Милләтемә яңа күзлектән карадым
Бөтендөнья татар конгрессында катнашып, мин милләтебезнең чын-чыннан олуг һәм бөек милләт булуына төшендем һәм бик сокланып кайттым. Дөрестән дә, яшәешнең бар өлкәсендә дә исемнәре данлыклы булган татарлар бик күп. Бигрәк тә, теләктәшлек һәм бәйрәмчә кәеф хөкем сөргән җылы мохитне тою корылтайның һәр делегаты белән күптәнге танышлар кебек әңгәмә корырга, фикер алышырга мөмкинлек бирде. Миңа, галим буларак, күбрәк фән кешеләре белән аралашу кызыклы булды. Бигрәк тә Россия фәннәр академиясенең океанология институты директоры, академик, Роберт Нигъмәтуллин белән аралашу минем өчен бик файдалы булды.
Корылтай барышында доклад ясаучылар яшьләргә мөрәҗәгать итеп, телне, татар милләтен саклап калуда аларның эш-гамәлләре әһәмиятле булуын әйтте. Минемчә, бу чараларда катнашу зур җаваплылык йөкли. Чөнки бу чарадан алган куәт һәм милли үзаңны үстерү дәртен без үз төбәкләребездә гомер итүче яшьләргә дә җиткерергә, уятырга бурычлы.
Корылтай кысаларында узган күп чаралар телне өйрәнү, саклап калу мәсьәләләрен үз эченә алды. Бу мәсьәлә чыннан да Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләрем, шул исәптән безнең өчен дә бик актуаль. Бүгенге көндә Удмуртия татар яшьләре өчен күпмедер күләмдә телне, динне, мәдәниятне яшьләргә өйрәтү өчен шартлар тудырылса да, әлегә бу юнәлештә эшлисе дә эшлисе һәм без “Иман” яшьләре әлеге өлкәдә үзебезне сынатмабыз.
Ринат Фәйзуллин,
“Иман” татар яшьләре берлеге рәисе



