Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Мәңге бергә, Сөембикә!
12.08.2021

Мәңге бергә, Сөембикә!

Түбән Иделнең киңлекләрендә, бөек елганың көнчыгышында Нугай даласы урнашкан. Биредә меңләгән сарык, сыер һәм үгезләр көтелә, ат көтүләре, урыны белән җирле нугайларның ак юрталары күренә. Бу байлыкларның барысы да Муса улы Йосыф бәкнеке. Йосыфның хуҗалыгы ныклы: аның дүрт хатыны, уллары һәм ундүрт кызы бар. Иң яраткан кызы – иң кечкенә Сөен. Ул 1516 елда туган. Көньяк кояш астында ирекле дала җилләрендә иркәләнеп, төрле үлән һәм хуш исле чәчәкләр арасында үскән Сөен үзе дә матур чәчәк кебек. Нугай даласында аңардан да чибәррәк кыз юк. Өстәвенә, ул акыллы, ачык йөзле, ягымлы да. Йосыф Бәк кызы белән юкка гына горурланмый.
Йосыф Бәк ныклы, көчле хуҗа гына түгел, ә күрше хакимиятләр белән хәйләле дипломатия алып баручы тәҗрибәле сәясәтче дә. Ә чишү өчен мәсьәләләр җитәрлек була. Әйтик, бөек Чыңгыз хан 1227 елда үләр алдыннан Тын океаннан Каспий диңгезенә кадәр зур империясен Җүчи, Чагатай, Үгәдәй һәм Толуй исемле дүрт улына бүлеп калдырган. Әмма Чыңгызханның даны һәм абруе шулкадәр югары була ки, балаларның берсе дә үзен бөтен җир хуҗасы итеп күрсәтергә җөрьәт итми. Чыңгызхан якты дөньядан китү белән, империя дә кисәкләргә бүленә башлый. Андый очракта бу еш күзәтелә торган хәл. Беренче булып татар һәм монгол ханнары аерыла. Аннары бүленеш процессы алга таба дәвам итә, беркем дә беркемгә буйсынырга теләми. Нугай бәге Йосыф та Кырым ханы белән ачыктан-ачык дошманлык итә һәм Казан ханлыгын үз кулына алырга хыяллана. Мәскәү князе Иван IVкә, аны Казанга һөҗүм итәргә котыртып, яшерен хатлар яза, аңа гаскәр белән ярдәм итәргә вәгъдә бирә. Йосыфның максаты, әлбәттә, Казанны үзенеке итү.
Ә Казан ханлыгында эшләр түбәндәгеләрдән гыйбарәт. Олуг Мөхәммәт хан идарәсендәге Казан ханлыгы Мәскәү кенәзлегеннән җирләренең зурлыгы белән өстен­рәк була. Иван III Мәскәү, Тверь, Түбән Новгород һәм тагын 19 рус шәһәрен берләштергәч, Литва белән сугышны уңышлы тә­мамлаганнан соң, кис­кен үзгә­реш­ләр башлана. Казан дәүләте тыныч тормыш белән шө­гыльләнә, тыныч сәүдә алып бара, ә Мәскәү кенәзлеге гел сугыша, үз чикләрен киңәйтә, Казан ханлыгы тормышына даими тыкшына. Өстәвенә, Казан аристократиясе холыксыз, көйсез була, акча өчен Казан дәүләтенең мәнфәгатьләренә хыянәт итәргә күп сорамый. Бу бигрәк тә Казан ханнары алышынганда сизелә. Кырым ханнары да, Мәскәү кенәзләре дә Казанны үз кулларына алырга телиләр. Мәскәү бу эштә уңыш казана. Аннан башка бер генә мөһим карар да кабул ителми. Ике як арасында көрәш каты бара һәм Казанда хакимият әле бер, әле икенче якка күчә. Ханнар тәхеттә озаклап утыра алмый һәм еш алышына. Кайберләре ике-өч тапкыр казанлылар тарафыннан куыла һәм кабат әйләнеп кайта. Шулай 1532 елда казанлылар Кырымнан җибәрелгән Сафа-Гәрәйне куып җибәреп, Мәскәүдән җибәрелгән Җангалине тәхеткә утырталар.
Жангали рус җирендә үскән һәм ул бары тик Мәскәү җырын җырлаучы кеше булган. Аңа ул вакытта нибары 15 кенә яшь була һәм ул, әлбәттә, хан булып исәпләнә генә. Яшь хан Нугай чибәре Сөен турында ишетә һәм Сөенне хатынлыкка алырга карар кыла. Сөембикәгә Казан ханының хатыны булырга язган була. Нугай бәкләре һәрвакыт Казанга каршы була, тик Казан­да үз ханбикәң булуны дәрәҗәле итеп саныйлар һәм алар каршы килмиләр. Казанда ул үзен югалт­мый, һәрвакыттагыча сөйкемле, матур һәм үз халкының яраткан Сөембикәсе була.
Сөембикә ике ел Жангали белән яши. Тик тынгысыз казанлылар җайга салынган тормышны яңадан астын өскә китерәләр. Җангали үтерелә, аның тарафдарлары Мәскәүгә качып китә. Тәхеткә янә Кырым ханы Сафа-Гәрәй чакырыла. Сафа-Гәрәй Нугай мирзасы Мамайның кызына өйләнгән булса да, Сөембикәнең матурлыгына гашыйк була һәм аңа өйләнә. Ул вакытта аңа 24 яшь була. Ул Казан тәхетендә иң сәләтле һәм булдыклы ханнарның берсе була. Рус җирлегенә берничә уңышлы һөҗүм аларны куркырга һәм хөрмәт итәргә мәҗбүр итә. Русларның татар җирләренә һөҗүмнәре вакытлыча туктатыла.
Сөембикә белән Сафа-Гәрәй бер-беренә лаеклы, бәхетле пар булалар. Аларның уллары Үтәмеш-Гәрәй туа. Тик Мәскәү ханлыгының Казанга каршы яшерен сугышы туктамый.
1549 елның мартында 42 яшендә сәламәтлеге һәм көче чәчәк атканда, Сафа-Гәрәй көтмәгәндә вафат була. Ул 27 ел идарә итә һәм бөек, көчле хан була. Сөембикә аны бик ярата һәм менә ул икенче тапкыр тол кала. Ә Казан үзенең көчле ханын югалта. Үтәмеш-Гәрәйгә нибары 2 яшь була. Казанлылар Кырым ханы белән сөйләшүләр алып бара. Тик аларның бу вакытта үзләренең дә хәлләре катлаулы була һәм бернинди төпле карарга килә алмыйлар. Күп кенә вариантлардан соң кечкенә Үтәмеш-Гәрәйне хан дип игълан итәргә булалар. Ә Сөембикә дәүләтнең регенты булырга тиеш була. Сөембикә алда нинди авырлыклар көткәнен бик яхшы аңлый һәм бу карарга һич сөенми.
Казан ханлыгы белән идарә итү йомшарганнан файдаланып, Мәскәү дәүләте Казанга хөҗүм оештыра башлый. Хәер, Мәскәү моңа кадәр үк Казанны яулауга әзерләнә башлаган була. Казан бөтен яктан да ябыла, барлык юлларга, елга юлларына да каравыллар куела. Куркыныч янау шартларында, Сөембикә чаралар күрә башлый. Казанның һәр ягына ул гаскәрләр куя. Үз акчаларына Сөембикә Казанны сакларга ирекле кешеләрне җәлеп итә. Сафа-Гәрәй исән чакта хан гвардиясе башлыгы булган Кошчакны шәһәрне яклаучылар гвардиясе һәм хөкүмәт башлыгы итеп куя. Бу дөрес карар була, тик Казан халкы бу уңайдан бик күп гайбәтләр чыгара. Һади Атласи язганча, казанлылар мондый гамәлгә һәрчак оста була. Сөембикә дошманга шәһәрне яуларга юл куймас­ка, бар көч белән якларга өнди. Ул Нугай бәкләре һәм Кырым ханнарына ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Әмма кызы һәм оныгы ярдәм соравына карамыйча, Йосыф бәк бернинди ярдәм күрсәтергә ашыкмый. Ә Кырымга җибәрелгән илчеләрне рус каравыллары юк итә. Рус гас­кәр­ләренең куәтен һәм шәһәрне саклаучыларның көчләрен чагыштырып, күпләр: «Казанны яклап калу мөмкин түгел», — дигән фикергә килә.
Өстәвенә, Кошчак төнлә зур булмаган отряд белән яшерен рә­вештә шәһәрдән китеп, Кырым­га барып җитәргә тели, ләкин рус­лар тарафыннан тоткарлана. Аларны Мәскәүгә алып барып, җә­залап үтерәләр. Кошчакның китүе казанлыларның хәлен тагын да начарайта, аларның рухлары сына. Сөембикә янына халык делегацияләре килеп, аның каршы торуы мәгънәсез һәм Мәскәү шартларына килешергә кирәк, диләр. Сөембикә өметсезлеккә бирелә. Ә Мәскәү кенәзләре Сөембикәгә улы белән Мәскәүгә бирелергә тәкъдим итәләр, хан итеп Шәехгали дигән кешене Казан тәхетенә утыртырга телиләр. Казанның вакытлыча хөкүмәте Мәскәү шартларын үтәргә карар кыла.
1551 елның 11 августында Сө­ем­бикә Идел буенча Мәскәүгә җи­бәрелә (бу вакыйгага быел 470 ел тула). Китәр алдыннан Сөембикә Сафа-Гәрәй каберендә була һәм үз язмышын уйлап, ачынып елый. Ханбикәне озатканда, казанлылар да аңа кушылып елыйлар. Сөембикәнең китүе Казан ханлыгын саклап калуга ярдәм итми. Ул китеп, 7 атна үткәч, Казанны басып алалар. Соңрак Сөембикәне Шәехгалигә көчләп кияүгә бирәләр. Казанлылардан берәү дә бу сатлыкҗанны яратмый. Казаннан ул Касыйм шәһәренә куыла. Шуннан соң Сөем­бикәнең эзе югала…
Бу аяусыз тарихи сабак бер буын кешелекне генә борчымый. Нәр­сә була соң? Ни өчен татарлар үз дәүләтләрен саклап кала алмый? Ни өчен үзенең бердәнбер ханбикәсен дошманга шулай хурлыклы итеп бирәләр? Якташыбыз Риза Шәфи бер шигырендә:
«И, Болгарым! Һәм Татарым! —
Кем идең соң? Кем булдың?
И Татарым! И Болгарым –
Океан идең! – Күл булдың!” – дип язган.
Чыннан да, Петр I га кадәр географик картага карасаң, ауропалылар хәзерге Россия җирләрен Татария дип атаганнар. Шулай итеп басма хәрефләр белән язып калдырылган! Шулай килеп чыккан инде, Сөембикә вакытында бөтен татар ханлыклары — Кырым, Казан, Әстерхан, Себер ханлыклары — бөлгенлеккә төшә. Моның җавабын Лев Николаевич Гумилев язып калдырган тарихи китаплардан табарга мөмкин. Бу танылган тарихчыга Казан шәһәренең үзәгендә һәйкәл куелды һәм анда аның: «Мин рус кешесе, татарларны һәрвакыт яла ягудан сакладым», — дип язылган.
Гумилев үз фәнни эшләрендә җәм­гыятьнең активлыгы һәм энергиясе турында түбәндәгеләрне язган:
“Татар ханлыклары актив үсеш чорын узган һәм түбәнәю ста­дия­сендә булган. Алтын Урда шә­һәрләре Кытайдан Кырымга, аннары Ауропага сузылган «ефәк юлы»нда булганда, алар чәчәк ата: кызу сәүдә бара, һөнәрчелек үсә. Әмма Ауропадан Һиндстанга һәм Кытайга диңгез юлы ачылу белән кәрван юлы кибә һәм керем бетә, шәһәрләр хәерчеләнә. Бүгенге коронавирус кебек куркыныч эпидемия татар авылларының шактый өлешенең тамырына чаба һәм икътисадны кискен какшата.
Бу хәлләр нәтиҗәсендә, Сөем­бикә идарә иткән чор иң яхшы вакытка туры килми”, — дип аңлатма бирә бу вакыйгаларга Лев Гумилев.
Әмма Сөембикә турында истәлек халыкта яши. Казан Кремлендә мәһабәт манараны торгызып, халык аңа Сөембикә исемен биргән һәм аның турында матур риваять уйлап чыгарган. Бөтен дөнья Казанны бу манара буенча белә. Мәктәптә укыган вакытта мин беренче тапкыр мәркәзебезгә баргач, Казан вокзалында үземнең яшьтәге бер малай белән танышкан идем. Ул да районнан килгән. “Беренче чиратта Казан­да нәрсә күрергә телисең?”- дигән сорауга ул: “Сөембикә манарасын!” — дип җавап биргән иде. Бу минем хәтеремдә уелып калды.
Әйе, халык үз Сөембикәсе турында онытмый. Әмма бүгенге көндә мәдәният хезмәткәрләре аның алдында әле бурычлы дип уйлыйм. Мин Сөембикә турында лаеклы әдәби, музыкаль әсәрләр белмим, шулай ук тирән эчтәлекле кинофильм күрәсем килә. Сөембикә ролен талантлы актриса Чулпан Хаматова башкара алыр иде. Сөембикә язмышы ул — бер хатын-кыз язмышы гына түгел, халкыбыз язмышы да. Милләтнең үзбилгеләнеше, телен, мәдәниятен саклау проблемалары бүген дә актуаль түгелмени?! Шуңа күрә без: «Безнең язмыш синең белән, мәңгелек бергә, Сөембикә!” — дибез.

Әхәт Фаррахов, Ижау шәһәре.