Мөселманнар спортны ярата
Сәламәт тәндә — сәламәт акыл, диләр. Март аенда Сарапул политехник институт спортзалында мөселманнар мини-футбол уйнарга җыелдылар. Уенны “Элеконд” районында урнашкан мәчет әһелләре оештырган.
Барлыгы 5 команда, 70кә якын җанатарлар җыелган иде. Катнашучы уенчылар Сарапулның үзеннән, Ижаудан, Әгерҗе районының Ямурза авылыннан килделәр. “Зәгыйфь мөселманга караганда көчле, сәламәт мөселман хәерлерәк”, — диләр алар.
Уенны оештырырга Удмуртия мөфтияте вәкиле Рөстәм Гатауллин да ярдәм иткән. Ярышка ул үзе дә килгән иде. Шулай ук Әгерҗедән “Нур” мәчете имамы — Рамазан Хәмидуллин да кунак булды.
Мөселманнарның уенын күзәтеп тору — үзе бер рәхәтлек. Монда бер-берсенә карата хөрмәт, ихтирам зур иде. Көндәшлек түгел, иң мөһиме — бердәмлек.
Ярышны оештыруда Сарапулның “Иман” татар яшьләре дә ярдәм итте. Алар үзләре дә уенда катнаштылар. Шунысы сөендерде: яшьләребезнең
дә күбесе намаз укый. Ә уен тәмамлангач, “Иман” татар яшьләре берлеге барлык мөселман кардәшләребезне “Элеконд” районындагы мәчеткә, кайнар шулпа ашарга чакырдылар. Анда Рөстәм Гатауллин вәгазь укыды.
Менә шундый үзенчәлекле, тату мөгамәләдә үтте бу көн. Мондый очрашулар соңгысы булмасын иде!
Ярышта урыннар түбәндәгечә
булды:
I урын — “Элеконд” районы мәчете мөселманнары (Сарапул);
II урын — “Әль-фуркан” командасы (Ижау);
III урын — “Иман” татар яшьләре берлеге (Сарапул).
Асия Әхмәдиева, Сарапул шәһәре.




