Милли бәйрәмнәр — игътибар үзәгендә
УР Хөкүмәте президиумы агымдагы елда билгеләнеп үтәчәк республикакүләм милли бәйрәмнәр исемлеген раслады. 13 мартта русларның Масленица бәйрәме Воткинск районында узды. Мариларның милли бәйрәме Семык 4 июньдә Алнаш районында, удмурт милли бәйрәме Гербер 18 июньдә Сюмси районында, ә республикакүләм Сабантуй 25 июньдә Воткинскида булачак. Удмурт милли бәйрәме Гербер быел да Мәскәүдә узачак. Ул 2 июльгә билгеләнгән. Милли бәйрәмнәр — авыл җирлеген үстерү һәм милләтара мөнәсәбәтләрне яхшырту чараларының берсе. Аларны уздыру өчен муниципаль берәмлекләргә республика бюджетыннан 1254.0 сум күләмендә акча бүленәчәк.
Казанда Сабан туе 9 июльдә узачак. Татарстан авыллары һәм шәһәрләрендә милли бәйрәмебез быел 4-5 июнь көннәренә билгеләнгән. Ижауда 18 июньдә булачак.




