Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Милләтебезнең йөзек кашы
30.06.2016

Милләтебезнең йөзек кашы

Сулдан беренче — Рифкат Шакиров

Сарапул шәһәре татар иҗтимагый тормышының башында торган, тынгысыз милләттәшебез — Рифкат Шакиров. 67 яшьлек милләттәшебез — иҗтимагый үзәкнең киңәшчесе, әйдәп баручысы. Абруйлы, эш күрсәткән милләттәшләребезне, эшмәкәрләрне үзәкнең утырышларына чакырып, аларны бергә җыярга ярдәм итә. “Иҗтимагый үзәктән берәр эш кушсалар, ул эшне кичекмәстән намус белән үтим”, — ди ул.
Сабантуй бәйрәмнәре якынлашканда да Рифкат абый әлеге “кухня”да кайный башлый. Ул аның бөтен нечкәлекләрен белә. “Сабантуй үткәргәндә матди ярдәм сорап татар эшмәкәрләренә мөрәҗәгать иткәндә, кайберләренә аларның татар милләтеннән булуларын исләренә төшерергә, милләтебез өчен горурлык хисләрен уятырга туры килә”, — ди ул.
Рифкат абый тумышы белән Азнакай районы Балтач авылыннан. 1970 елда Германиядә хезмәт итеп кайткач, язмыш җиле аны Сарапулга китерә. Иҗтимагый үзәк тормышына кереп китүен болай дип искә төшерә: “1995 елда мин Гортопта (утын, җылылык оешмасы) цех җитәкчесе булып эшләгәндә ТИҮ рәисе Фаил Исламгалиев Сабантуй үткәрергә ярдәм сорап оешмабызга килде. Шунда мин үз кулларым белән агачтан утыргычлар һәм башка кирәк-яраклары ясап, Сабантуй булачак мәйданга урнаштырдым. Менә шуннан соң кереп киттем инде. Фаил Исламгалиев: “Рифкат абый — ышанычлы кеше. Җаны-тәне белән “Халкым!” — дип яна. Андый кешеләр барында телебез дә, мәдәниятебез дә яши әле”, — дип аның эшчәнлеген югары бәяли.
Татар иҗтимагый үзәгенең идарә әгъзасы, мәктәптә 32 ел математика, үз вакытында татар телен дә укыткан Мәүлидә Фәйрүзова аның турында болай ди: “Рифкат абый төннәр буе йок­ламыйча: “Милли хәрәкәтне ничек күтәрергә?” — дип уйлый торган кеше. “Телебез бетмәсен, без киләчәк буыннар алдында бурычлы”, — ди ул. Бөтен җирдә үрнәк, яхшы оештыручы, өендә дә тәртип. Кеше белән уртак тел таба белә. Безне дә: “Әйдәгез, теге яки бу мәсьәләне хәл итик!” — дип шелтәләп-куалап тора”.
“Яшьлек” җыр ансамбле методисты Гамилә Нәбиева: “Рифкатне 20 ел беләм. Яхшы кеше. Берәр ярдәм сорасаң, шунда ук ярдәм итә”, — ди.
Бу сүзләрнең дәлиле — Рифкат абыйның күпсанлы грамоталары. Алар арасында Республиканың милли сәясәт министры, шәһәр хакимиятенең Мактау грамоталары да бар. 2015 елда Сабантуй флагын күтәрү дәрәҗәсенә дә нәкъ менә ул лаек булды.
Рифкат абый тормыш ип­т­әше Рәйсә апа белән матур гаилә корып яшиләр. Рәйсә апаны шәһәрдә бик тәмле чәкчәк пешерүче итеп беләләр. Үзе ул гомере буе тегү фабрикасында, соңгы 18 елын цех җитәкчесе булып эшләгән. Рифкат абыйдан бүгенге көндә милли хәрәкәт турында фикерләрен сораштырам. “Бу эшкә яшьләр, урта буын вәкилләре килсен иде. Шәһәрдә аерым татар йорты барлыкка килүен дә телим мин”, — ди ул.
Өлкән яшьтә булса да, Рифкат абыйның дәрте ташып тора. Бүгенге көндә дә эштән туктамый ул. Ата-бабайларыбыз сызып калдырган юлдан тайпылмыйча, милләтебез йөзенә тап төшермичә, эш сөеп, тәртипле яшәү — аның тормыш шигаре.

Асия Әхмәдиева, Сарапул шәһәре.