Мәчеттә — хәйрия ярминкәсе
Ижау Җәмигъ мәчетендә хәйрия ярминкәсе үтте. Аны Удмуртия мөфтияте ярдәме белән шәһәрнең 97нче мәктәбенең мәчет каршында эшләүче филиалы оештырды. Мөселман сыйныфлары арасында ярминкәне елга ике тапкыр: 1 сентябрьдә һәм уку елы төгәлләнгәч үткәрәләр.
Быелның яңалыгы — ул хәйрия акциясенә әверелгән. “Бездә мөселман гаиләсендә тәрбияләнүче балалар белем алгач, без башка мәктәпләрдән аерылып торабыз. Мөселманнар алар үзара ярдәмчел булырга тиешләр. Быелгы ярминкәдән кергән акчаны балалар йортына тапшыру, укучылар һәм аларның әти-әниләренең уртак фикере булды”, — диде башлангыч сыйныф укытучысы Фәвилә Ямалиева.
Ярминкәдә укучылар белән берлектә ата-аналар, укытучылар — барлыгы 50дән артык кеше катнашты. Балалар үзләре ясаган кул эшләнмәләрен, пешергән мич ашларын тәкъдим иттеләр. Быел 6нчы сыйныфны тәмамлаучы Зәйнәп Сафина бик күп мунчалалар, сабыйлар өчен оекбашлар бәйләп алып килгән, Коръән тышлыклары теккән. Ел саен катнаша торган ярминкәгә бөтен гаиләсе белән әзерләнгәнен сөйләде ул. “Бу — бик озак вакыт һәм көч сорый торган эш. Миңа әбием һәм әнием булышты, үзләре белгәнне миңа дә өйрәттеләр. Ярминкәдә теләп катнашам, чөнки барлык керемне ятимнәргә бирәчәкбез. Бу саваплы эшкә минем дә өлешем керә икән, ничек сөенмисең инде?” — диде ул.
Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) үз хәдисләрендә мөселман һәм мөселман булмаган кардәшләребезгә, мохтаҗларга, ятимнәргә ярдәм итү турында күп сөйли. “Изге эш аеруча Рамазан ае якынлашканда да мөһим”, — диләр дин әһелләре. Мөселман гаиләләрендә, мәчеттә дә балаларга дини тәрбия бирү белән беррәттән, әхлакый тәрбия бирү дә беренче урында тора. “Әгәр дә әти-әни баланы хәйрия акцияләрендә катнаштырып үстерә икән, алар бу эшләрне, сәдака бирүне картайгач та дәвам итәчәкләр”, — дип сөйләде Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин.
Ярминкәдән кергән акчаны — ә ул 10 мең сумнан артыграк — балаларны яклау көнен уңаеннан ятимнәр йортына илттеләр.
Эльвира Хуҗина.



