Мәскәүдән Гран-при белән!
Балалар һәм яшьләр иҗатын туплаган “Арт-Премиум Кубогы” халыкара конкурсына йомгак ясалды. Сайлап алу туры Россиянең 25 регионында уздырылды. Удмуртия данын П.И. Чайковский исемендәге балалар сәнгать мәктәбе укучылары яклады. Алар Art-Premium People Awards дип аталган башкару сәнгате өлкәсендә беренче һәм икенче дәрәҗәдәге лауреат премиясенә ия булдылар. Премияне Мәскәүдә, Кремль сараенда тапшырдылар. “23 катнашучының барысы да урын алдылар. Балалар бар көчләрен куйдылар, укытучыларына да рәхмәт”, — дип яза социаль челтәрдә мәктәп директоры Геннадий Юсим.
Катнашучылар һәм Гран-при алучылар арасында милләттәшләребез Алсу Гәрәева һәм Дамир Исламов (аның турыда газетабызда язылган иде) та бар. Алсу турында тулырак язманы киләсе санда укый алырсыз.




