Матурлыкта — кунакта
Удмуртия Республикасының балалар һәм яшүсмерләр китапханәсендә 2016 елдан бирле “Күпмилләтле Удмуртия” этнографик иҗат очрашулары уздырыла. Биредә өлкәннәр, балалар республикада яшәүче милләтләрнең мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән танышалар. 22 мартта “Матурлыкта кунакта” исемле татар халкы мәдәниятенә багышланган чираттагы очрашу узды. Очрашуда 40нчы санлы мәктәпнең беренче сыйныф укучылары татар халкының тормышы, көнкүреше, милли киемнәре, ашлары, бәйрәмнәре, уеннары белән таныштылар.
Әлеге очрашуга чакыру алгач, “Рус балаларына кызыклы булыр микән соң татар тормышы?” — дигән уй сызылып үтте. Кичәне “Бәхет” ансамбле, Рөстәм Егоров белән уеннар, җырлар, биюләр кулланып, кызыклы итеп алып бардык. Балаларда татар милләтенә карата кызыксыну уянды. Араларында Әминә, Булат, Әмир исемле татар балалары да бар иде. Алар иптәшләре янында үзләренең татар булуларына сөенеп, “кылтаеп” та алдылар. Шунысы кызыклы: алар сыйныфташларына әлеге очрашуга килер алдыннан татар сүзләрен өйрәткәннәр, әледән-әле хор белән әйтелгән татар сүзләре яңгырап торды кичә барышында. Ә менә удмурт телендә бары тик бер генә бала “Зечбуресь” (исәнмесез) сүзен әйтә алды, ул да: “Телевизордан ишеттем”, — диде. Хәтта бер кыз бала: “Мин татарча белмим”, — дип елап та җибәрде.
Балалар белән очрашу телне саклау, милләткә хөрмәт кечкенәдән үк салынырга тиеш дигән гыйбарәне тагын бер кат раслады. Чөнки балачакта алынган тәрбияне соңыннан дөнья халкы да үзгәртә алмас…
Рәфилә Рәсүлева.




