Милли проблемаларга да чират җитте
18 февраль 2012 ел
23 гыйнварда Владимир Путинның «Независимая газета»да «Россия: милли мәсьәлә» дигән икенче мәкаләсе дөнья күрүгә, социаль челтәрләрдә һәм матбугат-мәгълүмат чараларында фикер алышулар башланды. Икенче көнне үк башкалабызның Халыклар дуслыгы йортында узган түгәрәк өстәл артында Удмуртия Республикасы милли сәясәт министры Владимир Николаевич Завалин, Россия Президентына кандидат Владимир Путинны иҗтимагый яклаучы халык штабы җитәкчесе Андрей Ураськин, «Удмурт Кенеш» Ассоциациясе Президенты Николай Мусалимов, УР Хезмәт министры Сергей Фефилов милли-мәдәни оешмалар җитәкчеләре белән әлеге мәкаләдә күтәрелгән проблемалар турында сөйләштеләр.
Хөкүмәт башлыгының икенче тема итеп милләтара мөнәсәбәтләр мәсьәләсен сайлавы – проблеманың аеруча җитди булуы турында сөйли. Аның фикеренчә, Россиядә бу мәсьәләләр белән шөгыльләнәчәк аерым оешма төзергә вакыт җиткән. «Дөньяда ниләр булып ятканын барыбыз да күреп тора. Милләтләр һәм конфессияләр арасындагы кискенлек арта. Бүгенге чынбарлык әнә шундый. Радикаль төркемнәр һәм агымнар, милләтчелек, диннәр арасында дошманлык чыгарып, дәүләтләрне җимерә, җәмгыятьне бүлгәли. Ә миграция агымы арта гына бара. Моңа кадәр үзләрендәге толерантлык белән горурланган иң алга киткән илләр дә милли мәсьәләнең кискенләшүе белән очрашты. Европа сәясәтчеләре мультимәдәни проектларның чынга ашмавын әйтә, икенчеләр исә бу хәлне үз мәнфәгатьләрендә файдаланырга тырыша… Әлбәттә, бездәге хәлләр башка илләрдәгедән аерылып тора. Россия гасырлар дәвамында күпмилләтле дәүләт буларак үсеш кичергән. Әмма милли рус дәүләте төзергә чакыру безнең тарихыбызга каршы килә. Ул гына да түгел, бу фикер рус милләтен һәм рус дәүләтчелеген бетерүнең иң җиңел ысулы. Бүген: «Җитәр ул Кавказны ашатып ятарга!» — дип кычкыралар икән, иртәгә «Җитәр ул Себерне, Ерак Көнчыгышны, Уралны, Идел буен, Мәскәү өлкәсен ашатып ятарга!» — дигән сүзләр яңгыраячак. Советлар Союзын җимерелүгә китергән кешеләр дә нәкъ менә шулай фикер йөрткәннәр. Без – күпмилләтле җәмгыять, бердәм милләт. Гражданнар арасындагы тынычлык һәм милләтара татулык – диалог ул. Бу — дәүләт һәм җәмгыятьнең уртак эше. Без гасырлар дәвамында бергә гомер иттек. Иң куркыныч сугышта бергәләп җиңүгә ирештек. Алга таба да бергә яшәячәкбез. Безне аерырга теләүчеләргә яки омтылучыларга шуны гына әйтә алам: бу эшегез барып чыкмаячак, көтмәгез дә», — ди ул.
Түгәрәк өстәлне алып баручы Андрей Иванович Ураськин иң элек Владимир Путинның әлеге чыгышына карата үз фикерен белдереп: «Соңгы вакытта дөньяда милләтара аңлашылмаучылыклар, низаглар еш туып тора. Владимир Путинның милли мәсьәләгә кагылышлы сорауларны нәкъ менә икенче мәкаләсендә күтәреп чыгуы аңлашыла да. Әлеге сораулар милли республикалар өчен аеруча мөһим һәм бер үк вакытта күпмилләтле Россиянең проблемасы булып кала бирә. Ниһаять, милләтара мөнәсәбәтләргә кагылышлы проблемаларның чишелешен федераль югарылыкта эзлиячәкләр. Милли тарихны, мәдәниятне өйрәнүнең, милли мәгариф үсешенең мөһимлеген аңлау илебезне таркалудан саклаячак һәм аның үсешенә уңай йогынты ясаячак. Халыклар арасындагы дуслыкны ныгыту — илебезне ныгыту, аның көчен арттыру дигән сүз ул. Моны Владимир Путин бик яхшы аңлый һәм шуның белән игътибарга лаек», — диде.
Владимир Путин әйтүенчә, милли сәясәт өлкәсендә килеп туган проблемаларны вакытында хәл итү, төзәтелмәслек хаталарны булдырмау өчен хакимият органнары системасында махсус структура булдырырга кирәк. Белгечләр моны Россиядә Милләтләр министрлыгы булыр дип фаразлый. Түгәрәк өстәл утырышында катнашучылар бертавыштан бу мәсьәләдә республикабызның алда баруын ассызыклап, Удмуртия Республикасы Президенты Александр Волковка, Милли сәясәт министры Владимир Завалинга чиксез зур рәхмәтләрен белдерделәр. Бүгенге көндә Россиянең 4 субъектында гына эшләүче Милли сәясәт министрлыкларының берсе Удмуртиядә булуы, башкалабыздагы Халыклар дуслыгы йортына тиң йортның бер төбәктә дә булмавы күпмилләтле республикабыз өчен халыклар дуслыгы, аларның үзара аңлашып, тату яшәүләре зур һәм иң мөһим байлык булуын раслый. Ә Россиягә килгәндә, мәсьәләнең куелышы 10-15 елга соңарса да, соң булса да уң булсын, дигән фикердән чыгып, Владимир Путинның тәкъдимен хупладылар. Чөнки, Россия – уртак ватаныбыз, ә халык һәм милләтләр арасындагы дуслык, тынычлык яшәешебез өчен төп шарт булып тора.



