Матурлыкка гашыйк
Бүгенге көчле агым белән алга ыргылган, техника, югары технологияләр заманында һәрбер кеше вакыт җитмәвенә уфтанган тынгысыз яшәеш чорында элекке сыман кул эшләре белән шөгыльләнергә, өс-киемнәрен үз куллары белән тегәргә кемнең дә булса теләге, мөмкинлеге бармы икән?
Бу сорауга: «Кая инде, безнең яшь буын кулына энә тотып бәйләп, тегеп утыра дисеңме? Кыйммәтле бутик-кибетләрдән киенә ул!» — дип җавап бирүчеләр белән һич килешәсе килми. Киресенчә, бүгенге көндә кул эшләренә карата аеруча игътибар артты. Элегрәк әбиләребез, әниләребез бәйләм бәйләү, чигү, кием тегү кебек кул эшләре белән генә шөгыльләнсә, хәзер исә матурлык тудыру, кием бизәүнең нинди генә төрләре, ысуллары юк. Интернет челтәрен ачып карау белән күзләр камаша: ефәк тасмалардан төреп ясаган чәчәкләр дисеңме, декупаж дип аталган кул эше төрен аласыңмы, кечкенә тукыма кисәкләрен ялгап эшләнгән паласлар, өс киемнәре һ.б.
Күптән түгел миңа шундый гүзәллек тудыруның бар төрләре белән кызыксынучы, аңа өйрәнү теләге белән янучы Эльвира Вилданова белән танышырга туры килде.
«Син кайда туып үстең?», — дип соравыма елмаеп ул: «Татар базары кызы мин!» — дип җавап бирде.
Эльвира Ижауның 55нче мәктәбен тәмамлаган. «Мин укыганда татар сыйныфлары юк иде әле. Сеңелем укырга керүгә татар сыйныфы ачылды. Мин аңа кызыгып карый идем. Үз телеңдә укый-яза алу яхшы бит ул. Өйдә әти-әнием белән татарча сөйләшсәк тә, әдәби телне бик белеп бетермим шул», — дип сөйләсә дә, әңгәмәбез тулысынча татар телендә барды. Әйтә алмаган сүзләрен кат-кат сорап, төзәттереп булса да туган телдә сөйләде ул.
Мәктәпне тәмамлау белән Эльвира үзенең күңеленә ошаган һөнәре – дизайнерлыкка уку өчен гуманитар-инженер көллиятен сайлый. Биредә ике ел гына укый, монда дәүләт дипломы тапшырылмавы сәбәпле, укуын ташлый. «Шулай да әлеге көллияттә үзем өчен бик күп нәрсәгә өйрәндем мин», — ди әңгәмәдәшем.
Аннары ул башлангыч сыйныф укытучысы булу өчен Ижау педагогия көллиятендә белем ала. Көллиятне тәмамлаганнан соң, Глазов педагогия институтының читтән торып уку бүлегенә кереп, педагог-психолог һөнәре буенча бүгенге көндә дә белем алуын дәвам итә. Шулай да кул эшләренә мәхәббәте янә яңарып, күптән түгел Эльвира тегү машинасы сатып алган, ныклап тегү эшенә тотынган. Төрле матур сумкалар, өс киемнәре тегә ул. Төрле остаханәләр, курсларга йөреп тәҗрибәсен тулыландыруын дәвам итә. Башкарган төп эше дә иҗади: «Удмуртия» күргәзмә үзәгендә менеджер ул.
Моннан тыш Эльвира гөлләр үстерү, бәйләм бәйләү, фотосурәтләр төшерү эше белән шөгыльләнә. «Матурлыкны бар нечкәлекләре белән тотып алу үзе бер мавыктыргыч шөгыль икән», — ди ул.
Югары белем алуы, мавыгулары күптөрле булуына карамастан, Эльвира «Иман» татар яшьләре берлегенә дә даими йөри. «Татар яшьләре белән аралашу, танышу, аларны борчыган һәм шатландырган вакыйгалар белән хәбәрдар булу өчен бердәнбер җыелу урыны ул — «Иман», анда миңа бик күңелле», — ди кыз. Аның үзен дә «Иман»да бик якын итәләр. Эльвираның дуслары бик күп.
«Эльвира, дусларың арасында синең кебек кул эшләре белән кызыксынучы кызлар бармы? Тегү эшләрендә төрле идеяләрне кемнән аласың?» — дип кызыксынгач, ул: «Дусларымның кызыксынулары башка юнәлештә. Ә идеяләргә килгәндә, танышлардан, дуслардан карап түгел, хәтта Интернетта булган үрнәкләрне дә кабатламаска, шәхси үзенчәлекне булдырырга тырышам. Башкарган эшләремнең үзгә булуы мөһим миңа», — дип җавап бирде. Ә мин Эльвирага карап сокланып калдым. Яңа ачышлар һәм уңышлар юлдаш булсын аңа.
Элмира Нигъмәтҗан



