Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Мәктәпләр уку елына әзерме?
23.08.2012

Мәктәпләр уку елына әзерме?

Яңа уку елында республикадагы 637 мәктәп балаларны кабул итәчәк. 16 августка шуларның 540ы гына махсус комиссия тарафыннан уку елына әзер дип табылган. Бүгенге көндә кабул ителмәгән мәктәпләрдә төзекләндерү һәм комиссия күрсәткән кимчелекләрне бетерү буенча эшләр дәвам итә. Быел 760 урынга исәпләнгән 6 яңа мәктәп кулланылышка тапшырылачак. “2011 елда Россия буенча 93 яңа мәктәп ачылса, шуларның 6сы Удмуртиядә булуы шатландыра. Киләсе 3 елда республикада азкомплектлы агач мәктәпләр калмаячак. Алар урынына яңа заманча мәктәпләр төзиячәкбез”, — ди Удмуртия Президенты АлександрВолков.