Менә шундый эшләр, тора-бара нишләр?
Менә шундый эшләр, тора-бара нишләр?
19 июнь көнне УР Дәүләт Советының 34нче сессиясе булып узды. Анда УР Президенты Александр Волков, УР Хөкүмәте рәисе Юрий Питкевич, Удмуртия Республикасы буенча Баш федераль инспектор Дмитрий Мусин, төрле министрлык вәкилләре, журналистлар катнашты. Сессияне республика парламенты рәисе Александр Соловьев алып барды.
Иң беренче булып Александр Соловьев УР Дәүләт Советы депутатлары Жанна Дворцова һәм Виктор Кушконы вакытыннан алда депутатлык вазифаларыннан азат итү турындагы мәсьәләне куйды. Әмма аларның бүгенге сессиядә катнашмаулары сәбәпле, депутатлар моны 10 июльдә узачак сессиягә калдырдылар. Шулай ук депутат Владимир Бодровның Ульяновск шәһәрендәге хәлләрне (Ульяновск шәһәре янында НАТО хәрби базасы төзелү) көн тәртибенә кертүне сораган мөрәҗәгатен дә депутатлар кире кактылар.
«Удмуртия Республикасы башлыгын сайлау» турындагы закон проекты икенче укылышта ка бул ителде. Хәзер Удмуртия Республикасы башлыгы булып 30 яшьтән өлкән булган гражданин 5 ел срокка сайлана һәм бу вазифаны рәттән ике сроктан артык башкара алмый. Удмуртия Республикасы башлыгына кандидатларны сәяси партияләр генә тәкъдим итә, законда үз-үзеңне бу вазифага тәкъдим итү каралмаган.
Республика башлыгын сайлауларны УР Дәүләт Советы билгели. Сайлауда катнашканнарның 50 процент тавышын алган кандидат Удмуртия Республикасы башлыгы итеп сайланган булып исәпләнә. Кандидатларның берсе дә 50 процент тавыш алмаса, УР Үзәк сайлау комиссиясе икенче кат сайлаулар билгели. Беренче сайлауларда иң күп тавыш җыйган ике кандидатның кайсы күпчелек тавыш ала, шул Удмуртия Республикасы башлыгы вазифасына сайланган була. Сайлаулардагы чыгымнар тулысы белән Удмуртия Республикасы бюджетыннан түләнәчәк. Тагын бер ягы бар, һәр кандидат үз сайлау фондын булдыра ала һәм ул 30 миллион сумнан артмаска тиеш.
Сессиянең көн тәртибенә «Удмуртия Республикасы хезмәт ветераны» республика законына үзгәртмәләр кертү каралган иде. Депутатлар 2013 елның 1 гыйнвареннан башлап бу мактаулы исемне «Удмуртия Республикасының атказанган … », «Удмуртия Республикасының халык … » исеменә лаек булган кешеләргә дә бирүне расладылар. Моңа кадәр «Удмуртия Республикасы хезмәт ветераны» дигән исем «Удмуртия Республикасы Мактау грамотасы» яки «Ана даны» билгесе алган кешеләргә генә бирелә иде. Бүген республикада 6092 кеше бу мактаулы исемне йөртә, моңарчы аларның 2421 генә ташламалардан файдалана иде. Ташламаларга түләү өчен республиканың 2013 ел бюджетыннан өстәмә 80 миллион сум акча каралачак.
Йомгаклап шуны әйтәсе килә: Президент дип аталамы яки Удмуртия Республикасы башлыгымы аның эше халыкның тормыш шартларын яхшыртудан гыйбарәт, ә моның өчен икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү зарур. Республика башлыклары агымдагы елда бу максатка ирешелде, диләр. Хезмәт ветераннарының артуы да моның бер дәлиле булып тора. Шулайдыр, башка сессияләрдән аермалы буларак, икътисади проблемалар бу сессиядә күтәрелмәде. Әмма 1 июльдә аеннан энергия ресурсларына бәяләр күтәрелү сәбәпле, халык кулланышы товарларына да бәяләр сизелерлек артачак бит, җәмәгать. Болай да очын-очка ялгап яшәгән халыкның тормышы тагы да авыраймасмы диюем.



