Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Мәхәббәт агачы
3.08.2012

Мәхәббәт агачы

Һәр яшь парның тормыш юлында иң истәлекле, күркәм вакыйгаларның берсе — ул туй көнедер. Шуңа да аны үзенчәлекле, күркәм бәйрәм итеп уздырырга тырышалар. ЗАГСта мөнәсәбәтләрне рәсми рәвештә теркәү һәм мәҗлес өстәленнән кала яшьләр туй көнендәге башка гореф-гадәтләргә дә өстенлек бирәләр: истәлекле урыннарда булып кайту, мәхәббәт, тугрылык билгесе саналган күгәрченнәрне күккә очыру, исемнәр язылган йозаклар элү…

Соңгысын яшьләр аеруча үз итә башлады. Ижау буасы буенда урнаштырылган тимер коймаларда эленгән “Мәхәббәт йозаклары” шулкадәр күп, хәтта яңалары өчен тиздән урын да җитмәскә мөмкин. Шуны истә тотып, шәһәребезнең М. Горький исемендәге ял паркында мәхәббәт агачы барлыкка килде. Әлеге проектның авторы — радио тапшырулары дикторы, артист Андрей Вишняков. Аның фикеренчә, әлеге агач янына туй көнендә генә түгел, ә гомумән, бер-берсен яратучы парлар еш киләчәк.

Яңа арт-объект үтә дә кызыклы булуын да әйтеп үтәргә кирәк. Агачның иң очында “балалар алып килүче” челән “утыра”. Адәм белән Һаваны ялгыш юлга этәргән, елан урап алган алма да урнаштырылган. Иң түбәндә — чиксезлек билгесе булган Мебиус тасмасы. Агачта барлыгы мең ярым тимер ботак. Аларны ел саен шәһәрнең Үзәк мәйданына урнаштырыла торган чыршының кәүсәсен ясаган Максим Сурнин эшләгән. Скульптор әлеге агачның үзе өчен иң авыр композиция булуын яшерми. Һәр ботакны ясауга ул сәгатькә якын вакыт сарыф иткән.

Әйе, шәһәребез көннән-көн матурая, төзекләнә бара. Бер-берсен өзелеп сөюче парлар өчен ясалган әлеге мәхәббәт агачы да төсле тасмалардан, тимер йозаклардан “яфрак ярсын”. Гаиләләрнең ныклыгын мәхәббәт, тугрылык, татулык йозак сыман саклап торсын иде. Чөнки дөньяда кешене бары тик сөю яшәтә, яшәртә.

Эльвира Хуҗина, Ижау шәһәре