Менә шундый авылдашларым бар
Язмам геройлары горурланып “Без бит — авылбалалары” диярлек шәхесләр. Гаилә башлыгы Рәсил Минзәләдән 30 чакрым ераклыкта урнашкан авылда туып-үскән, сугыштан соңгы авыр елларда шунда чыныккан. Колхозда ул эшләп карамаган эш калмаган, җан дусты — аты белән почта да ташый, ерак юлга да йөри.
Шулай тырыш, чыныгып үскән егетне бәяләп, армия хезмәтен үтәргә ГДРга җибәрәләр (анда лаеклыларны гына сайлап алганнар). 3 ел хезмәт иткәч, 1965 елда Ижауга кайтып, автозаводның — беренче машиналарны җыю цехында эшли башлый. Төп конвейерда приборлар панелен сменага 400әр данә җыя, мастер дәрәҗәсенә ирешә. Озак та узмый, тырыш хезмәте, тырышлыгы аркасында, 2 бүлмәле кооператив фатир сатып ала.
Инде 25 яшь тулган икән бит, өйләнергә күптән вакыт. Үзенең авылыннан ерак түгел, Ык буенда урнашкан Имәнле авылы кызы Венераны үзенә гомерлек пар итеп, бөтен шартын китереп никах укыталар, бөтен авыл халкын җыеп зурлап туй үткәрәләр. Рәсил аны үзе янына эшкә урнаштыра.
Чиләгенә күрә капкачы, дигән әйтемгә бик туры килеп торалар. Венера инде штукатур-маляр таныклыгына ия кыз завод тормышына да тиз ияләшә. Мин дә шунда эшләдем бит. Аның эчәк кебекүткәргечләрне, төрле төстәге кечкенә лампочкаларны күз иярмәс тизлек белән җыюын мин сокланып күзәтә идем.
Тату гаиләдә гомер узганы да сизелми, бер елдан беренче кыз Светлана туа, аннан алдагы елларда Роза дөньяга аваз сала. Кызлар үсә, урта белем алгач, эш эзләп аптырап йөрмиләр, туп-туры заводка урнашалар. Гаилә коралар, Светлананың — Виктория, Розаныкы — Лиана исемле кызлары туа. Бүген алар Кузебай Герд исемендәге гимназиядә белем алалар. Светлана башта конвейерда җыючы була, аннан контактлы эретеп-ябыштыручы, ә хәзер диспетчер вазифасын башкара. Инде дистә еллар автоледи. Кызы уку алдынгысы, рәсем ясарга бик оста, түгәрәкләргә йөри. Соңгы вакытта дзю-доны үз иткән әле, малайлар белән рәхәтләнеп “тукмаша”.
Роза да заводта эшли, дипломлы бухгалтер-икътисадчы. Аның Лианасы да бик сәләтле, буш вакыты да юк: укудан соң “Ижсталь” йөзү бассейнында йөзәргә өйрәнеп, шунда инде 3-4 ел шөгыльләнеп, төрле ярышларда алдынгы урыннар яулап, күп медальләргә ия, гимнастиканы да үз иткән.
Алма агачыннан ерак төшми, ди халык, җәй көне буш вакытлары булса, әби-бабай янында җирдә казыналар, 10 сутый җирдә бәрәңге, кыяр, помидор үстерәләр. Һәр гаиләгә җитәрлек еллык продукция әзер: көз гараждагы базлары төрле банкалар белән тула.
Рәсил — кайнар цехта, Венера да сәламәтлеккә зыянлы цехта эшләп, икесе дә 50 яшьтән завод ветераннары булып лаеклы ялга китәләр.
Тырыш хезмәт төбе – хөрмәт. Алар моңа лаек. Ялда булсалар да, һәр минутлары исәптә. Венераның саламнан эшләнгән курчаклары, чыгарылыш кичәсе өчен эшләнгән төрле эшләнмәләре үзе бер цехны хәтерләтә (шул К.Герд гимназиясендә эшләүче түгәрәккә йөреп өйрәнеп, хәзер әби үзе оныкларын да өйрәтә, хәтта заказлар да кабул итә).
Менә шундый алар, минем авылдашлар!
Дания Борһанова, Ижау шәһәре



