«Лаеклы эш, хезмәт хакы, тормыш шартлары»
лозунгысы белән Ижауда 1 Май демонстрациясе үтте. Анда 48 мең кеше катнашты.
1 Май бәйрәме беренче тапкыр 1890 елда Варшавада, ә 1891 елда Санкт-Петербургта бәйрәм ителә. Бүгенге көндә өлкән буын өчен 1 Май элеккечә пролетар бердәмлекне гәүдәләндерә. Әмма якынлашып килгән бәйрәмнең асылы башкачарак. Бигрәк тә авылларда бу вакыт тулы куәтенә эш кайный торган чор. Өч көнлек ялларны салада эшләп “бәйрәм итәләр”. Берәүләр өй юа, бакча, тирә-юньне тәртипкә китерә, баздан бәрәңге чыгара… Ә шәһәрдә яшәүчеләр бу көнне исә демонстрациягә чыга.
Агымдагы елда Ижау шәһәрендә үткәрелгән 49нчы демонстрация бик көчле һәм матур үтте. Миңа журналист буларак әлеге күренешне башыннан азагына кадәр күзәтергә туры килде. Беренче май бәйрәмен УРның Профсоюзлар Федерациясе рәисе Сергей Шерстобит ачып җибәрде. Быел профсоюзларның беренче май митингы “Лаеклы эш өчен — лаеклы хезмәт хакы, лаеклы тормыш” дигән девиз астында үтте. Әлеге шигарь Октябрь революциясенең 100 еллыгы якынлашкан көндә дә актуаль. Ике сәгать эчендә минем күз алдыннан колонналап 48 мең кеше үтте. Зур заводларыбызның ветераннары, эшчеләре, яшьләр балалары белән бергә атлаганда, миндә шәһәребез, республика өчен горурлану хисләре туды. “Купол” заводы генераль директоры Фәнил Зыятдинов мәйданнан үткәндә, Удмуртия Башлыгы вазифасын башкаручы Александр Бречалов аның янына барып кочаклашып күреште һәм янәшә атлады. Бу аның Фәнил Зыятдиновка, завод эшчеләренә карата хөрмәтен күрсәтте.
Удмуртия Башлыгы вазифасын башкаручы Александр Бречалов бәйрәмнән алган тәэсирләре белән уртаклашты: “Бу минем Удмуртиядә беренче бәйрәмем. Колоннада баручы кешеләрнең кулындагы лозунг, транспарантлардан мин эшләгән кешеләрнең яшәеше, тормышы турында безгә кайгыртырга кирәклеген аңладым. Кырык елдан артык хезмәт стажлары булган ветераннарның колоннада атлавы зур сөенеч, аларга түбәнчелек белән баш иям”.
Халыклар дуслыгы йорты сафында Удмуртия татарлары исеменнән Илсур Миңнемуллин, Ализә Хурамшина, гармунчыларыбыз Фоат Кәримов, Илдус Зарифуллин, Феликс Мансуров, Фәния Гаделшина, Вәҗиһә Заһидуллина, УРның Матбугат һәм Массакүләм коммуникацияләре сафында “Яңарыш” газетасы редакциясе хезмәткәрләре атлады. Бәйрәмдә газета укучыларыбыз Фәнилә һәм Альберт Габдрахмановлар белән очраштым. “Без ел саен әлеге бәйрәмгә чыгабыз. Быел көн матур, кеше дә күп. Заводлар, предприятиеләр җитәкчеләренең исемен атаганда, әледән-әле татар фамилияләре яңгыраганга сөенеп туя алмадык. Татарлар, булдыралар!” — диделәр алар.
Яз һәм хезмәт бәйрәме һәркемдә патриотик хисләр уяткандыр бу көнне.
Рәфилә Рәсүлева.




