Медицина хезмәте күрсәтү яхшырырмы?
Цивилизация алга барган саен без тормыш дәрәҗәсе яхшырыр дип өметләнәбез. Адым саен даруханәләр, хастаханәләр. Шуңа карамастан, халыкның сәламәтлеге көннән-көн начарлана бара. Хәтта элек кешегә зыян салмый торган авырулар да азгынлана бара. Дарулар дәвалыйсы урынга, киресенчә, адәм балаларын зәгыйфьләндерәләр, сәламәтлеккә зыян китерәләр.
Без Металлурглар шәһәрчегендә яшибез. “Пушкинская” поликлиникасына беркетелгәнбез. Ул күпфатирлы йортның беренче катында урнашкан. Тар коридорга биш кеше керсә, калганнарга урын юк. Регистратурада пенсия яшендә булган бер ханым эшли. Мин аны кызганып та куям: ул, мөгаен, кичкә үзе чиргә сабыша торгандыр. Бирегә килгән кешеләрнең авыру, төрле холыклы булуларын искә алсак, мондый җирдә эшләүче хезмәткәрләрнең хәлен аңлавы читен түгел. Бу поликлиникада участок терапевтлары җитми, кайбер белгечләр килеп-китеп кенә эшлиләр, флюорография бөтенләй юк, кешеләрне ЭМЗ заводы поликлиникасына җибәрәләр. Эпидемия вакытында берәр табибка керәм дисәң, көне буе көтеп торасың, шунда ук берәр төрле вирус эләктерүеңне көт тә тор. Авырулар шулкадәр күп, монда эшли торган табибларга Ходай ярдәм итсен. Металлургта яңа поликлиника төзү турындагы сүз 7-8 ел бара инде, ә нәтиҗә һаман юк. Шуңа күрә кеше кулындагы полисның бер файдасы да юк, барыбер түләүле учреждениеләргә барырга мәҗбүр. Республикабызда узган федераль тикшерүләр нәтиҗәсе дә канәгатьләнерлек түгел. Удмуртия Башлыгы Сәламәтлек саклау министры Алексей Чуршинга җитешсезлекләрне бетерергә, ә үз эшләренә битараф булган урынбасарларны, җитәкчеләрне эшләреннән куарга дигән тәкъдим ясады. Мин моны бик урынлы дип саныйм.
Элек кеше урман бете, тычкан чире белән сирәк авырый иде. Ә бүгенге көн статистикасына карарга куркыныч — бу авырулардан үлүчеләр, гарип калучылар саны көннән-көн арта. Ни өчен? Хәтта кеше күпләп яши торган урман яннарын, ял итү урыннарын тиешле дәрәҗәдә эшкәртү җитми, барысы да акчага килеп терәлә. Халыкның хәлен яхшырту өчен акча юк, ә аерым миллиардерлар акчаларны капчыклап урлыйлар. Хәтта кечкенә балаларга медицина ярдәмен Хөкүмәт бушлай күрсәтә алмый, ә кирәк сумманы һаман шул гади халык җыя. Шушы буламы инде кеше турында, бигрәк тә яшь буын хакында кайгырту? Медицина белгечләрен әзерләүче уку йортлары бик күп. Алар ел саен дипломлы белгечләр чыгаралар. Тик шуңа карамастан, медицина өлкәсендә җанын-тәнен биреп, чын күңелдән эшли торган табиблар бармак белән генә санарлык. Яшьләрнең күбесе дәүләт карамагында булган, медицина учреждениеләрендәге тәртипсезлектән качып, түләүле клиникаларда эшләүне өстен күрә.
Аяныч хәлләр дә булгалый. Пациентларны күзәтүсез калдырган очраклар күп. Бер газетада эш вакытында исерек анестезиологның кешене үлемгә дучар иткәне турында укыган идем. Ул авыруга наркозны кирәгеннән артык биргән. Аны җаваплылыкка тарту бер хәл, ә үлгән кешене кире кайтарып булмый бит. Кайнар уколдан соң реанимациягә эләккән очраклар да байтак. Дөрес диагноз куймыйча, кешене ялгыш дәвалаучылар бихисап. Пациентка ярамаган дарулар язу очраклары да җитәрлек. Шуңа күрә хәзер күп кеше үз белдеге белән дәвалануны кулайрак күрә. Минем күршем: “Поликлиникага бармас өчен акча бирердәй булам”, — ди. Анда барып, ул бөтенләй аяктан язып, һушсыз булып кайта. Кайчан да булса, тәртип урнашыр микән бу өлкәдә?
Гөлфидә Мәрданова,
Ижау шәһәре.




