Могҗизалы хәлләр була икән
«Демография» милли проекты кысаларында аз керемле гражданнарның тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрү максатыннан Удмуртиядә социаль контрактлар бирү уңышлы башкарылып килә. «2020 елда республика бюджетында социаль контрактлар кысаларында гаиләләргә матди ярдәм итүгә 247 млн сум акча каралган. Бүгенге көнгә республикада 1900дән артык социаль контракт төзелгән. Аларның гомуми бәясе 168 млн сумны тәшкил итә. Социаль контрактлар төрле юнәлешләр буенча гамәлгә ашырыла: эш эзләүчеләргә, белем алырга теләүчеләргә, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә матди ярдәм күрсәтелә. Гариза бирүчеләрнең 83%ы авыл җирлегендә яшәүчеләр, күпчелеге күп балалы гаиләләр. Пандемия безне федераль проектта каралмаган юнәлешне тормышка ашырырга этәрде. Без шәхси хуҗалыкларны үстерү юнәлешендә эшләргә булдык. Бу максатларга республика казнасыннан өстәмә 30 млн сум бүлеп бирелде», — ди Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов. Без шундый килешүләр төзегән берничә гаилә белән элемтәгә кердек.
Әлфия Валеева:
“Безнең гаиләдә — җиде бала. Иң зурына 18 яшь. Кечкенәсенә 3 ай. Олы улыбыз УдГУның 1нче курсын тәмамлады. Улыбыз хоккей белән һөнәри рәвештә шөгыльләнә. Мәктәп һәм балалар бакчасында оештырылган төрле чараларда актив катнашабыз.
Бер ай элек Ижау шәһәре Ленин районының халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Лидия Вәгыйзь кызы Насртдинова миңа соцконтракт буенча хөкүмәттән ярдәм алу мөмкинлеге булуы турында сөйләде. Ул мине әлеге программа белән таныштырды. Лидия Вәгыйзовнага рәхмәтем чиксез. Ул булмаса, мин әлеге проект турында ишетмәгән дә булыр идем. Чөнки мин җиде бала анасы булсам да, акча эзләп йөри тоган кеше түгел. Тормыштан канәгать булып һәм шөкер итеп, тыныч кына гомер итәбез. Без үзебезнең шәхси йортыбызда торабыз. Күп балалы гаилә булгач, авыррак минутлар да була. Гариза язгач та, безгә килеп, йортыбызны карадылар. Җитешсезлек булуына инандылар. Без әлеге проекттан килгән ярдәмне өебездәге электр чыбыкларын алыштырырга тоттык. Хәзер инде юыну бүлмәсен төзекләндерәбез. Тулы бәясе – 100 мең сум булды. Ярты айдан соң без эшебезнең нәтиҗәсен күрсәтергә тиеш булачакбыз. Күптән түгел мин сарыф ителгән 50 000 сумга исәп-хисап ясадым. Бу акчалар электр чыбыклары, автомат счетчик сатып алу, күрсәтелгән хезмәт өчен түләүгә сарыф ителде. Калган сумма да ремонтка тотылачак.
Фотоотчет җибәреп торам, ягъни элек ничек булганны һәм ахыргы нәтиҗәне алар күрергә тиешләр. Өйдәге үзгәрешләргә балалар да бик сөенәләр.
Ленин районының халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләренә рәхмәтемне белдерәсем килә. Алар булышырга, биргән сорауларга җавап бирергә һәрчак әзер. Ә Лидия Вәгыйзь кызы, бер караганда, миңа беркем дә түгел. Тик хәзер ул безгә якын туганыбыз кебек.
Соцконтракт темасыннан читкә китеп, шуны да әйтеп үтәсем килә: җиденче балам белән авырлы чакта, миңа җиде атна хастаханәдә ятарга туры килде. Иремә депутатыбыз шалтыратып: “Нинди мебель аласыгыз килә, сайлап алыгыз”, — дигән. Без инде моны шаярту дип кенә уйладык. Чит кеше безнең җиденче баланы табуыбызны каян белгән – сәер. Ирем аның кибетенә барып, җиһазлар сайлады. Озак та үтмәде, безгә икеурынлы кровать, шкаф, прихожийга җиһаз алып килделәр. Иң сәере: бу күрсәтелгән ярдәм өчен бездән берни дә сорамадылар. Безгә, әлбәттә, бу бик гаҗәеп хәл булып тоелды. Шуңа күрә, “Яңарыш” газетасы аша әлеге изге кешегә олы рәхмәтләребезне юллыйсыбыз килә. Менә җиденче баланы тапканнан соң, шундый могҗизалы хәлләр булды бездә.”
Лидия Насртдинова: «Ярдәмебез тисә, шатланабыз»
Ижау шәһәре Ленин районының халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Лидия Вәгыйзь кызы Насртдинова:
“Әлеге проектның максаты аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә ярдәм итү. Мондый форматта әле без беренче тапкыр эшлибез. Моңа кадәр шәхси ярдәмче хуҗалык алып баруга (теплицаларга) дип, 20 мең сум күләмендә акчалата ярдәм бирелә иде. Быел проект киңрәк: матди ярдәм тормыш хәле авыр булган гаиләләргә шәхси эшмәкәрлек, эш эзләү, белем алу, яңадан уку өчен бирелә. Күп балалы гаиләләр еш мөрәҗәгать итәләр. Без балаларына дөрес тәрбия бирүче яхшы гаиләләргә булышырга тырышабыз. Андый гаиләләр бихисап.
Әгәр кеше, эшен югалтып, авыр хәлдә калган икән, без аңа эшкә урнашырга булышабыз. Рәсми рәвештә эшкә урнашкач, без аларга якынча 10 608 сумлык матди ярдәм күрсәтәбез. Кешенең эшләгәне рәсми рәвештә ай саен теркәлеп барачак, шул очракта без аңа ел буе әлеге акчаны түлиячәкбез. Кешенең эшләве шарт, әлбәттә.
Соцконтрактны төзү өчен яшәү урыны буенча халыкны социаль яклау идарәләренә мөрәҗәгать итәргә була. Ярдәм алу өчен:
— гаилә кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булырга тиеш;
— гаиләдә шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр булырга тиеш түгел (ИП);
— Инвалидлык группасы (1-2 группа) булырга тиеш түгел;
— 18 яшьтән 60 яшькә кадәрле кешеләргә бирелә.
Ярдәм сорап мөрәҗәгать итүченең сәбәпләре төрле булырга мөмкин: кемедер үлгән, пенсия алганчы акча кирәк, озак вакыт авырса да, инвалидлык бирмиләр, эшли алмый яисә эш таба алмый. Кайбер гаиләләр: “Акча җитми, шуңа авыр хәлдә калдык”, — диләр, ә дәлилләүче сәбәпләре юк. Мәсәлән, балалары гел авырый, махсус туклану ризыгы һәм кыйбатлы дарулар алырга кирәк, ә инвалидлык группасы бирмиләр икән – менә бу инде, чыннан да, авыр хәл, андый гаиләләр ярдәмгә мохтаҗ. Күп балалы гаиләләрнең өстенлекләре зур.
Хәзер без гаиләләргә уку, өстәмә (һөнәри) белем алу, эшкә урнашу юнәлешләрендә ярдәм итәбез. 3 ай уку өчен 20 мең сумга кадәр түли алабыз. Кеше мәшгульлек үзәге тәкъдим иткән яисә үзе тапкан уку йортында белем алырга мөмкин. Мәшгульлек үзәге аша укыганда, чыгымнарны әлеге үзәк түли. Бу очракта укыган кешегә 3 ай дәвамында 10 608әр сум стипендия түләнә. Ләкин бер шарт бар: укуын тәмамлагач, ул шул юнәлеш буенча эшкә урнашырга тиеш.
Бүгенге көндә күпләр рәсми рәвештә урнашып эшләми яисә эшлисе килми. Дәүләттән гел акча сорап кына яшәргә дә була бит, дип уйлыйлар. Кызганычка каршы, андый фикердә булучылар да шактый. Ә безгә мөрәҗәгать иткән кеше рәсми рәвештә эшкә урнаша, ярты ставкага да эшләргә мөмкин.
Без булышкан гаиләләрнең тормышлары яхшы якка үзгәрер, ярдәмебез юкка булмас дип өметләнәбез. Һәр эшнең дә нәтиҗәсе булырга тиеш!”
Таңсылу Арсланова әзерләде.




