Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Можгада — “Татар кызы” бәйгесе
28.02.2013

Можгада — “Татар кызы” бәйгесе

Узган атнада шәһәребездә беренче тапкыр “Свет” мәдәни-спорт комплексында “Татар кызы” бәйгесе узды. “Бүгенге бәйге сезнең күңелләрегезгә хуш килер”, – дип ачып җибәрде бәйрәмне Можга татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Руслан Галеев. Беренче турдан узган 5 кыз финалда катнашты. Можга гүзәлләре берсеннән-берсе матур милли киемнәрдән, чәкчәкләр белән чыккач, зал көчле алкышларга күмелде. Кызлар татар мәдәнияте белән бәйле булган сынауларда үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Конкурсның иң беренче таләбе — кызларның татар телен камил белүе иде. “Бүгенге заман татар кызы нинди булырга тиеш?” — дигән сорауга: “Ул милли киемнәрдән оялмаска, милли ризыкларны пешерә, әби-бабайлардан калган гореф-гадәтләрне, йолаларны белергә һәм аларны саклап, киләчәк буынга тапшырырга тиеш”, — дигән җавап яңгырады.

Дәлилә Батырова “Сылу кыз”, Алина Девятых “Зифа буйлы кыз”, Тәнзилә Бурганова “Милли кыз”, Гөлназ Габдуллина “Үзенчәлекле кыз” дип билгеләнеп үтелде. Бәйгенең җиңүчесе булып Динара Латыйпова калды.

Шәһәребездә “Татар кызы” бәйгесе беренче тапкыр үткәрелүгә карамас_тан, тамашачылар да, хөкемдарлар да әлеге чараның югары дәрәҗәдә узуын бәяләделәр. Бәйрәмдә катнашкан шәһәр хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Грачев “Туган тел” көнендә “Татар кызы” бәйгесенең узуын хуплады. Ул әлеге бәйгене оештыруда башлап йөргән “Иман” татар яшьләре берлеге рәисе Ленар Галиев һәм Альбина Әхтәмоваларга, Можга татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Фәридә Аникинага, “Свет” мәдәни-спорт комплексы йорты директоры Кадрия Постниковага һәм спонсорларыбызга бик зур рәхмәтен җиткерде.

Фәния Гыйззәтуллина, Можга шәһәре