Мәгърифәтче Фәнүс абый
Юбилей уңаеннан
Һәркем белән уртак тел таба алучы, ачык, изге күңелле, милли җанлы Фәнүс абый турында бу язмам.
Без аның белән 1991 елда Татар иҗтимагый үзәгенең чираттагы җыелышында таныштык. Шул көннәрдән башлап безнең гаиләнең чын дустына — Зур абыйсына әверелде ул.
Фәнүс абый Газизуллин Сарман районы Карамалы авылында туган. Утызынчы елларда Советлардан талангач, әбисе-бабасы Бөгелмәгә күчә. Бабалары коммунистларны сөймәгән. Үз көче белән эшләп тапкан мөлкәтне тартып алгач, нигә сөйсен ул?
Фәнүс абый: “Аның биргән киңәшләре гел ярдәм итеп тора”, — дип, әбисен бик еш искә ала иде. “Дөнья, балам, барыбер үзгәрәчәк. Дин дә, тел дә беркөнне кайтачак. Шуны көтеп, өмет белән яшә”, — ди иде миңа әби. Ничек дөрес әйткән бит ул, мәрхүм, дөрес әйткән!” — дип гаҗәпләнә-гаҗәпләнә сөйли иде. Бәлки әбисе белән үскәнгә дә Фәнүс абый шулай яшьтән үк милләт җанлы булгандыр, гомер буе милләтебезгә хезмәт итте, аны данлады.
Бер елны Ижауда булган концерт барышында татар телендә нәшер ителүче төрле газеталарга язылу оештырылды. Ул шул вакытта газеталарның барсына, ә берсенә хәтта 5 экземплярда язылды. “Нигә шулай күп языласың, калган дүртесе кемгә соң аның?” — дип соравыма Фәнүс абый: “Тиражларын арттырып, аларга ярдәм итү өчен, — дип җавап бирде. — Мин аларны милләттәшләремә таратам. Гомумән, үзем укыганнан соң бар газеталарны да башкаларга да биреп укытам. Таралсын, белсеннәр нинди татар басмалары барлыгын”, — дип тә өстәде. Бер әчмуха чәй бүләк иткәнче, үзем дә хәзер китап бүләк итәм. Туган көннәргә якыннарыбызга газета-журналлар яздырсак, ничек файдалы булыр иде? Мәгърифәтебез, милли үзаңыбыз артыр, милләтебез чак кына булса да үсеш алыр иде.
«Без үз-үзебезне тиешенчә бәяләп кенә бетермибез, югыйсә, татарлар элек-электән гыйлемле милләт булган. Һәр авылда мәчет, күп урыннарда мәдрәсә эшләгән. Китапны олылаганнар. Әле дә халыкның бер катламында китапка сусау бар. Тик кызганыч, бик битарафлары да очрый”. Шулай дип борчыла-борчыла, татар халкын кайгыртып яшәде ул аяклары йөргән чагында. Кызганыч, бүгенге көндә сәламәтлеге бик үк мактанырлык түгел аның. Ничә еллар милләт өчен дип ташыган авыр йөкләр дә үзен сиздерми калмыйдыр. “Удмуртия татарлары өчен генә түгел, Төмән, Владивосток, Екатеринбург шәһәрләрендә яшәүче милләттәшләребезгә дә бик күп открыткалар, әдәби китаплар җибәрдем. Ничә вагон булды микән?!” — дип сөенеп сөйли иде үзенең татар халкына ярдәм итә алганына. Әлеге хезмәте өчен Рәхмәт хатлары да алды ул илебезнең төрле почмакларында яшәүче милләттәшләребездән.
Казан шәһәреннән үз җилкәсенә салып ташыган ул китаплар, куллану әсбаплары, калфак-түбәтәйләрнең саны-хисабы бар микән?! Ул татарча сөйләшергә, телне сакларга, милләтне хөрмәтләп яшәргә өндәүләре, киңәшләре кемнәрнең генә күңелендә сакланмыйдыр?!.
Рәхилә Камалетдинова, Ижау шәһәре.
Редакциядән.
6 мартта мәгърифәтчебез Фәнүс абый Газизуллинга 80 яшь тулды. «Яңарыш» газетасы редакциясе, Удмуртия татар милли-мәдәни автономиясе, Татар иҗтимагый үзәге аны шушы олы юбилее белән тәбрикләп, сәламәтлек, бәхетле озын гомер тели.



