Мәрхәмәтле безнең әниләр
Әниләр матурлыгы, батырлыгы, аларның балага булган мәхәббәте, тугрылыгы алдында җир йөзе үзе баш исә дә артык булмас иде. Аналардагы ихтыяр көче, илаһилык, сабырлык, тырышлык, риясызлык элек тә, бүген дә тормыш арбасын тарта.
Җиргә матурлыкны,
Илгә батырлыкны
Сез бирәсез, газиз әниләр…
Өнҗия апа Җәмилова — 6 бала анасы. 60 ел иңне-иңгә куеп яшәгән җәмәгате белән алар 5 кыз, бер ул тәрбияләп үстерделәр. Юка гына гәүдәле, бик сөйкемле, йөзендә нур балкытучы, моңлы тавышлы, авыл халкы тарафыннан хөрмәт ителүче абыстаебызның үткәне хакында бу язмам. Хәер, сугыш чоры балаларының барсына да кагылгандыр бу җанны тетрәндерүче язмыш җилләре, шулай булгач, сугыш чоры Әниләре хакында дисәм, дөресрәк булыр.
“Мин үзем, әбием һәм әнкәем сөйләве буенча, 1936 елның 10 июлендә әти-әниемнең бик озак көттереп дөньяга килгән сөекле кызы булганмын”, — дип башлады Өнҗия апа озын хикәятен. Тик сөекле кызына бер яшь тә туларга өлгерми, әти кешене билгесез кешеләр билгесез якларга алып чыгып китәләр. Бу дәһшәтле 1937нче еллар була. Кечкенәдән качып-посып, чыра яктысында булса да укып, белем алган, комсомолга кергән, авыл советында эшләгән, авылның иң актив оештыручыларының берсе була ул. Берничә тапкыр сагалап торып үтерә алмагач, ялган гаепләр табып, төнлә алып китәләр аның әтисен. Ул киткәннән соң өйдә коточкыч тентү була. Әлбәттә, берни дә тапмыйлар, тик, гыйлемле әнисе — Мәдинәнең әнисеннән калган калын Коръән китабын, башка дини китапларны яндырып чыгып китәләр. “Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын”, — диләр бит. Монда да могҗиза була, Газизҗан абыйның милициядә эшләүче бер дусты аны бетмәс-төкәнмәс сорау алу, җәзалаулардан йолып, гомерен саклап кала. Тик, туган йортына кайтып, авыл халкын сөендереп, бригадир булып эшли башлавына аны тагын бер хәсрәт сагалап тора. Сабыен күкрәгенә кысып, елмаеп-сөенеп каршы алган хатыны кинәт урын өстенә егыла, аяк-куллары хәрәкәтсез кала. “Әнием сөйләве буенча, әтием аны ел дәвамында күтәреп йөри. Өй уртасына куелган зур мичкәгә измә ясап, шул измәгә утырта, аннан юындырып урынга сала, өстәл янына алып килеп ашата торган була. Икесе өчен дә авыр, әмма мәхәббәт, игътибар, наз тулы бу ел турында әнием гел сагынып сөйли иде”, — ди Өнҗия апа.
Әйе, сагынып сөйләргә генә кала шул. Илебезне кузгалткан Бөек Ватан сугышы аякка басарга да өлгермәгән бу гаиләне кабат сугып ега. Соңгы тапкыр кызын алдына алып сөеп, яшьле күзләрен төбәп: “Их, кызым!” — ди дә, әти кеше башкалар кебек үк сугышка китеп бара. Икенче группа инвалид әнисе белән тагын ялгызлык, ятимлектә кала биш яшьлек Өнҗия. “Кешеләргә игелек кылу, булмаганны Ходайдан сорау шул еллардан ук күңелгә сеңгәндер, — ди Өнҗия апа хатирәләрен яңартып. — Ул вакытта кешеләр бер-берсенә бик мәрхәмәтле булдылар. Бер учактан ут алып, бер мунчада берничә гаилә юынып, бер бишмәтне алмашлап киеп, бер сынык икмәкне бишкә бүлеп исән калган чаклар бит ул. Мине бигрәк тә әниемнең ул вакыттагы тырышлыгы, үҗәтлеге гаҗәпләндерә. Әтиемнән авыру булып калган әни бер генә көн дә эштән калмады, аяклары бозга ябышып ката, кар астында калган бәрәңге, башакларны җыеп, куллары күшегеп кайтып керә иде, шулай авыр булса да, сынмады, сыгылмады ул чор әниләре”.
Сугыш башланып бер ел үтүгә әтисенең бары үзе утырып киткән аты гына кайта. Бер ел дәвамында ат кайда йөргән, хуҗасын кайда калдырган, берәү дә белми. “Атның ялгыз кайтып керүе әби белән әнинең яраларын кабат кузгалтты, әбием көн саен атны су буена алып төшеп эчертә, юындыра иде… Үзе бертуктаусыз: “Кая куйдың абыеңны, кайларда калды минем газизем?” — дип елый-елый такмаклый иде”, — дип искә ала ул вакытларны Өнҗия апа. Озак вакытлар чолганышта булып, бик күп газаплар күргән Газизҗан аганың озакламый үлгән хәбәре килә. Бу дәһшәтле хәбәр Өнҗиянең әнисен өнсез итә. “Әни ул вакытта ни уйлагандыр, белмим. Әби-бабайның, колхоз рәисенең сүзен тыңламыйча ул шәһәргә “вербовкага” язылган һәм без юлга кузгалдык. Күрәсең булса, күрәсең бит ул, балачакның ачлык, ялангачлык, ятимлек, никадәр газап, борчу белән үткән мизгел, сәгать, көн, еллары! Мәңге онытырлык түгел!”
Олы пароходның салкын идәнендә кача-поса барулар, барып җиткәч, тоткыннар шикелле озын баракларның агач ятакларында йоклаулар, ачлык, авыр эш әнисенең авыруын көчәйтә. Кечкенә Өнҗия, әнисенә ярдәм итәргә уйлап, хәер сорашырга да чыга. Кайбер көннәрне икәүләп чыгалар. “Һич онытасым юк, шундый көннәрнең берсендә бер йортка кердем. Әни ерактарак мине көтеп калды. Бу йортта мине хәрби киемдәге, орден, медальләр таккан бер абый һәм бер әби бик җылы каршы алдылар. Ул вакытларда мондый җылы караш сирәк эләгә иде. Теге абый миңа озак карап торды да алдына алып мине сөйде: “Их минем дә кызым…” — дип елап җибәрде. Миңа аш салдылар, аш тамактан бармый, әнигә дә ашатасы килә. Тик әйтеп булмый, чөнки сораштырганда мин алдаштым: “Әти дә, әни дә үлде”, — дидем. Хуҗалар миңа: “Бездә кал, үстерербез, укытырбыз”, — диделәр. Ризалашмагач, капчыгыма бер буханка чын калач, өч шикәр салып елый-елый озатып калдылар. Әни мин сөйләгәннәрне тыңлап торды да: “Әтиеңне күрмәде микән соң ул сугышта?” — дип сорап куйды. Ул заманда бөтен әниләрнең күңелендә шул бер уй булгандыр инде”, — дип сөйли Өнҗия апа. Яшәү көннән-көн авырлаша бара, кечкенә баласын ияртеп михнәт кичкән бәхетсез ана: “Их, туган ягыма кайтып җитсәм, бер казан суга тоз болгатып эчсәм дә риза булыр идем!”- дигән уйга килә. Төрле юллар белән, мәрхәмәтле кешеләр ярдәмендә бу коточкыч газап оясыннан качалар алар. Тик туган авылга качак булып кайтып керү дә куркыныч ул елларда. Шуңа да, кичләтеп, болыннар аша гына юл алалар. “Авыл межасына җиткәч, әни җиргә капланды да, җирне кочып, үкси-үкси елады, сугышны каргады… Әби-бабай йортына кайтып кергән ул көнем — минем тормышымда иң бәхетле көннәремнең берсе. Шулай итеп, мин туган җирнең газизлеген, эшнең, хезмәтнең ни икәнен, ачлык-ялангачлыкны беренче дистәмне тутырганчы тулысынча аңлаган идем инде”, — ди ул. Җиңү көне бу гаиләдәге әби кешегә мәңгелеккә улын югалту, әни кешегә гомерлек толлык, Өнҗия апага әтисезлек алып килә. “Әнием дә, әбием дә, үзем дә әтине көттек. Бигрәк тә әбием аның үлеменә ышанмады. Без әтине көттек, тик ул кайтмады…”
Әнисенең итәгенә тотынып ил гизгән, Ходай әмере белән исән калган Өнҗия апа бик сылу, матур булып үсеп җитеп, үзе кебек үк, авырлыкны күп күргән Әгътәфкә кияүгә чыга. Бүгенге көндә ул — бик сабыр, гыйлемле, һәрбер өйдә көтеп алынган ак яулыклы абыстаебыз, оныкларына кадерле әби, җәмәгатенә олы терәк, балаларына мәрхәмәтле әни.
Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы.




