Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Лилия: «Дин юлына баскач, иң зур хыялым тормышка ашты»
22.02.2023

Лилия: «Дин юлына баскач, иң зур хыялым тормышка ашты»

Мин Ижауга килеп, укырга кергән елларда яулык ябынган кызларны күрү бик сирәк күренеш иде. Булса да, алар үзләренә бик тартып та тормыйлар: җирдән сөйрәлгән итәк, аның астында киң балаклы ыштан… Бәлки ул вакытларда мөселманнар өчен уңайлы киемнәр дә булмагандыр, шуңа шулай киенгәннәрдер, кызыксынганым булмады. Ә хәзерге вакытта мөселманнар өчен киемнәр сатучы кибетләр шәһәребездә җитәрлек.

Лилия Илдус кызы Шәмсетдинова мөсел­маннарны матур һәм уңайлы кием­нәр белән киендерү максатыннан кибет ачып, эшләтеп җибәрә. Шәһәр кызы булса да, үзе шундый гади, мөлаем, киң күңелле, татарча да рәхәтләнеп сөйләшә. Аның белән әңгәмә корып алдык.

– Лилия, сезне шәһәр кызы димәссең дә…

– Мин 55 нче мәктәптә белем алдым. Татар теле һәм әдәбияты фәнен Рәмзилә Рахман кызы Ганиева укытты. Дәресләрне кызыклы итеп уздыра, безне кызыксындыра ала иде. Күптән түгел аның белән очраклы гына очраштык, мәктәптә укыган елларны, хатирәләрне искә төшердек. Өйдә дә татарча сөйләшә идем. Әле хәзер дә әти-әнигә русча эндәшсәң, «Татарча сөйләшмисең!» – дип әйтеп куялар. Оныкларын да ачуланалар. Балаларның зурлары татарча яхшы беләләр, ә кечкенәсен өйрәтеп булмый. Гаеп үзебездә дә бардыр, чөнки өйдә татарчалы-русчалы сөйләшәбез. «Гел ана телебездә сөйләшергә кирәк», – дигән фикергә килеп, үз өстемдә эшли башладым әле, мәктәпне тәмамлаганнан бирле татарча китаплар укыган юк иде. Быел татарча китаплар укый башладым. Укырга авыррак, яңа сүзләрне белмим диярлек, шуңа укыган чагында бер кулда – китап, икенчесендә – телефон, анда тәрҗемәне кушып куям. Үземә дә кызыклы, беренчедән, татарча укыйм, икенчедән, татарча үзем белмәгән яңа сүзләрне өйрәнәм. «Яңарыш» газетасын да һәр атнаны укып барам. Әнкәйләр дә: «Яңарыш»сыз яшәп булмый», – диләр.

– Дин юлына ничек кереп киттегез?

– Миңа 10 яшь иде. Ул елны мәчеттә курс­лар ачылды. Мәрхәбә абыстай укыта иде. Әнкәй безне шунда алып барды. Аннан инде үз теләгем белән атна саен якшәмбе көнне мәчеткә укырга йөрдем. 12 яшьтән намазга бастым. Мәктәпне тәмамлагач, Ижау медкөллиятенә укырга кердем. Ул вакытта башыма яулык япмаган идем. Икенче елны 1 сентябрьдә яулыктан килгәч, курсташларымның күбесе: «Син кияүгә чыктыңмыни?» – дип сорадылар. Хатын-кыз яулык япса, кияүгә чыккан дип уйлыйлар иде. Яулыкны да үз теләгем белән яптым. ӘлхәмдулилЛәһ, беркем дә бармак төртеп күрсәтмәде, киресенчә, ихтирам белән карадылар. Практика узган чакта да башыма ак яулык, аннан медицина колпагын кия идем. Костюмым да халат белән чалбар иде. Шуңа мин бик аерылып тормадым. Әле безнең киемнәр, санэпидрежимга туры да килергә тиеш. Укуны тәмамлагач, Завьялово хастаханәсенә эшкә кердем, анда да яулыкны салмадым, шулай ук параллель рәвештә атнасына ике көн мәчет кибетендә сата идем. Бер ел эшләгәч, кияүгә чыктым.

– Ирегез белән кайда таныштыгыз?

– Элек бит Интернет, телефоннар юк иде. Мин өй-эш-мәчет арасында гына йөри идем. Икетуган абыем Нәзир эшендә минем хакта сөйләгән дә, шуннан безне Наил белән таныштырдылар. Ул да – дин юлында. Март аенда таныштык, сентябрьдә никах булды. Аннан 4 балабыз туды, әлхәмдулилЛәһ. Өйләнешкән чакта, шундый хәл килеп чыкты. Мөселманча туй ясарга телибез, ә әти-әниләр безне аңламыйлар, чөнки андый туйларның әле бездә узганы юк иде. Озак аңлатырга туры килмәде, 3 көн хәләл туй үткәрдек. Безне хөрмәт иткән һәммә туганнарыбыз да килде, шатланып киттеләр. Әле ул вакытта хәләл туйлар яңалык иде.

– 4 бала анасы буларак, бизнесны да алып бару авыр түгелме?

– Бала тугач, хастаханәдә эшләп карадым, тик авыррак булды. Өченче бала белән декрет ялында автомәктәптә укып,машина йөртү таныклыгы алдым. Чөнки машинасыз булмый, берсен мәктәпкә, калганнарын түгәрәкләргә йөртергә кирәк. Хатын-кызның бит өйдә дә эшләре тавык чүпләп бетермәслек. Аннан 2018 елда үз эшемне ачтым. Әлбәттә, ирем миңа урын тәкъдим итте. Ул үзе ремонт та ясады, беренче товарларны алды. Шуннан акрынлап эшләп киттем.

– Лилия, балаларны дин юлында үстерү зур көч сорый. Әйтик, мәктәптә, балалар бакчаларында проблемалар килеп туа…

– Олы кызыбыз тугач, Фатыйма исеме куштык. Кайберәүләр: «Шундый иске исем, әби исеме кушкансыз», – диде. Исемнең бит тәрҗемәсенә, мәгънәсенә игътибар бирергә кирәк. Балаларымның исемнәре: Фатыйма, Әмир, Мәрьям, Җәмилә. Кечкенәсен шәхси балалар бакчасына йөртәбез, чөнки анда ашау хәләл. Олылары белән андый проблемалар булмады. Уртанчылары мәчет каршындагы мәктәптә белем алалар. Фатыйма инде медакадемиядә укый. Уку бик ошый. Буш вакытында волонтер булып хастаханәгә булышырга да йөри. Әмир – 9 нчы сыйныфта. Ул программист булырга хыяллана. Аларга һөнәр сайлау әле авыррак. Мәрьям 2 нче сәнгать мәктәбенә йөри, дизайнер булырга теләге бар.
Кечкенәбез Җәмиләне балалар бакчасыннан алып кайту – әбиләре җилкәсендә. 20 ел инде каенанам белән бергә яшибез. Бик хөрмәт итәм аны. Ул – безнең терәгебез. Каядыр барганда балаларны калдыру, түгәрәкләргә йөртү дисеңме… Әнкәй белән булгач, күңел тыныч. Әбиләрсез булмый бу дөньяда! Ике яктан да әниләребез һәм әткәй булыша. Әнием Фәния дә активист, мәчеткә дә йөри. Скандинавия йөреше, йөзү белән шөгыльләнә. Дөрес яшәү рәвеше алып баргач, барсына да җитешә, намазын да калдырмый, мәчеткә дә йөри. Әле бит шәхси йорт белән торгач, хуҗалыгы да бар.
Без дә каенанам белән урманда йөрибез, тау чаңгыларында шуабыз. Балалар да бездән күреп, өйрәнеп үсәләр. Шулай итеп балаларга спортка мәхәббәт уяттык. Фатирда яшәгән чакта чаңгы базасына йөри идек. Машинага чаңгыларны төяп китәбез, ярты көн шунда уза иде. Хәзер шәхси йортта яшибез. Яныбызда гына урман. Буш вакыт булса, без – шунда.
Кызларыбыз да дингә үзләре килделәр. Алар: «Син яулык бәйләгәч, без яулыксыз йөрикмени?» – дип, яулык бәйләделәр. Аларга: «Ярыгызны сайлаган чакта үз милләт кешесе, үз дин кешесе булсын», – дим. Кызым: «Татар кешесенә генә кияүгә чыгарга телим», – ди. Кечкенәдән шулай аңлатып торырга кирәк, минемчә. Балалар белән ешрак сөйләшергә, әңгәмә корырга кирәк.

– Балаларны ничек тәрбиялисез?

– Без үскәндә, әти-әни хезмәт белән тәрбияләделәр. «Эшләгәнең минем өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен», – диделәр. Өйдә су, газ юк иде, утын ташып, мичкә ягып, су ташып үстек. Үзең әни булгач кына, әниләр безне ничек үстерделәр микән дип уйланасың. Хәзер барысы да диярлек автоматлаштырылган. Су кергән, газ яна, өй җылы. Җиңел һәм рәхәт тормышта яшибез. Тик вакытның бәрәкәте юк.
Әти-әниләр балаларның укыйсылары бар дип, аларга эш кушмыйлар. Дөрес түгел бу. Безнең балалар җәен бакчада эшлиләр, кышын кар көриләр. Балаларны кечкенәдән тәрбияләргә кирәк. Атна саен ял көннәрендә паркка, табигатькә бергә чыгабыз. Кичке аш вакытында көндәлек булган хәлләр турында сөйләшәбез, алдагы көнгә планнар бил­гелибез. Барыбыз бергә җыелып, кичке чәй эчү – үзенә күрә бер традиция. Гаиләдәге дустанә мөнәсәбәтләр безне якынайта. Ирем Наил дә балалар белән аралаша, кызыксына. Аларны тауларга алып бара. Атна саен шимбә көнне бассейнга йөрибез.

– Хыялланырга яратасызмы?

– Кечкенәдән иң зур хыялым – күп бала, яхшы ир, зур, дус-тату гаиләле булу. Аллаһы Тәгалә догаларны кабул итте. Йортыбызга кунаклар килгәнен яратам. Минемчә, беренче урында гаилә булырга тиеш. Гадәти яшәү рәвеше алып баручылар өчен дин бернәрсәгә дә, бервакытта да комачау итми.

– Җылы, ачыктан-ачык әңгәмәгез өчен рәхмәт, Лилия! Гаиләгезгә сәламәтлек, иминлек, тынычлык телим.

Гөлнара Вәлиева.