Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Могҗизага ышанырга кирәк
29.12.2022

Могҗизага ышанырга кирәк

Ижауда яшәүче туганнар Равил Әхмәтзакиров белән Руслан Ма­медрәхимов турында күпләр белә. Аларны могҗиза өләшүче волонтерлар дип әйтеп була. Егетләр мохтаҗларга ярдәм итәләр. Бу хакта сөйләп, күрсәтеп бару өчен 3 ел элек ютубта «Словом и делом» дип аталучы канал булдырганнар. Ярдәмгә мохтаҗ булучылар исемлегендә тормышта төрле авыр хәлләрдә калучылар бар. Мин үзем дә егетләргә ияреп, шундый мохтаҗларның берсе – Любовь Мальцева янына бардым.

Ул инвалид улы белән ялгызы яши. «Хуҗалыкта һәрвакыт ир-ат ярдәме кирәк», – ди. Равил белән Руслан инде якын дуслары кебек, бер мөрәҗәгатен дә җавапсыз калдырмыйлар икән. «Тәүлекнең төрле вакытында шалтыратсам да, киләләр. Хуҗалык буенча ярдәм кирәк була, утыным, суым бетә. Азык-төлек белән дә тәэмин итәләр», — сөйләде Любовь Мальцева.
Равил белән Руслан – икесе дә Ижау егетләре. Һөнәре буенча Равиль ювелир, 20 елдан артык шушы өлкәдә эшли. Руслан элеккеге хәрби, хәзер фермер, авыл хуҗалыгы буенча үз эшен булдырып, шул юнәлештә эш алып бара. Алар һәрвакыт башкаларга ярдәм итү турында уйлап, бу турыда хыялланып яшәгәннәр. Егетләр белән аларның изге, кирәкле шөгыльләре турында сөйләштек.

– Ничек башлавыгыз турында сөйләгез әле.

– Теләк күптәннән булса да, эшне нәрсәдән башларга белми идек. Бу проект өстендә бик озак уйландык. Берсендә Интернетта башкаларга ярдәм итүчеләр турында кызыклы тапшыру карадык. Шуннан соң: «Без дә мондый хәйрия эшен Удмуртиядә алып бара алабыз», – дип уйладык. Тик ярдәмгә мохтаҗ кешене табу башта авыр булды. Беренче герой фаҗига аркасында коляскага беркетелгән Дамир исемле егет иде. Тормышында шундый сынау аша үтәргә туры килсә дә, яшәү өчен генә түгел, ә 3 бала тәрбияләп үстерү, эшләр өчен дә үзендә көч тапкан Дамир безне сокландырды. Без аңа ярдәм иттек, аның турында видео төшердек, ул безнең изге ниятебезне хуплады. Әнә шулай әлеге юнәлештә эшли башладык. Дамир турында видеоны күргәч, безгә танышлар, дус­лар шалтыратып, кемнәргә ярдәм кирәклеген әйтә башладылар. Без андыйлар янына барып, кайда нинди эш башкарырга кирәк, шуны эшли идек. Беренче вакытта ярдәмгә мохтаҗларны үзебез эзләдек. Авылларга барып: «Ялгызы, авыр хәлдә яшәүчеләр бармы?» – дип сораш­тырып та йөрергә туры килгән иде. Бушка ярдәм итәргә теләгәнгә ышанмыйча, безне куып җибәргән очраклар да булды. Шулай ук социаль челтәрләрдән карый идек, кайчагында фаҗигале тормышлар турында анда да еш язалар. Хәзер исә безне беләләр. Электрон почтабызга, Вконтакте челтәренә дә тормышта авыр хәлдә калучыларның тарихын, аларның кайда яшәгәнлеген әйтеп язалар. Без иң элек ярдәмнең беренче чиратта кемгә кирәклеген билгелибез. Гаиләдә балалар булса яки кеше урамда калган икән, әлбәттә, иң беренче чиратта, андыйлар янына ашыгабыз.

– Иң кызыклы, истә калган вакыйга бармы?

– Без ярдәм иткән һәр кеше дә безнең өчен кадерле. Шуңа күрә һәр очрак та хәтердә саклана. Без хуҗалык эшләрен генә башкармыйбыз, ә төрле уңай хисләр дә таратырга тырышабыз. Мәсәлән, берсендә без азык-төлек алдык та, авыллар буенча киттек. Һәр өйнең капкасын шакыдык. Әби яки бабай чыга икән, без аңа шушы күчтәнәчне бирдек. Алар башта ышанмый да тордылар. «Нәрсә бу?» – дип аптырадылар. Безнең ялганламавыбызны белгәч, сөенделәр. Ә иң якты, көчле хисләребезне 4 баланы ялгызы тәрбияләгән Константинга булышкач кичергәнбездер. Без ул яшәгән йорт­ка барып кергәч, чәчләр үрә торган иде. Җәй ае булса да, өйдә салкын, җилләр уйнап тора иде. Балалары өшемәсен өчен, алар йоклаганда, өсләрен одеяллар белән кат-кат яба торган булган ул. Без ул өйнең стеналарын, идәннәрен җылыттык, пластик тәрәзәләр куйдык. Бу турыда үз ютуб каналыбыз­да күрсәтеп бардык. Ул вакытта безнең матди мөмкинлегебез дә юк иде. Безнең видеоязмаларны караучылар ярдәм кулы суздылар. Һәм без бергәләп бу изге эшне башкарып чыга алдык. Шуннан соң машинага утырып, кире Ижауга кайтканда: «Без бит моны булдырдык!» – дип сөенечтән кычкырганыбыз әле дә күз алдында тора. Хәзер иганәчеләр ярдәме белән Константин балалары белән яңа, барлык уңайлыклары булган йортта яши. Быел ул янә безгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Аның баш миендәге шеше үсә башлаган иде. Без барлык танышларны, ярдәмчеләрне «эшкә җиктек». Уртак көч белән аны Мәскәүгә алып барып, башына операция ясатуга ирештек. Хәзер аның белән барысы да яхшы. Константин белән булган очрактан соң без могҗизага ышана башладык. Тормышта нинди генә авырлыклар булмасын, бирешмәскә кирәк.

– Бу эшләрне ни өчен башкарасыз?

– Яныңда кемдер ярдәмгә мох_таҗ икән, сиң аңа мөмкин кадәр ярдәм кулын суз. Изге эш башкаргач, уңай хис-тойгылар күп аласың. Һәм бу изгелекләр кире сиңа әй­ләнеп тә кайта. 3 ел дәверендә ничә кешегә ярдәм иткәнебезне санап та бармадык. Кайчагында элек төшергән видеоязмаларны карыйбыз да, күңелгә рәхәт булып китә. Кайларда гына булмадык, кемнәр белән генә танышмадык? Хәзер безне урамда да, кибеттә дә таныйлар. Безнең геройларның тормышы турында кызыксыналар. Шуннан соң бу кешеләр өчен тагы да зур җаваплылык хисе тоясың. Ял көне дип тормыйбыз, ярдәмгә мохтаҗ кеше бар икән, аның янына ашыгабыз. Безнең каналны беренче елда 5 меңләп кенә кеше караса, хәзер аңа 80 меңнән артык кеше язылган. Безне бөтен дөнья буенча карыйлар. Үз ярдәмнәрен тәкъдим итәләр. Миһербанлы, изге күңелле кешеләр арабызда бик күп булганга шатланабыз. Дөрес, күпләр: «Миңа бушка кем булышсын инде», – дип уйлый. Аларның бәласе турында ишетеп, ярдәм итәргә дип килгәч, ишекләрен ачмаучылар да бар. Кешеләр дөньяда яхшылык барлыгына ышансыннар иде. Аларга: «Сез ялгыз түгел», – дип әйтәсе килә. Хәзер безнең максат үзебезнең аудиторияне тагы да киңәйтү. Чөнки безнең каналны кешеләр күбрәк караса, мохтаҗларга ярдәм итү дә тизрәк һәм җиңелрәк барачак. Күпләр: «Сез ничек барысына да җитешәсез?» – дип сорыйлар. Без һәрвакыт бер-беребезне аңлап эшлибез. Гаиләләребез дә ярдәм итә.
Руслан белән Равил үзләрен батырлык кылучылар дип санамыйлар. Алар үрнәгендә башкалар да якын-тирәдәгеләргә ярдәм кулы сузсыннар иде дип кенә телиләр. Егетләр хәйрия эшләрендә генә катнашып калмыйлар, актив һәм сәламәт яшәү рәвеше дә алып баралар. 2021 елны алар туган Европаның иң биек ноктасына – Эльбрус тавына менгәннәр. «Моның белән бик горурланабыз», – диләр егетләр. Ә без – алар белән!

Эльвира Хуҗина.