Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Намус җитми
29.02.2012

Намус җитми

Пугачёво арсеналында шартлаудан соңгы хәлләр турында массакүләм мәгълүмат чаралары еш хәбәр итеп торалар. Проблемаларның күбесе әле һаман да чишелеп бетмәгән.Шушы арада РФ гадәттән тыш хәлләр министры Сергей Шойгу да килеп, биредәге эш барышы белән кызыксынып китте.

15 февральдә Пугачёвоның үзендә шартлаулар вакытында һәлак булган Тимур Миңнеәхмәтов хөрмәтенә тантаналы чара үткәрелде. Ниһаять, дәүләт бүләге указына Россия Президенты 2011 елның 22 ноябрендә үк кул куйган «Кыюлык ордены» («Орден мужества») Миңнеәхмәтовлар гаиләсенә тапшырылды.

Тимур — чын мәгънәсендә герой. Ул башкалар кебек паникага бирелмәгән, үз вазифаларын намус һәм тулы җаваплылык белән үтәгән. Бүгенге көндә Пугачёвоның үзәк урамы аның исемен йөртә. Тимур укыган 77нче мәктәпкә мемориаль такта куелды. Анасына 1 бүлмәле фатир һәм орден бирелде. Ләкин моның белән егетнең үзен кайтарып булмый, аның турында истәлекләр генә калды.

«Кыюлык ордены» тапшырганда, Тимурның әнисе, ничек кенә тырышса да, күз яшьләрен тыеп кала алмады, бердәнбер улының һәлак булу хатирәләрен яңарту үзенекен итте.

Тантаналы өлеш тәмамланганнан соң залда утыручылар – Пугачёвода һәм якын-тирәдә яшәүчеләр – Идел буе федераль округы буенча Президентның тулы хокуклы вәкиле ярдәмчесе Олег Мельниченкога, Удмуртия буенча баш федераль инспектор Дмитрий Мусинга үзләренең сорауларын бирделәр. Олег Мельниченко халыкның хәбәрдар булмавына канәгатьсезлек белдерде. Аның әйтүенчә, хакимият халыкка, иң беренче чиратта, мәгълүмат җиткерергә, икенче чиратта, аларның проблемаларын хәл итәргә тиеш. Кешеләрне мәгълүматлы итү технологиясен дөрес үтәгән вакытта беркем дә бер үк сорау белән кабат-кабат мөрәҗәгать итми. Йортларына зыян килгән кешеләрнең, эш калдырып, вакытларын әрәм итеп, акча тотып йөрергә тиеш түгеллегенә басым ясады вәкил. Зыян күргән торак пунктларның һәммәсендә комиссия штабының бүлекчәләре барлыгын, гаризалар белән шунда мөрәҗәгать итәргә кирәклеген ассызыклады ул. Аннары Кече Пурга районы хакимияте башлыгы Александр Ерохинны кисәтте, атна-ун көннән соң торак йортларны торгызу торышын махсус килеп тикшерәчәген әйтте.

«Алдагы килүемә бөтен әзерлек эшләре дә үтәлгән: гаризалар кабул ителгән, актлар төзелгән булырга тиеш», — диде ул.

Сүз дә юк, халык комиссия штабы бүлекчәләренең кайда урнашуын, ничәдән ничәгә кадәр эшләгәннәрен белергә хокуклы. Хәбәрдар итү – хакимият бурычы б улса, мәгълүматлы булу халыкның үзеннән дә тора. Күпчелек кешеләргә бер үк процедура аша үтәргә туры килә, һәммәсенә аерым-аерым аңлатканчы, барысын да җыеп сөйләү отышлырак булыр иде, ә моның өчен чакырган урынга барырга кирәк. Шул ук вакытта зыян күргән кешеләргә штаб вәкилләре тарафыннан киртә куелырга тиеш түгел. Моны Олег Мельниченко үзе ассызыклады. Подрядчы оешмалар да, эреле-ваклы түрәләр дә, кешеләр дә үз вазифаларын намуслы үтәсәләр, хәрби шәһәрчекне әллә кайчан менә дигән итеп торгызырга мөмкин булыр иде. Тимур үз вазифаларын намуслы үтәгәндә: «Мин үләрмен дә, әниемә орден, фатир бирерләр», — дип, янгын сүндермәгәндер, билгеле, ләкин ул егеттән барыбызга да үрнәк алырга кирәк. Намус кына җитми.