Баш бит - Яшьлек адымы - Көчлеләр билгеләнде
29.08.2018
Көчлеләр билгеләнде
Ижауда дзюдо буенча яшүсмерләр арасында М.Т. Калашников истәлегенә багышланган Россиякүләм ярышлар узды. Әлеге чара “Дзюдо буенча Россия Федерациясе”, Удмуртия Республикасының Физик культура, спорт һәм яшьләр сәясәте министрлыгы, Ижау шәһәренең спорт һәм физик культура идарәсе ярдәмендә оештырылды.
Ярышларда Россиянең 24 регионыннан килгән 200дән артык спортчы катнашты. Алар арасында Дөнья, Европа, Россия беренчелегендә җиңүчеләр бар иде. Барлыгы 8 категория буенча 16 комплект медальләр уйнатылды. Ике көн барган ярышлар нәтиҗәсендә Удмуртия командасы ике призлы урынга лаек булды. Турнирны дзюдо буенча Европа Чемпионатына әзерлек дип әйтсәң дә була. Ул 2019 елның 1-3 ноябрендә Ижауда узачак.




