Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Матурлык табигый булырга тиеш
5.11.2015

Матурлык табигый булырга тиеш

Хатын-кызның чиста, эчкерсез күңеле аның эчке дөньясының матурлыгын күрсәтсә, киеме белән йөзе тышкы дөньясын ачып бирә. Хатын-кызлар өчен бу аеруча мөһим. Матур, зәвыклы һәм дөрес итеп бизәнү — ул үзе бер сәнгать. Ижау кызы Айгөл Маратканова — танылып килүче визажист, прическалар, укладкалар һәм чәч үрүләр буенча стилист. Ул матур булу һәм бизәнү серләрен яхшы белә.

Айгөл, син ни өчен матурлык өлкәсендә эшләргә булдың?

— Косметика-парфюмерия дөньясы мине күптәннән кызыксындыра иде. 17нче мәктәпне тәмамлап, югары белемне “Банк эше” буенча алсам да, бүгенге көндә матурлык өлкәсеннән аерыла алмыйм. Мин мәктәптә вакытта ук иптәш кызларымның чәчләрен төрлечә итеп үрә идем. “Кайчан да булса мин бу мавыгуымны төп һөнәремә әйләндерәм” дигәм хыял күптән яшәп килде миндә. Һәм, ниһаять, ул чынга ашты. 2013 елда визажист мәктәбен тәмамлап, бүген яраткан шөгылемне башкарам. Хәзер дә бер урында гына таптанмыйм, яңадан-яңа курсларга йөрим, өлкәнең яңа һөнәрләрен үзләштерәм. Бер генә хатын-кыз да матурлыкка битараф түгел. Һәрберебез дә үзен чибәр итеп күрәсе, гармонияле һәм матур яшисе килә.

— Гаиләң синең шөгылеңә ничек карый?

— Бүгенге көндә без тормыш иптәшем белән ике бала үстерәбез. Улыбыз Русланга 4 яшь булса, кызыбыз Алинәгә 1 генә яшь әле. Мин гаиләмне бик яратам һәм нәкъ шушы байлыгым минем өчен беренче урында тора. Әлбәттә, мин күбрәк вакытымны балаларыма багышлыйм. Матурлык өлкәсендәге мавыгуым — күңелгә рәхәтлек китерә торган яраткан шөгыль ул. Мин бары тик яраткан эшемне генә бар җан җылысын биреп эшли алам. Шуңадыр, кечкенә кызым белән декрет ялында утырган вакытта, матурлык өлкәсендә эшли торган тәҗрибәле дусларым белән бергәләп үзебезнең студияне ачтык. Биредә хатын-кызларны бизәндереп кенә түгел, теләкләре булганнарны бизәнү серләренә дә өйрәтәбез, укытабыз. Атнаның ике көнен мин шунда уздырам. Ә бу вакытта кызымны әнием карап тора. Визажист хезмәтеннән бүгенге заман хатын-кызлары бик еш кулланалар. Миңа туйлар, төрле бәйрәмнәр уздыручылар макияж һәм прическалар ясавымны сорап киләләр.

— Айгөл, синең төп юнәлеш — чәчләргә причес­калар ясау һәм бизәндерү. Бүгенге көндә матурлык индустриясе нык­лы адымнар белән алга бара. Соңгы вакытта ясалма керфекләр, ясалма үстерелгән чәчләр, тырнаклар, аннан тагын татуаж дигәне модага кереп китте. Син боларга ничек карыйсың?

— Мин, әлбәттә, таби­гатьтән бирелгән матурлыкны — гадилек һәм самимилекне яратам. Хатын-кызлар шул матурлыкны бизәнү әйберләре белән ассызык­ларга тырыша. Үземне ясалма чәчләр, керфекләр белән күз алдына китерә алмыйм. Ясалма матурлыкка кызыкмыйм. Һәр кеше үзенчә матур бит. Безгә бары тик үз матурлыгыбызны ачып бирә белергә кирәк. Моның өчен бизәнү серләрен белсәң дә җитә. Чәчләргә килгәндә, минем үземнең чәчем кечкенәдән озын. Минемчә, озын толым яшь кызларга бик килешә. Ә татуажга тукталсак, ул һөнәри телдә перманентлы макияж дип атала. Аны күбрәк кашларга, иреннәргә ясыйлар. Махсус инструментлар белән тирегә буяулар кертеп, кашларның формасын матурлыйлар. Иреннәр читенә гадәттә без карандаш белән сызарга күнеккән. Шушы эшне җиңеләйтер өчен иренгә дә татуаж ясап, аның читләрен ассызыклыйлар. Татуаж 6 айдан 5 елга кадәр сакланырга мөмкин. Бу читтән карап торганда бик үк матур дип әйтмәс идем. Кашка күмер белән сызып куйган кебек була. Гадәттә иртән уянганда хатын-кызның табигатьтән бирелгән саф матурлыгы була, ә бу очракта кашлар һәм иреннәр һәрвакыт буялган кебек, ясалма күренә. Шуңа мин бу процедураны бер дә өнәмим.

— Әңгәмәбез өчен рәх­мәт, Айгөл. Синең барлык хыялларыңның чынга ашуын, шәхси студияңне булдырып, хатын-кызларга ярдәм итүеңне телим.

Гүзәл Шакирова.