Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Миңа кайда төшәргә?
29.06.2012

Миңа кайда төшәргә?

 

Шәһәребез миллионлы булмаса да, бездә машиналар күп, шул исәп­тән пассажир транспортыннан да күп кеше файдалана. Удмуртия башкаласы булганга безнең Ижау­га башка шәһәрләрдән, авыллардан, республикалардан да килүчеләр күп. Ләкин кунаклар шәһәр буйлап мөстәкыйль йөрсеннәр өчен шартлар җитәрлек түгел. Ни өчен? Транспорт тукталышын бездә төрлечә атыйлар, шуның өчен кеше я тиешле урынга барып җитми кала, я ялгыш узып китә. Мәсәлән, 36нчы автобус, 6, 9нчы троллейбус белән Металлургтан кузгалып киткәндә, 30 лет Победы урамындагы тукталышны берәүләр: «ИжГТУ», — дип атый, икенче бер транспортта: «Седьмая Подлесная», — дип игълан итәләр.

Бу очракта адашырга да мөмкин. Бер авылдан кызына кунакка килгән апаны озатып куярга туры килде миңа, чөнки «30 лет Победы» тукталышын «Сельхозакадемия» дип әйткәч, ул инде 2 тукталыш узып киткән иде. Кагыйдә буларак, халыкка хезмәт күрсәтүче оешмалар (бу очракта ИПОПАТ һәм ИжГорЭлектроТранс) һәр тукталышны бер исемдә теркәргә тиеш. Тагын шундый проблема да бар: төрле объектларның урыны үзгәрә, ә тукталыш һаман искечә атала. Әйтик, Короленко исемендәге рус драма театры инде күптән элекке «Ижмаш» мәдәният сараена күчте, ә трамвай тукталышын һаман искечә игълан итәләр. Тагын бер очрак: татар гимназиясе күптән Азин урамында түгел, ә тукталыш исеме һаман саклана. Бу проблемалар беренче карашка, вак булып күренсә дә, алар халыкка өстәмә борчулар, уңайсызлыклар тудыра. Хәер, түрәләр шәһәр транспортында йөрми бит алар.

Гөлфидә Мәрданова, Ижау шәһәре