«Лада Веста» — Россиядә иң күп сатылучы автомобиль
6 июньдә Удмуртия Башлыгы Александр Соловьев “АвтоВАЗ” концернының президенты Николя Мор белән очрашты. “АвтоВАЗ”ның яңа җитәкчесе итеп, ул агымдагы елның 15 мартында билгеләнгән иде. Россиянең әйдәп баручы автомобиль компаниясе җитәкчесе республикабызга Ижау автозаводы белән якыннан танышу өчен килде. Александр Соловьев белән Николя Мор предприятиенең төп цехларында булдылар һәм җитештерүнең үсеше турында фикер алыштылар.
«Ижау автозаводы Удмуртия тормышында мөһим роль уйный. Биредә 3500дән артык кеше эшли һәм предприятие республикабыз бюджетын тулыландыруга үзеннән лаеклы өлеш кертә. Киләчәктә без автозаводның проблемаларын хәл итү максатыннан, салымнар түләүдә өстенлекләр булдырырга ниятлибез”, — дип белдерде Александр Соловьев. Николя Мор, үз чиратында, башкалабызда җитештерелүче “Лада Веста” автомобиленең Россиядә иң яхшылардан булуы турында билгеләп үтте. “Март аеннан башлап, әлеге автомобиль иң күп сатылучылар исемлегеннән төшми. Монда завод хезмәткәрләренең тырышлыгы чиксез зур. Сыйфат тиешле дәрәҗәдә. Әлеге проектны без тагы да киңәйтәчәкбез, чит илләргә дә сата башлаячакбыз. Ижау автозаводында җитештерү күләмен арттырып, Удмуртия икътисадына өлеш кертәчәкбез. Даими рәвештә Александр Соловьев белән очрашып торачакбыз”, — диде ул.
Ижау автозаводы директоры Михаил Рябов сүзләренә караганда, быел 60 мең “Лада Веста” автомобиле җитештереләчәк. Хәзерге вакытта биредә тәүлеккә 500 автомобиль җыела.




