19.11.2015
Мәскәүдә Удмуртия елы тәмам
Александр Соловьев Мәскәү җитәкчеләренә, УРның РФ Президенты каршындагы даими вәкиллеге хезмәткәрләренә, “Якташлар” оешмасына һәм мәскәүлеләргә рәхмәт белдерде.
“Хәзер безне башкалабызда яхшырак беләләрдер. Без туган төбәгебезнең кабатланмас мәдәниятен генә күрсәтеп калмадык, көчебездән килгәнчә, Мәскәүнең эшлекле кешеләре белән очрашулардан файдаланып калырга, аларга Удмуртиянең киң мөмкинлекләрен, сәнәгать һәм инвестиция потенциалын күрсәтергә тырыштык”, — диде Удмуртия Башлыгы.




