Мәүлид кичәсе узды
Уразай авылы халкы мәчетебезнең нурлы, күркәм булуына сокланып, читтә яшәгән авылдашларыбызның дини бәйрәмнәргә кайтып йөрүләренә сөенеп бетә алмыйлар.
Барыбыз да бик шатланып мәүлид кичәсенә җыелдык. Мәчетебезгә догалар кылдык, Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)не искә алдык. Хәзрәтебез Бивел Ибраһимов: “Аллаһны зурлау — аңа якынаю ул”, — диде.
Бу көнне, мәетләргә багышлап, Коръән укылды. Ә аннан сон икенде намазына бастылар. Вәгазьләр тыңлап, күңелләребез баетылды. Хәзрәтебез әйткән үгет-нәсыйхәтләрне дә һәммәбез игътибар белән тыңладык. Пәйгамбәрләребез рухына абыстайларыбыз Тәнзилә Ибраһимова белән Рима Бәхтигәрәевалар парлап салават әйттеләр. Бәйрәмгә килгән кунакларыбыз күп күчтәнәчләр белән килгәннәр иде. Табыннарыбыз хәләл ризыклар белән мул булды. Килгән кунаклар бу кичәдән бик канәгать булдылар. 85 яшен тутырган Факия әби: «Кышка балаларыма яшәргә китәм, барыгыз да исән-имин торыгыз, алдагы җәйләргә дә очрашырга насыйп булсын», — дип, авылдашлары белән саубуллашты. Әйе, очрашулар да, авылдашлар белән мәчетебездә җыелулар да насыйп булсын.
Раилә Бариева, Уразай авылы.




