Мин яратам сине, әтием!
Балаларның әниләр турында иншалар язуы, өлкән яшьтәге кешеләрнең дә әниләрен мактап, сокланып газеталарга мәкаләләр юллавы беребезне дә гаҗәпләндерми. Әни-әни инде ул, дибез. Әниләрнең урыны һәрвакыт кеше күңеленең иң түрендә.
ңарыш” газетасы “Әтиемә әйтер сүзем бар!” темасына конкурс игълан иткәч, мин дә укучыларыма катнашырга тәкъдим иттем. Башка эшләрдән аермалы буларак, орфографик, тел һ.б. хаталарга игътибар итмәячәгемне, хәтта русча язарга да яраганлыгын әйттем. Ни дисәң дә, көне-төне рус мохитендә әвәрә килгән татар баласына күңелдәге хисләрен туган телендә җиренә җиткереп әйтү авыр икәнен беләм мин. Бу аларның гына гаебе түгел, замана чире. Миңа аларның уйлана-фикерли белү сәләтен, әтиләргә карата мөнәсәбәтен күрү кыйммәтрәк иде. Биремнең тагын бер үзенчәлеге — язарга теләге булмаган, ягъни әтисенә әйтер сүзе булмаган кешегә язмаска рөхсәт иттем. Шушы шартларны аңлаттым да… көтә башладым. Татар теле укытучысы буларак, мин укучыларның эше күбрәк русча һәм әз булыр дип курыккан идем. Моңа тулы ирекне үзем бирдем бит. Бәхеткә каршы, шикләнүләрем урынсыз булып чыкты: дүрт сыйныфтан ике укучы гына эшен тапшырмады һәм өч кенә инша рус телендә иде.
Иншаларда — бала язмышлары
Мин язмаларны конкурска җибәрмәдем. Соңгарак калынды. Эш андамыни! Редакциягә шушындый гамьле теманы күтәреп чыкканы өчен рәхмәт әйтеп, укучыларымның күңел дөньясына барыгызны да сәяхәткә чакырам.
Ә иншаларның эчтәлеге шундый җылы, шундый самими! Нинди генә мактау сүзләре тапмаганнар балалар әтиләре турында. “Әти, әткәй, әтием! Болар нинди матур сүзләр!”- дип яза Эльвина. “Ни өчен бөтен ягымлы, җылы сүзләр еш кына әниләргә генә әйтелә? Әтиләр ни өчендер читтәрәк кала. Алар болай да көчле, нык, алар — ир-ат, дип уйлыйбыз. Шулай булса да, әтиләргә үзебезнең ничек яратуыбызны әйтергә кирәк!” — дип дәвам итә Аделия.
Нинди генә һөнәрләре юк икән әтиләрнең! Булат әйтмешли, барысы да “җитмеш төрле һөнәр иясе”. Алар, эш урыннарында хөрмәткә лаек булудан тыш, гаиләләре өчен йортлар да салалар, ремонтны да үз куллары белән ясыйлар, хуҗалыктагы бөтен эшне дә эшли, теләсә нинди техниканың “тел”ен беләләр, аларны иярләргә балаларын да өйрәтәләр. Кулларында ут уйнаталар. Балаларын алып урманга гөмбәгә, җиләккә барырга, чаңгыда шуарга да вакыт табалар. Динара, Данис, Айзилә, Эльвинага әтиләре белән балыкка йөрү бик ошый. Айгөл белән Ләйсәнне әтиләре машина йөртергә, Эльмираны тимераякта шуарга өйрәткән. Гөлнарага әтисе белән табигатькә чыгып, мәтрүшкәле чәй эчеп, матур күренешләрне фотога төшерү ошаса, Каюм әтисе белән кул көрәше секциясендә өйрәнгәннәрне ныгыта. Ә әтиләр ашарга пешерсәме… телеңне йотарсың!
Күп кенә балалар әтиләре белән төрле шәһәрләрдә экскурсиядә булуларын аерым бер җылылык белән искә алалар. Әти белән башкарган барлык эшнең дә балалары өчен никадәр күңелле, никадәр рәхәт булуын аталар үзләре белә микән?!
Башкалардан аерылып торган (балалар фикере буенча) “иң-иң” әтиләр дә җитәрлек. Алар әтиләренең батыр, кыю булулары турында язалар. Чыннан да, ир-атны ир-ат иткән сыйфат та шулар бит. Балалар: “Әтиләр — безне саклаучы да, яклаучы да,”- диләр икән, аларның нәкъ шул якларын күз алдында тоталар. Күбесе әтиләренең армиядәге хезмәтләре турында бик яратып сөйлиләр. Ә батырлыкка һәрвакыт һәм һәркайда урын бар. Эльвина Ибраһимованың әтисе — тәртип саклаучы. Хезмәтен намус белән башкарганы өчен, күп кенә хөкүмәт бүләкләренә лаек булган. Айрат Гобәйдуллинның әтисенә “Батырлык ордены” армия сафларында хезмәт иткәндә күрсәткән батырлыгы өчен бирелгән. Ә Виктория Орлованың әтисен шундый ук орден белән бер баланы үлемнән коткарган өчен бүләкләгәннәр. Ә Нурсил вакытсыз дөньядан киткән әтисен аның “СССР дәүләт чикләрен саклаганда күрсәткән батырлык өчен” медаленә карап, горурланып искә төшерә. Әтисенә бу кыйммәтле хөкүмәт бүләге илебез чиген бозучыларны тоткан өчен бирелгән була.
Берничә бала әтиләренең үз ата-аналарына (әби-бабайларга) карата игътибарлы, мәрхәмәтле булулары турында язган. Гаиләләре белән кайтып, әби-бабайга ярдәм итүләре белән әтиләр үзләренә бәхетле картлык әзерли.
Кем язуына карап, иншаларның эчтәлеге дә аерыла. Малайлар өчен әти шәхси үрнәк булса, кызлар өчен — киләчәктә тормыш иптәше итеп сайлыйсы ир-атның өлгесе. “Минем әти, үзе һәр мизгел ярдәмгә әзер булса да, мине түзәргә, кыен чагында югалып калмаска өйрәтә. Ул минем өчен әти генә түгел, тугры дус та”, — дигән Инсаф. Ә Ләйсән Баһавиева: “Әнием шундый матур, кыю, ягымлы ир-егет белән табышып кавышуы белән нинди бәхетле!”- дип язган икән, мондый гаиләләр өчен ничек сөенмисең?
Балалар санап киткән, ир-атныкы дип гадәтләнгән эшләрдән үзгәрәкләре да җитәрлек. “Әтием чәчәкләр ярата. Өйдәге гөлләрне дә ул үстерә”, — ди Лилия. Сокланырлык түгелмени! “Безнең әти өйдә генә түгел, бакчада да эшләргә җитешә. Җиләк-җимеш, яшелчәләр дә үстерергә булыша”, — дип язалар Дания, Ралина белән Розалина, Эльвира белән Эльмира, Илнара һәм Булат.
Кәгазьгә төшмәгән хисләр
Алдымда балаларның иншалары ята. Кызганыч, барысының да сүзләрен түкми-чәчми бу язмада китереп булмый. Иншалар бер-берсенә охшаган да кебек, охшамаган да. Аларның һәрберсендә — бала язмышы. Кәгазьгә төшкән хисләр күпме, төшмәгәннәре тагын да күбрәк. Беләм бит: без әти белән тегене-моны эшлибез дип язган бала әтисен соңгы тапкыр кайчан күрде икән? Бергә тормыйлар алар. “Алтын куллы” кайбер әтиләр электр лампочкасын да алыштыра, чүкеч тота да белми. “Безнең өчен барысын да эшли” дип язган балалар арасында ничәсенең әтисе соңгы тапкыр: “Хәлең ничек, балам?” — дип сорады икән? Бәлки, арттырамдыр?! Бик рәхәтләнеп ялгышыр идем, ләкин чынбарлыктан качып булмый.
Берничә баланың иншасында “Сагындым!” сүзе очрады. Артур әтисен эштән дә сагынып каршы ала. Кемнәргәдер бу бәхет бик сирәк елмая яки бөтенләй…
Иманым камил: бу иншаларның күбесе әниләр ярдәмендә язылган. Менә шундый итеп күрәләр әниләр балаларының әтиләрен, шундый булуларын телиләр. Шөкер, мәрхәмәтле, көчле, кайгыртучан, гаилә җанлы әтиләр күп анысы. Бер генә бала да әтисенең начар ягын язмаган. Чөнки алар бу турыда кешегә белдерү түгел, үзләреннән дә яшерәләр. Хыялдагы әтиләрен шулай өзелеп яраталар.
Язмамның ахырында иншалардан өзекләр китерәсем килә. Әтиләр, әлеге юлларны балаларыгыз сезнең турыда язган. Аларны “Әти!” дип әйтү бәхетеннән мәхрүм итмәгез!
“Әтиемнең өйдә торырга вакыты күп булмаса да, ул безнең өчен вакыт таба. Ул бик матур җырлый, гармунда уйный. Миңа дәрес хәзерләргә булыша. Мин дә аны борчымаска тырышам, тырышып укыйм”.
“Ул беркайчан да, бернәрсә дә сорамас, гел сиңа булышыр. Үзенең көчле иңнәре белән сине яклар… Әти минем балачагымны күңелле хәлләр белән тутырды… Әти генә мин “бүтән ашамыйм” дип калдырган ризыкны ашап бетерә… Ул гына миңа суык карбызны ашарга рөхсәт итә…Ул гына җәйге кичләрдә мине калын киенергә мәҗбүр итми. Ул мине әнидән дә ныграк аңлый. Әтием, бик зур рәхмәт сиңа! Син — дөньяда иң кирәкле кеше!”
“Әтием, мин сиңа бик сокланам һәм синең белән горурланам! Син — дөньядагы барлык әтиләрдән дә иң яхшысы, иң ягымлысы, иң батыры, иң эшчәне, нечкә күңелле сөекле әтием! Әтием, без сине бик яратабыз! Син булсаң гына, без бәхетле!”
Наилә Харисова,
Әгерҗе шәһәре.



