Мең рәхмәт яки тугры дуслар янда кала
Дөнья булгач төрле хәлләр була: шатлыгы, кайгысы да, көлеп-елмаеп йөрисе, сырхаулап ятасы да… Менә шул соңгысында уйланасың да инде… Уйлар уелып йөрәккә төшә, күңел кузагы шартлап ярыла, күзләр дымлана һәм сүзләр ярала. Алар ак кәгазь битен яндырып, өтеп, бер-берсен этеп-төртеп урын ала башлый. Менә шундый мизгелдә шигъри юллар языла.
Бу дөнья мәшәкатьләре белән сау-сәламәт чагында хәл белүләр сирәгәя, аралашу кими, очрашулар юк дәрәҗәсенә төшә. Без моны замана авыруы дибез. Кешеләрдә ихласлык, мәрхәмәтлек, шәфкать кими дип тә өстибез.
Мин исә соңгы вакытларда, киресенчә, көзнең пыскып торган яңгырлы, салкын көннәрендә дә җанымны җылыткан, күңелемдә яшәүгә өмет уяткан бик игътибарлы, ягымлы табиблар, оста куллы шәфкать туташларын (Әгерҗе район үзәк хастаханәсенең терапия бүлегендә дәваландым) күреп, аларның ихлас ярдәмен тоеп, үз эшенә намус белән караучы игелекле, кешелекле, мәрхәмәтле кешеләр барлыгына тагын бер тапкыр ышандым.
Туганнарыдай якын күреп, хәлләремне белешеп торган, киң күңелле, җаннарын ярып бирергә дә әзер булган иҗатташ дусларыма, “Әгерҗе хәбәрләре”, “Яңарыш” газеталары хезмәткәрләренә, һәр көнне шалтыратып торган Чыңгыз абый Мусинга, хәлемне җиңеләйтү өчен янымда даими булган кода-кодагыйга, балаларыма, оныкларыма, якыннарыма, туганнарыма, дусларыма чиксез рәхмәтләремне юллыйм.
Сәламәтлегем яхшыра башлау белән күзем газеталарыма төште: “Яңарыш” һәм “Әгерҗе хәбәрләре”…Аларны алып килгәннәр. Өйдәгеләр белә шул мине нәрсә терелткәнне!… Язмышымны җылы кояш булып җылыткан туган як газетасы һәм мине иҗади биеклеккә күтәргән, халыкка таныткан “Яңарыш”ым… Рәхмәт сезгә! Ходай хәерле гомерләр биреп, тагын әле озак еллар бергә иҗат итәргә язсын иде, иске дусларыгыз югалмасын, яңалары табылсын, талантлар ачылсын, газеталарның гомере озын, эшләре нәтиҗәле булсын!
Газета укучылар мине аңлаганнардыр, ә алдырмаучыларга шуны әйтәсем килә: язылыгыз, укыгыз! Газета ул — мәгълүмат чыганагы гына түгел, ул тәрбияче, якын киңәшче һәм тугры дус та!
Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы.



