Лидерлар мәктәбендә булдык
Россиянең төрле төбәкләрендә татар яшьләр оешмалары белән тыгыз элемтәдә булган актив татар балаларын барлау, аларга методик булышлык күрсәтү, белемнәрен үстерү, татар милли-мәдәни автономияләр каршында татар балалары белән эшләү буенча аерым юнәлеш булдыру максатыннан, һәр елның 24-29 октябрь көннәрендә Казанда татар балалары өчен лидерлар мәктәбе уздырыла. Аны Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге оештыра. Монда 8-11нче сыйныфларда укучы һәм үзләре яшәгән төбәкнең иҗтимагый, мәдәни тормышында актив катнашучы балалар җыела. Удмуртия укучылары бу чарада ел саен катнаша. Быел да әлеге мәктәпкә Ижау, Глазов, Можга шәһәрләреннән 9 кеше бардык.
Татар балалар лидеры мәктәбендә төрле лекция һәм семинарлар, түгәрәк өстәлләр, диспутлар, уен-дискуссияләр, төрле викториналар, татар теле һәм тарихы буенча дәресләр, татар зыялылары белән очрашулар узды. Иң истә калганы: татар телен өйрәнгән һәм иркен аралашучы Кембридж университеты аспиранты итальян Матео Бенусси белән очрашу булгандыр. 5 телдә үз фикерен җиткерә алган Матеога балалар сораулар яудырды гына. Шулай ук Салих Сәйдәшев исемендәге концертлар залында, IT-лицейда заманча технологияләр белән уку ничек булганын карау аларда искиткеч хисләр уятты. Г.Камал театрында “Яшь йөрәкләр” спектакленнән соң да без хис-тойгыларыбызны бик озак уртаклаштык.
Зәйнәб Касимова (Глазов шәһәре):
“Татар балалар лидеры мәктәбенә мин беренче тапкыр бардым. Биш көнлек уку программасы төрле чараларга бай иде. Лидер мәктәбе ул бик файдалы. Лекцияләрдә төрле кызыклы шәхесләр белән очрашуларда мин бик күп яңа мәгълүмат алдым. Казан Федераль Университеты белән танышканнан соң, анда укырга керү теләге туды. IT лицейга бик кызыклы сәяхәт булды. Анда укучы балалар безгә үзләренең проектларын тәкъдим иттеләр. Бу мәктәптә укырга җиңел түгел дип уйлыйм. Балалар үзләре программалар язалар һәм төрле конкурсларда катнашалар”.
Данил Нуриев (Ижау шәһәре):
“Мин үземдә лидерлык сыйфатларын үстерү максатыннан бардым Казанга. Барысы да ошады. Бигрәк тә Г.Камал исемендәге театрда булуым күңелемдә уелып калды. Җырлы-биюле «Яшь йөрәкләр» спектаклен бик яратып карадым”.
Салават Корбанов (Можга шәһәре):
“Биредә танышкан дуслар белән киләчәктә дә дус булып яшәрбез дип уйлыйм. Мәктәптә алган белемнәр белән генә милли юнәлештә лидер булып булмый. Ә мондый мәктәптә уку зур тәҗрибә бирә”.
Лилия Арсланова (Глазов шәһәре):
“Чит төбәкләрдә яшәүче балаларга мондый чаралар бик кирәк. Шуңа күрә «Идел» яшьләр үзәгенә, аның җитәкчесе Ләйсән апага татар балаларын берләштерү, тәрбияләү мәктәбе оештырган өчен бик зур рәхмәтләребезне әйтәсем килә”.
Илдана Галиева (Можга шәһәре):
“Туган телебез турында күп мәгълүмат алдым мин монда. Телне беләм дип уйласам да, әле өйрәнәсе дә өйрәнәсе икән”.
Артур Девятых (Можга шәһәре):
“Бу мәктәпкә мин икенче тапкыр килдем. Барлык оештырылган чаралар да бик шәп булды. Ике югары уку йортында үзем өчен кирәкле күп мәгълүмат тупладым. Минем иҗтимагый тормышта лидер буласым килә!”
Ләйсинә Латыйпова (Ижау шәһәре):
“Әлеге мәктәптә мин өченче ел рәттән катнаштым. Максатым — милләтем, телебез, мәдәниятебез турында күбрәк белү. Чаралардан соң үзеңдә ниндидер көч, дәрт тоясың. “Тырышсак, без моны эшли алабыз бит”, — дип уйлыйсың».
Ел саен диярлек шушы лидерлар мәктәбендә белем һәм тәҗрибә алып кайткан яшүсмерләребез киләчәктә “Иман” татар яшьләре берлеге активисты булып, милләтебезгә тугры хезмәт итәрләр дип ышанасы килә.
Гөлнара Шәяхмәтова, делегация җитәкчесе, Ижау шәһәре.




