Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Можгада – Туган тел елы
7.02.2013

Можгада – Туган тел елы

Бу тәкъдим белән Можга шәһәре хакимияте вәкилләренә «Удмурт Кенеш» Бөтенудмурт ассоцияциясенең Можга бүлеге вәкилләре чыккан иде. Әлеге фикерне башка иҗтимагый оешмалар да хуплап чыкты. Бу сорауны шәһәр думасы депутатлары сессия утырышында  карап, үткән елның ахырында «2013 елны — Туган тел елы» дип игълан итү турында карар чыгардылар.

Милләтнең киләчәге турында борчылырга сәбәпләр бар, диләр милләтпәрвәр шәхесләр: балалар ана телен белеп үсми, бакча-мәктәпләрдә дә елдан-ел туган тел дәресләре кыс­картыла. 2013 елда “Туган тел” елы кысаларында бик күп чаралар үткәрү күздә тотыла: иҗтимагый оешмалар һәм шәһәр хакимиятенең мәдәният бүлеге ярдәме белән шәһәркүләм чаралар планы төзелгән. Аны шигърият бәйрәмнәре ачып җибәрәчәк. Ә “Туган тел” елын рәсми рәвештә ачу тантанасы  февраль аена билгеләнгән.

Можга татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Фәридә Аникина: “Без бөтен шәһәр татарлары белән эшлибез. Шуңа  бәйрәм-кичәләрне балалар, яшьләр, өлкәннәр өчен дә үткәрәчәкбез. «Туган тел» бәйрәме, «Энҗе бөртекләре» фестивале, «Татар мәдәнияте көннәре» үткәрүне планга керттек. 2011 елда халыкка «Чәк-чәк» бәйрәме бик ошаган иде, аны да үткәрәчәкбез. Ә яшьләр арасында беренче тапкыр быел «Татар кызы» бәйгесе узачак. Чаралар күп булачак һәм Можга татарлары аларда актив катнашырлар, дип өметләнеп калабыз”, — ди.

Агымдагы елның шәһәребездә “Туган тел” елы дип игълан ителүе бик дөрес эш, минемчә. Бәлки, бу һәркемгә үз ана телен өйрәнүгә бер этәргеч булыр.

Эльвира Нәсибуллина, Можга шәһәре