Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Лиана Гайнетдинова: “Токмач кисеп, таң калдырдым!”
18.08.2016

Лиана Гайнетдинова: “Токмач кисеп, таң калдырдым!”

Удмуртия Республикасының “Татар кызы — 2016” бәйгесендә җиңү яулаган Лиана Гайнетдинова бу көннәрдә Казанда «Татар кызы — 2016» бәйгесенең сайлап алу турында катнашты. Ул Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 20 татар кызы белән бергә төрле юнәлешләрдә көч сынашып финалга чыкты. Әлеге бәйгенең финалы 3 сентябрьдә Чиләбе шәһәрендә үтәчәк.
Быел әлеге бәйгенең географиясе киңәйгән. Кызлар Әстерханнан, Владимирдан, Киров өлкәсеннән, Санкт-Петербургтан, Мәскәүдән, Новосибирскидан, Омскидан, Пермь краеннан, Башкортстаннан, Комидан, Кырымнан, Татарстаннан, Самарадан, Ставрополь краеннан, Томскидан, Төмәннән, Ульяновскидан, Чиләбедән, Ригадан килеп көч сынашканнар. Бу көннәрдә Лиана Чиләбедә үтәчәк бәйгегә әзерләнеп, янып-көеп йөри. Милли үзенчәлек белән аерылып торган күлмәк тегә, Удмуртия, үзе турында видеоролик әзерли. Үзе генә түгел, гаиләсе, әбиләре, туганнары да ныклап әзерләнәләр әлеге бәйгегә. Лиананың максатына ирешүчән, тырыш кыз икәнен мин инде күптәннән күзәтәм. Тамырлары Әгерҗе районы Кадыбаш авылына барып тоташкан кызның нәселендә дә абруйлы, хезмәт сөюче шәхесләр. Димәк, Лиана сыналса да, сынатмаячак!
Лиана Гайнетдинова: “Әлеге бәйгегә барыр алдыннан Удмуртия, Удмуртия татарлары тарихы турында бик күп китаплар укыдым. Флүрә әбием белән татар халык ашлары пешерергә өйрәндем. Токмач басуның бөтен нечкәлекләрен белергә тырыштым. Көненә 15әр йомыркага токмач баса идем. Беренче көнне Болгар җирлегенә сәяхәт кылдык, фотосессиядә Бөтендөнья татар яшьләре форумының пленар утырышы эшендә катнаштык, Тукай эзләре буйлап Кырлайда, Арчада булдык. Икенче көнне Бөтендөнья татар конгрессы бинасында татар тарихы буенча интеллектуаль тур узды. Иң беренче итеп, эссе яздык. Мин “Сөембикә” образын сурәтләү темасын сайладым. Чөнки бу турыда укыган идем. Сораулар шактый гына авыр иде. Соңыннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Чиләбе татарлары конгрессы рәисе Лена Колесникова белән очраштык.
«Татарская усадьба» ресторанында токмач кисү, кулъяулык чигү бәйгесендә көч сынаштык. Токмач кисү буенча бәйге аеруча истә калды. Башка кызлар ничектер тиз генә камыр бастылар, җәйделәр, кистеләр. Ә мин ашыкмадым, әбиемнең киңәшләрен тотып эшләдем. Токмачны кисә башлагач, камерага төшерүчеләр, катнашучылар минем янга җыела башлады. “Бу кыз токмач кисәр өчен генә тугандыр”, — дигән сүзләр ишетелде колагыма. Камыр да сыйфатлы, җәем дә зур булды. Нәтиҗәдә, миңа иң югары балл куйдылар. Кулъ-
яулык чигү буенча бәйге әле дәвам итә, чөнки без чигүне тәмамлый алмадык. Башлаган эшләрне өйдә тәмамлап, Чиләбегә алып барачакбыз. Чиләбе шәһәрендә үтәчәк “Татар кызы — 2016” бәйгесендә катнашу минем өчен ул — сынау, яңа үрләр яулау, күп нәрсәләргә өйрәнү булачак. Әлеге бәйгегә әзерләнүдә миңа ярдәм иткән туганнарыма, дусларыма, “Яңарыш” газетасы редакциясенә, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясенә, “Иман” яшьләре берлегенә зур рәхмәтләремне җиткерәм”.
Чиләбе шәһәрендә Удмуртия Республикасын тәкъдим итүче кызыбызга әлеге бәйгедә уңышлар телибез.