Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Көчле рухлылар гына җиңә!
20.03.2014

Көчле рухлылар гына җиңә!

Сочида IX кышкы Паралимпия уеннары тәмамланды. Россия җыелма командасы барлыгы 80 (30 алтын, 28 көмеш һәм 22 бронза) медаль яулап, спортчылар туган якларына кайтылар. 18 мартта Ижау да якташларыбызны каршы алды.
Әлеге 8 паралимпиячене 21 март көнне вакытлыча республика башлыгы вазифаларын башкаручы Александр Соловьев тантаналы рәвештә кабул итәчәк.
Удмуртия паралимпиячеләре дә илебез Президенты Владимир Путин кулыннан дәүләт бүләкләре алу бәхетенә иреште. Ике тапкыр Паралимпия чемпионы, биатлон һәм чаңгы ярышларында өч тапкыр бронза яулаган Владислав Лекомцев “Ватан алдында күрсәткән хезмәтләре өчен” IV дәрәҗә орден белән бүләкләнде. Ә “Ватан алдында күрсәткән хезмәтләре өчен” I дәрәҗә орден белән чаңгы ярышларында көмеш яулаган Владимир Кононов һәм следж-хоккей буенча Россия җыелма командасында көмеш медаль алган 6 якташыбыз — Андрей Двинянинов, Владимир Каманцев, Иван Кузнецов, Алексей Лысов, Евгений Петров, Руслан Тучин — бүләкләнделәр.