Михнәтле еллар онытылмый
Сугыш башланганда бабам Миңмулла Абашевка 5 яшь була. Ул бу авыр сугыш елларын бик яхшы хәтерли. Бабам гаиләсендә биш бала була. Сугыш башлангач, әтисе фронтка китә. Гаиләләре бик ярлы була. Исән калсын өчен, әнисе бабамны Татар Чишмәсе авылындагы апасына җибәрә. Тик бабай үз гаиләсеннән аерылып яши алмый. Тиздән аны гаиләсенә кире кайтарырга туры килә. Язын алар колхоз кырларында калган черек бәрәңгеләр белән тукланалар. Тик әниләре балаларны үлемнән саклап кала алмый. Өч бала (ике улы һәм кызы) ачлыктан һәм салкыннан үлә. Хәзерге вакытта бу теләсә кайсы гаилә өчен куркыныч фаҗига булыр иде. Әмма ачлык елларында мондый хәлләр бик күп булган.
1943 елда әтисенең үлүе турында хәбәр килә. Шул елда бабай 1нче сыйныфка барырга тиеш була. Ул вакытта күп кенә балаларның мәктәпкә барырга уку өчен кирәк-яраклары, бабайның хәтта аяк киеме дә булмый. Кыш көне бабай мәктәпкә кардан яланаяк йөгергәнен еш искә ала торган булган. Аннары үзе чабата ясаган. Кыш буе шулай йөргән. Яз көне аяклары чыланмасын өчен агач табан беркетеп куйган.
Әнисе гади колхозчы булып эшләгән. Яз көне хатын-кызлар атлар белән җир сөреп, кулдан икмәк чәчкәннәр. Ул елларда балаларга да өлкәннәр белән эшләргә туры килә. Эш вакытында уйнамасыннар өчен, аларны картлар күзәтеп торганнар. Күп кенә балалар мәктәптә уку урынына колхозда эшләгәннәр.
Бөтен сөтне дәүләткә тапшырырга туры килсә дә, әниләре сыер тотарга тырышкан. Тик бозаулаган чакта сыер үлә. Хөкүмәттән алынган акчага 32 кг он, бераз бәрәңге һәм кәҗә сатып алалар. Әниләре көне-төне эшләгән. Ул чакта керосин булмаган, шуңа күрә алар чыра яндырганнар. Кыш буена йорт эченә корым утырган. Яз көне өйләрне ышкып юарга туры килгән. Бу михнәтләр мәңге бетмәс кебек тоелган. Бәхеткә сугыш беткән. Әмма аннан соң тормыш тагын да авыррак булган. Бу — безнең халык өчен бик катлаулы чор.
Авыр сугыш һәм сугыштан соңгы чорлар бабамны чыныктырганнар. Анда хезмәт сөючәнлек, чыдамлык, сабырлык тәрбияләгәннәр. Әмма ул мондый сынауларны балалары, оныклары күрмәвен теләгән. Бабам гомер буе туган колхозында эшләгән. 40 ел ул мактаулы комбайнчы булган. Фидакарь хезмәте өчен бабам бик күп тапкырлар бүләкләнгән.
Тимур Абашев, Юкамен районы Палагай мәктәбе.