Менә нинди икән ул “чирәм җир”!

Менә көз дә җитте. Агачлар үзләренең яшел күлмәкләрен сарыга алыштырды, бик еш яңгырлар ява. Мәктәп укучылары парта артында утыра, студентлар университетка ашыга…
Минем өчен бу көз аеруча тиз килгән төсле тоелды. Быелгы җәйнең хатирәләре һаман күз алдымнан китми һәм күңел шулар белән яши…
“Град” дип аталган төзелеш отряды белән танышырга килгәндә, әле башымда студент отряды белән эшкә китү уе бөтенләй юк иде. Республикабызда каникулларында хезмәт итәргә теләгән студентларны эшкә урнаштыру белән шөгыльләнүче «Целина», ягъни, татарча әйткәндә «Чирәм җир» дип аталган хезмәт отрядлары туплануы хакында ишеткән идем. Бирегә мине журналистларга хас кызыксынучанлыгым гына алып килде. Әмма эшкә китәргә җыенучы кызлар, егетләр, аларның тәвәккәл, шат йөзләре, уй-хыяллары турында кызыктырып сөйләүләре мине шундый җәлеп итте, тоттым да аларга кушылып Екатеринбург шәһәренә ике айга эшкә китмәкче булдым. Әлбәттә, китәр алдыннан үземә “штукатур-маляр” дигән һөнәр үзләштереп шактый гына вакыт махсус курслар үтәргә туры килде. Медицина тикшерүе үтеп, үземнең әлеге һөнәр буенча эшләргә яраклы икәнемә инанганнан соң, якыннарым белән саубуллашып, юлга кузгалдым.
Урнашу
Екатеринбургта безне тулай торакка урнаштырдылар. Беренче атнабыз бик мәшәкатьле булды. Кемгәдер мендәр, кемгә матрас, кемгә хәтта йоклар өчен карават та җитмәде. Безнең отряд шундый зур иде ки, тулай торакның ике катын биләп алдык. Урнашу белән без, кызлар, бүлмәләребезне җыештырып, ямьләргә тотындык. Бүлмәләребездә бездән башка җан ияләре, тараканнар, яшәвен күреп, аларга каршы көрәш ачтык. Тик никадәр арынырга тырышсак та, алар китәргә җыенмады. Ни хәл итәсең, алар белән “дуслашырга” туры килде.
Шәһәр белән танышу
Екатеринбург бик зур шәһәр. Беренче атнаны шәһәр белән ныклап танышу, бар җирдә дә булу теләге безгә тынгылык бирмәде. Кайбер кызлар танышуны кибетләрдән башлады. Кемнәрдер аллея, бульварларда йөрсә, кемнәрдер музейларга барды. Чит ил кешеләре Екатеринбургны “сыерлар шәһәре” дип атый икән. Бу дорфарак яңгыраса да, дөресе шулай: биредә сыерларга багышланган скульптуралар бик күп.
Моннан тыш без “Ганин чокыры” дип аталган монастырьга экскурсиягә бардык. Кайбер риваятьләргә караганда, биредә соңгы император Николай II һәм аның гаиләсе җирләнгән.
Мине иң гаҗәпкә салганы — берьюлы Европада да Азиядә дә булырга мөмкин булган чик булды.
Хезмәт көннәре
Ниһаять, без төзелешкә киттек. Безгә ботинка, каска, робалар бирделәр. Аларны киеп карап үлчәме туры килү-килмәвен тикшергәндә, иң зур шау-шу минем тирәдә булгандыр. Чөнки ни генә бирсәләр дә, миңа ул һаман зур булып чыкты. Өс киемнәрем дә, роба да миндә таякка кидереп куйган сыман һәм мин бакчага каргалар килмәскә элеп куйган карачкыга ошап калдым. Ә гәүдәгә таза-нык егетләр, киресенчә, чалбарларын бер киюдә ертып ук куйды.
Башта безгә инструктаж үткәрделәр, төзелешнең куркыныч якларын, кайда сак булырга кирәклеген санап үттеләр. Аларның бик нык җентекләп үткәргән инструктажларыннан соң, баштарак төзелештә түгел, хәтта чишенү бүлмәсендә дә касканы салырга курка идек. Беренче көннән үк безне ике төркемгә аердылар. Кызларны подвалларны штукатурларга, ә егетләрне паркинга – кирпеч салырга җибәрделәр. Кызларга өч оста бирделәр, бу өч егет безне бу һөнәрнең серләренә төшендерде, ярдәмчеләребез һәм киңәшчеләребез булды да инде. Бераз ыгы-зыгысыз да булмады. Безнең “Град” төркемен «Сольвейг» отряды белән бергә эшләргә җибәргәч, ике төркем кызлары арасында юктан гына тавыш чыгып китте. Нәрсә бүлешә алмадылар дисезме, әлбәттә, иннек яки матур кием өчен түгел, калак (шпатель) бүлешә алмадылар! Башка болай тавышланмас өчен безне янә аердылар һәм башка безгә бу отряд белән очрашырга туры килмәде. Ә үз отрядыбыз безнең бик бердәм, тату булды. Бергә эшли-эшли исә без бер-беребезгә тагын да ныграк якынайдык.
Подвалда караңгы һәм юеш иде. Тик без бернигә карамыйча ныклап эшкә ябыштык. Башта шпательләр җитмәве эшне тоткарлады. Тәҗрибәле төзүчеләр безне кызганды, подвалга ут үткәреп бирделәр, кирәкле эш кораллары таптылар. Эш кайный иде. Иртәдән кичкә кадәр без штукатурлау, шпаклевка ябыштыру, шомарту һәм буяу эшләре белән мәшгуль идек. Бер ай эчендә 3 подвалның эшен бетереп тапшырдык. Шулвакыт бездән бер остабыз: “Аңладыгызмы инде сезнең эшегез никадәр җаваплы икәнен? Әгәр ташчы диварны кыек салса, сез аны штукатурка ярдәмендә әлеге төгәлсезлекне яшерергә тиеш буласыз, ул тагын да шомарак булсын өчен шпаклевка сылыйсыз, буяп та җибәргәч, ул менә дигән була!” — дип, безнең эшләрне карап сокланып йөрде.
Икенче айда безне егетләр эшләгән паркингка җибәрделәр. Алар дивар салды, без штукатурка ябыштырдык. Мондагы салкын һәм караңгы шартлардагы эшләү белән чагыштырганда подвалда эшләгәнебез оҗмах тоелды. Әмма егетләр белән эшләү күңелле иде.
Эшләве җиңел дип әйтә алмыйм. Кичләрен чак кайтып ава идек. Кайчакта: “Нишләп йөрим соң мин монда? Каләм белән блокноттан авыр нәрсә күтәреп карамаган булачак журналистка монда ни калды икән?!” — дигән икеләнүле сораулар да узгалады башымнан. Әмма кеше барсын да татып карарга тиеш, югыйсә, тир түгеп хезмәт итүче башка һөнәр кешеләрен ничек аңламак кирәк?! Иң мөһиме, күтәренке рухлы дуслар белән кыенлыклар сизелми икән. Үземә никадәрле дуслар таптым мин!
Төзелештән тыш…
Тулай торакка никадәрле арып кайтып керсәк тә, ашап бераз ял иткәч, барсы да онытыла. Смена азагында тулай торакта икенче тормыш башлана. Нинди генә мәдәни чаралар, уеннар, бәйрәмнәр уздырмадык без. “Кызлар көне”, “Егетләр көне”, “Төзүчеләр көне” һ.б.
Шулай да минем өчен иң якты булып истә калганы “Байракчык” дип исемләнгән фестиваль булды. Эштән соң өч көн буена барган фестиваль вакытында без елга буенда палаткаларда яшәдек. Су коендык, фестивальнең дебютантлары һәм лауреатлары чыгышларын карадык, караңгы төшкәнче отряд җырларын башкардык, ашау пешереп, учак каршында җылынып күңел ачтык.
Күз ачарга да өлгермәдек, җәй үтеп тә китте. Өйгә кайту турында уйлаганда, күзгә яшьләр тула иде. Төзелеш, бу шәһәр, яратып өлгергән отрядыбыз белән саубуллашу бик ямансу булды.
…Менә мин туган өйдә. Әнием мине кысып кочаклап: “Ябыгып беткәнсең бит, кызым”, — ди. Ә минем әле һаман кояш белән бергә торып эшкә барырга кирәкмәгәнлегенә, бертуган кебек якын кешеләргә әверелгән дусларымны күрә алмавыма, роба киеп, кулыма шпатель алырга кирәкмәгәнлегенә һич ышанасым килми. Әти-әнием минем белән горурлана, беренче хезмәтем һәм шактый гына акча эшләвемә сөенделәр. Минем өчен аннан да кыйммәтрәге, әлбәттә, онытылмаслык хис-кичерешләр, танышкан дуслар, мәгънәле итеп үткәргән җәйге ялым булгандыр.
Гөлназ Мөхәммәтшина,
УдДУның журналистика факультеты студенты



