«Күңел кошым» күңел әргә кунды
Бер-бер артлы узып торган концертлар тамашачы өчен җыр-моң тыңлау, мәдәни мохиттә ял итү, күңел ачу белән беррәттән күпмедер дәрәҗәдә рухи зәвыкны арттырырга, сәхнә кешеләре арасыннан тәҗрибәлесен, сәләтлесен, һөнәри булганын һәвәскәрләрдән аера белергә дә өйрәтә, чагыштыру мөмкинлеге тудыра.Аллага шөкер, башкалабызга әледән-әле Татарстан, Башкортостан республикаларыннан җырчылар килеп кенә тора. Концертларга йөри-йөри “Чиләгенә күрә капкачы” дигән әйтемнең мәгънәсенә ныграк төшенә барам. Әйе, әйе, нәкъ шулай. Гәдәттә, сәхнә кешесе үзен югары культуралы, дәрәҗәле тотса, тамашачы да шушы югарылыкны тотарга тырыша, әгәр концерт тездән югары, билдән түбән юморга корылса, тамашачылардан бер-бер артлы шундый ук эчтәлектәге хатлар яварга тотына. Тамашачыны җанландырыйм дип, кызмачарак чыгучы кайбер артистларга хөрмәт йөзеннән бирелә торган чәчәк урынына “шешә” тотып чыгучыларны, сәхнәгә кат-кат йөгереп менеп, күңел болгатып йөрүче “кып-кызыл битле” апаларны да күрергә туры килә. “Кем соң әле син тәрбия турында мораль сөйләргә?” — дияргә дә мөмкин кемдер бу юлларны укып. Залдан теләсә ни кычкырып утырган, сәхнәдә тамаша бетмәс борын, киемен алырга йөгергән, бер-берсен чәчрәтеп бәреп киткән тамашачыга яки интим тормыш хакында сөйләп, тамашачы көлдерергә маташкан алып баручыга ничек сокланырга мөмкин? Шулардан чыгып, һәр концертка барыр алдыннан карыйсы тамаша нинди булыр икән дигән кызыксыну белән берлектә, күңелнең бер почмагында: “Бу юлы ниләр майтарырлар?”- дигән шик тә туа.
Шәхсән үзем, Айдар Галимов, Габделфәт Сафин, Фәдис Ганиев кебек җырчыларның концертына зур әзерлек, мәдәни, сүз сәнгате ягыннан югары дәрәҗәдә узачагына ышаныч белән барам.
Сер түгел, аерым концерт программасы белән яңа гына сәхнәгә чыгучы яшь җырчыларга тамашачылар сынап карый. Февраль аенда Ижау шәһәренең Тимерьюлчылар мәдәният йортында “Күңел кошым” дип исемләнгән концерт программасын тәкъдим иткән Эльмира Сөләйманованың да зур сәхнәгә таба беренче адымнар ясавы. Җырчы үзе дә тамашачылар алдына чыккач, “Ижауда беренче концертым, бик дулкынланам. Шулай зал тулы тамашачы җыелыр дип үзем дә көтмәгән идем, рәхмәт сезгә”, — дип, шатлыклы хис-кичерешләрен җиткерде. Концертны Башкортостан егете, юморист, пародия остасы Мирхәт Гайсин алып барды. Әдәпле генә темаларны юмор аша ачып, тамашачының күңелен күтәрү миссиясен 100 процентка үтәде дисәм, һич ялган булмас. Аеруча тукталып, “Сәйдәш” бию ансамбле чыгышлары хакында әйтеп үтәсем килә. “Бию сәнгатенең югары үрнәге”, — дигән фикер уянды аларны карап. Һәр бию саен алышынып торган затлы итеп тегелгән костюмнарын, орчыктай бөтерелеп биюләрен карыйсың да, һәр чыгышка күпме вакыт, көч, түземлек, рухи һәм матди кыйммәт таләп иткәнен аңлыйсың. Ә Эльмира Сөләйманова җырлавын тыңлагач, аның хакында тыйнак, уйчан, моңсу җырчы дигән фикер туды. Үзе белән әңгәмә корып, аның белән якыннан танышу бик җылы тәэсир калдырды.
Эльмира ханым тумышы белән Яр Чаллы шәһәреннән икән. “Шулай да миндә мишәрлек тә бар. Ул минем хәтта сөйләмемдә дә күренә. Чөнки каникулларым һәрвакыт әбием янында Аксубай районы Иске Ибрай авылында үтә иде”, — ди ул. Җырчы Чаллыда 11нче сыйныфны тәмамлаган. Музыка мәктәбендә дә укыган. Аннары 3 елга якын “Сердәш” ансамбленә йөргән. Шул елларны Дәниф Шәрәфетдинов үгетләп дигәндәй Казанга “Йолдызлар фабрикасы”на алып киткән. “Менә шулай итеп бишенче ел мин сәхнәдә”, — ди ул.
Әңгәмә барышында Эльмира ханымнан нинди җырлар башкарырга яратуы турында кызыксындым. “Күпчелек талгын, тирән мәгънәле, бераз моңсурак та җырлар сайлыйм. Җитез җырлар башкармыйм, чөнки мин биергә бик яратмыйм. Сәхнә образым тормыштагы образга бөтенләй туры килми. Тормышта мин җор, шаян, көләргә, кунаклар килгәнен һәм үзем кунакка йөрергә яратам”, — ди. Концертның ни өчен “Күңел кошым” дип аталуын да белдем. Үткән елның декабрь аенда булып узган “Татар җыры” бәйгесендә Эльмира Сөләйманова “Күңел кошым” җыры белән “Елның иң популяр җыры” номинациясендә беренче урын алган икән. Концерт программасын да шулай дип атаган. “Киләчәккә нинди хыяллар белән яшисез?” — дип сорагач, ул: “Тормыш иптәшем белән тагын бер бәби алып кайтырга хыялланабыз”, — дип җавап кайтарды. Безнең татар җырчыларының рус сәхнә йолдызларыннан аерылып торган һәм иң күркәм сыйфатларының берсе бу. Эльмира Сөләймановага шәхси һәм сәхнә тормышында да уңышлар юлдаш булсын.
Концерт тәмамланганнан соң, тамашачыларның фикерләре белән дә кызыксындым һәм “Күңел кошым” дип аталган концерт программасын тамашачы күңеленә хуш килде, канат куя алды”, — дигән фикердә калдым.
Элмира Нигъмәтҗан



