Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Көннәрнең иң бөеге — Җомга көн
5.11.2015

Көннәрнең иң бөеге — Җомга көн

СОРАУ — җавап

«Ни өчен динебездә җомга көн иң хәерле көн булып санала? Бу көнне эшләргә ярамый диләр. Сәбәбен аңлатсагыз иде».

Күкләр белән Җирне яралткан, барча кимчелекләрдән пакь булган һәм хәмед-мактауга бердәнбер лаеклы булган Аллаһ Тәгаләгә барча хәмед-мактауларыбыз вә сәналәребез булса иде. Бүгенге вәгаземне җомга көненә, аның фазыйләтләрен аңлатуга багышлыйм.

Җомга көненең өстенлекләре

Әбу Һурайра һәм Хузейфәдән килгәнчә, Пәй­гам­бәр (с.г.в.с.): «Аллаһ Тә­галә безгә кадәр булучы кавемнәрне җомга көненнән адаштырган, шу­ңа күрә яһүдиләрдә шимбә көне, насараларда исә якшәмбе көне бөек булды. Шуннан соң Аллаһ Тәгалә аны безгә төгәл билгеләп куйды һәм безне җомга көненә һидаять кылды, һәм тәртибе белән җомга, шимбә, якшәмбене булдырды, шулай ук алар безгә Кыямәт Көнендә дә иярәчәкләр. Без дөньяда ахыргылар, Кыямәт көнендә исә без беренчеләр, ягъни барча мәхлуклардан беренче хөкем ителүчеләр» (Мөслим риваять кылган).
Бу хәдистән аңла­шыл­­ганча, Аллаһ Тәгалә мәҗүсиләргә һәм насараларга җомга көнен зурларга фарыз кылган, ләкин аны төгәл аларга билгеләмәгән. Гыйбадәтләрен бу көн-
­­гә билгеләүләрен иҗти­һадларына, ягъни бу көнне үзләре сайлауларына калдырган. Билгеле булганча, Муса (г.с.) аларга җомга көнен зурларга әмер иткән, аның фазыйләтләрен бел­герткән, ләкин кавеме аның белән бәхәскә кереп шимбә көнен бөегрәк дип күргән.
Һәм безгә Китап әһел­­-
ләреннән аерылу максатыннан, җомга көнне генә аерым бүлеп ураза тотарга ярамый, чөнки алар шимбә һәм якшәмбе көннәрен зурлап, ул көннәрне ураза тота торган булганнар.
Әүс улы Әүстән килгәнчә, Пәйгамбәр (с.г.в.с.): «Дө­рес­­­лектә иң бөек көн­нәрегездән җомга көне. Ул көнне Адәм (г.с.) бар кылынды һәм вафат булды. Ул көнне Сурга өреләчәк, шул көнне дөньядагы бар мәхлуклар үлеп, дөнья бетәчәк. Һәм шул көнне миңа салаватларны күп итеп әйтегез, чөнки ул миңа ирешә”, — дигән. Сәхабәләр: “Ий Аллаһ илчесе, син үлеп, гәүдәң юкка чыккач, сиңа ничек итеп салаватларыбыз ирешер?” — дип әйттеләр. Пәйгамбәр (с.г.в.с.) җа­вабында: «Аллаһ Тәгалә Җиргә Пәйгамбәрләрнең гәүдәләрен ашауны хәрәм кылган, аларга Аллаһның сәламе булса иде, ягъни алар черемәсләр, кыямәт көненә кадәр күмелгән көе сакланырлар», — дигән (Әбу Давуд риваять кыла).
Пәйгамбәр (с.г.в.с.) әйт­кән: «Дөреслектә, җомга — көннәрнең хуҗасы, Аллаһ каршында иң бөек көн. Һәм ул Аллаһ каршында Корбан бәйрәме белән Ураза бәйрәменнән дә бөегрәк көн. Анда биш үзенчәлек бар: Аллаһ ул көнне Адәм (г.с.)не яралтты, шул көнне җәннәттән җиргә сөрде һәм шул көнне вафат кылды. Һәм җомга көнендә бер сәгать бар, Аллаһ колы нәрсә генә сорамасын, сораганы хәрәм булмаса, Раббысы аны бирер. Һәм барча фәрештәләр, күк белән җир, барча җилләр, таулар, диңгезләр җомга көненнән зур ихтирам илә куркырлар, чөнки җомга көнне дөнья бетәчәк» (Ибн Маҗәһ риваять кыла).

Җомга көн фазыйләтләре

Бу көнне җомга намазы билгеләнгән. Аллаһ Тәгалә «Җом­га» сүрәсенең 9нчы аятендә: «Әй иман китерү­челәр, җомга көненең намазына азан әйтелсә, Аллаһ Тәгаләне зикер итүгә ашыгыгыз, сәүдәләрегезне калдырыгыз. Әгәр сез моны белсәгез, бу сезгә күпкә хәерлерәк булыр». Бу аятьтәге азан — ул җомга көненең икенче азаны. Ягъни икенче азаннан соң сәүдә килешүләре һәм шулай ук башкалары да батыйль булалар, ягъни алар Аллаһ каршында үз көченә керми, кабул ителми.
Әбу Һурайрадан кил­гәнчә, Пәйгамбәр (с.г.в.с.): «Биш вакыт намаз, бер җомгадан икенчегә ка­дәр араларында, зур гөнаһлардан кала бөтен гөнаһларга кәффәрат булыр, ягъни ул гөнаһлар җуйдырылыр», — дип әйткән.
Шулай ук хәдистән аң­лашылганча, җомга көн­не җәмәгать белән укыган иртәнге намаз атна буена укыган барча намазлар­дан хәерлерәк. Һәм шул намазда беренче рәкәгатьтә «Сәҗдә» сүрәсен, икенчесендә «Ин­сән» сүрәсен уку сөннәт гамәлләреннән, чөнки аларда Адәм (г.с.) яратылуы һәм Кыямәт көне искә алына.
Гамр улы Габдуллаһтан килгәнчә, Пәйгамбәр (с.г.в.с.):
«Кем исә мөсел­ман­нардан җомга көнендә яисә кичәсендә вафат булса, аны Аллаһ Тәгалә кабер газабыннан имин кылыр, саклар», — дип әйткән (Тирмизи риваять кылган.
Пәйгамбәр (с.г.в.с) бер хәдисендә: «Кояш калыккан көннәрнең иң яхшысы җомга», — дигән.
Пәйгамбәр (с.г.в.с.) бер хәдисендә: “Мөселман көн эчендә 5 төрле гамәл кылса, ул җәннәт әһелләреннән языла: чирле кешенең хәлен белү, җәназада катнашу, ураза тоту, җомга намазына бару һәм колга хөррият (азатлык) бирү”, — ди.
Җомга көнне гөнаһлар җуела. Шулай ул хәдистә килгәнчә: «Әгәр кем исә җомга көнендә госелләр алып, хушбуйлар сөртеп, өеннән чыгып, ике кеше арасына кермичә генә, намазның тиешлесен укып, соңыннан бүтән нәрсәләргә игътибар бирмичә, имам­ның сөйләгәнен тыңлап торса, аңа ике җомга арасындагы булган гөнаһлар ярлыканыр». Икенче ри­­ваять­ләрдә имамны тыңлаганда кирәкмәгән нәр­сә белән мәшгуль булмавы шарт ителә. Ягъни анда берәү ташлар белән уйнап утыра иде. Димәк, ул хөтбәнең эчтәлегенә бөтенләй кермичә генә тик утырган. Бүгенге көн­дә дә мондый мисаллар җитәрлек, хәдисләрдә ачык әйтелгән хөтбә вакытында сөйләшү тыелганын тотмаучыларыбыз бар, имам вәгазь сөйләгәндә рәхәтләнеп сөйләшеп утыралар. Сөйләшмәгәннәрнең кайберләре, без бит сөй­ләшмибез дип акланып, я бармак шартлатып утыралар, я тырнакларын чис­тарталар, я телефоннарын ачып, андагыларны укып, җитмәсә әле язып та утыручылар әз түгел. Хөтбәнең эчтәлеген аңлау аны игътибар белән тыңлап утыруның шарты түгел, хәтта хөтбә укылганда бер авазы ишетелмәсә дә, без тыныч, тып-тын тыңларга тиешбез. Бу дәрес тыңлап утыру түгел, бу — гыйбадәт. Һәм хөтбә вакытында вәгазь ишетеләме, юкмы, аңлаган телдә сөйләнеләме, я башка телдәме, болар берсе дә вәгазьне тыңламыйча, теләсә нәрсә эшләп утырырга рөхсәт бирми.
Соңыннан нинди мәҗ­лестә генә бул­масын, аякларны кыйблага та-
­ба сузып утыру ул кыйбланы хөрмәт итмәүгә керә. Соңыннан кулларны арт­ка куеп, аларга таянып утыру яһүдиләрдән калган тәкәбберләнеп утыру рәвешләреннән булып тора. Һәм без аларга хилафлык кылырга тиешбез, алар эшләгәнне эшләмәскә тиешбез.
Җомга намазына иртәрәк бару нык хуплана. Җомга көнне мәчет ишекләрендә фәрештәләр һәрбер ке­рүчене язып баралар. Имам мөнбәргә утыру белән алар китапларын ябалар, ягъни язудан туктыйлар, зикерне, ягъни хөтбәне тыңлап утыралар. Иртәрәк килүчегә дөя чалган әҗер-савап бирелә, соңрак килгәненә сыер чалган кебек, өченчесенә сарык корбаны әҗере, соңыннан тавыкны чалган яисә сәдака кылган кебек һәм иң соңыннан җомгага килүченең иң әз савабы йомырканы сәдака иткән кебек булыр. Димәк, җомга намазы ул тән гыйбадәте генә түгел икән, бер артык тиенне түләмәсәк тә, мал гыйбадәте булып та чыга. Монда мал дигәне байлыкны аңлата.
Намаз тәмамлангач, «Җомга» сүрәсенең 10нчы аятендә әйтелгәнчә, җомга намазы укылу белән шунда ук үзегезнең эшләрегез буенча таралырга куша. Аллаһ Тәгаләгә якынаю юлларын теләвебезне һәм күп итеп зикер әйтүебезне безгә әмер итә. Бу аять җомга көнне эшләргә ярамый дигәннәргә ачык каршы дәлил, бөтен эшләр тыелган вакыт ул җомганың икенче азаныннан башлап җомга намазын укып бетергәнче.

Исмәгыйль Шәйхетдинов, Ижау Җәмигъ мәчете имамы.