Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - «Мин авырлыктан курыкмыйм»…
18.02.2012

«Мин авырлыктан курыкмыйм»…

Төрле авырлыктагы штангаларны күтәрү пауэрлифтинг дип атала. Спорт төре буларак, пауэрлифтинг 70нче елларда АКШта таныла. Россиядә әлеге спорт төре белән шөгыльләнүчеләрне беренче тапкыр 1989 нчы елда Мәскәүдә күрәләр. Бүген пауэрлифтинг киң колач алган инде. Махсус әзерлек түгәрәкләре Ижауда да эшләп килә. Күптән түгел миңа 16 яшьлек Марат Әминов белән танышырга туры килде. Ул 91нче санлы мәктәптә, 10нчы сыйныфта белем ала. Укудан тыш, яшүсмер егет инде ике елга якын пауэрлифтинг белән шөгыльләнә. Танышуыбыз да әзерлекләр (треннировкалар) вакытында узды. Маратның авыр штанганы җайлы гына күтәрүенкүргәч, тәнем эсселе-суклы булып китте. Шәхсән мин үзем ул штанганың иң җиңелен дә күтәрә алыр идемме икән?

Спортка карата мәхәббәт Маратта хоккей уйнаудан башланган. Җәй көне, уеннар тукталып торганда, икетуган абыйсы аны «Динамо» спорт сараена алып килә. Төрле авырлыктагы штангаларны күтәрә алган әзмәвердәй егетләрне күргәч, Маратнын да күңеле әлеге спорт төренә тартыла башлый. Башта үзе өчен дип кенә тырышса, сәләтле егетне тренер Николай Хлапынев күреп ала. Ул Марат белән махсус шөгыльләнә башлый. Тырышлыгы да юкка түгел, бүген 16 яшьлек егет спорт мастеры кандидаты исеменә лаек. Николай Хлапынев әйтүенчә яшьли шундый күрсәткечләргә ирешүчеләр Россиядә дә бик аз икән. Тренеры Маратта чын спортчыларга гына хас сыйфатлар туплануын сөйләде. Җиңүләр яуларга аңа тырышлыгы, үҗәтлеге, усаллыгы ярдәм итә икән.

Марат паурэлифтинг белән шөгыльләнүче егетләр арасында иң яше. Шуңа карамастан, ул хәрберсе өчен дә үрнәк, аны һәркем хөрмәт итә. Марат үзеннән күпкә өлкәнрәк спортчыларның да рекордларын уздыра алган. 200 килограммнан да авыррак штангалар күтәрә ала ул. Яшь спортчы: «Мин авырлыктан курыкмыйм», — ди. Тиздән Марат Пермь округы буенча узачак ярышларга барырга әзерләнә. Анда ул спорт мастеры исемен яуларга тырышачак. Җиңү белән кайткан очракта, киләсе елда дөнья чемпионатында катнашырга уйлый. Тренеры Маратка зур ышанычлар баглый.

Нинди генә җиңүләр яулап кайтса да, өйдә аның өчен әти-әнисе борчылып тора. Ул яулаган диплом-грамоталар гына ана йөрәгенә тынычлык иңдерә алмый. Пауэрлифтинг спорт төре авырлардан санала. «Һәрвакыт үзеңне сакларга кирәк бит», — ди Маратнын әтисе Ришат Әминов. Улы белән ул да ярышларга йөри икән. «Шулай, рухи яктан ярдәм итәргә тырышам. Янында булганда, үземнең дә күңелем тыныч», — ди ул.

Марат татар телендә яхшы аралаша, мәктәптә дә укуы яхшы. Шулай да төрле ярышларда катнашып, дәрес калдырганына да борчылуын яшерми. Ярышлардан бушаган арада, сыйныфташлары үткән һәр теманы да кабатларга тырыша икән ул. Спортчы егет — мәктәп өчен дә горурлык. Укучылары үз юлын тапкан, иң мөһиме урамда каңгырап йөрми, киләчәге дә өметле күренә — укытучы өчен бу зур сөенеч.

Марат үз тормышын спорт белән бәйли. Үз девизы да бар — һәрвакыт алга бару. 16 яшьлек егетнең үз-үзен тотышы да, фикер йөртүе, аралашуы да — нәкъ өлкәннәрнеке шикелле. Әлеге сыйфатлары аңа тормышта үз юлын табырга, максатларына ирешергә ярдәм итәр дип ышанасы килә.