Дөрес кыйбла» аша үзенең гомер тавына менгән, үз юлын тапкан инде ул. Китапның исеме дә тиккә генә «Күңелемдә минем җәй яши» дип аталмый. Әйе, нык рухлы, чиста иманлы, милләтпәрвәр ханым һәрвакыттагыча күңеле белән җәйдә — алга омтылып яши.
Мин аңа озын гомер, балаларының, оныкларының, якыннарының җылы карашын тоеп, матур тормыш телим. Ин­шаллаһ, озын гомерле булыр. Амин!

Ринат Батталов,
Татарстан һәм Удмуртия
Язучылар, Россия Журналистлар берлекләре әгъзасы.