«Нардуган»: гүзәл, оста, халыкчан!
Күптән түгел редакциядән шалтыратып, 26 гыйнварда узачак автор-башкаручы Нияз Җәләловның концерты турында мәкалә язуымны яки артист белән әңгәмә коруымны сорап мөрәҗәгать иттеләр. Бу эстрада йолдызын әлегә кадәр күреп белмәсәм дә, “Кило ярым прәнник” дип аталган бик эчтәлекле җырын ишетеп белә идем. Үзе белән дә, иҗаты белән дә ныклап танышырмын дип уйлап, бик теләп риза булдым.
Концерт башланыр алдыннан берничә минут алдан “Мөхтәрәм тамашачылыр! “Нардуган” җыр һәм бию ансамбле концерты башлануга – берничә мизгел калды…” – дигән белдерү яңгырады. Тамашачылар берни аңламасалар да, сабыр гына утыра бирделәр. Ижау шәһәрендә Казан һәм башка төбәк артистларының концертларын оештыручы Нурулла Гали улы Хуҗагалиев сәхнәгә чыгып, җырчы Нияз Җәләловның концертбуласы көнгә берничә көн кала “Ярты залга концерт кую өчен Ижауга кадәр килеп йөрмим”, — дип баш тартуы турында хәбәр итте. Халкыбыз сабыр булгангамы, артык шауламады. Ләкин арада “Мәгънәсез икән!” — дигән сүзләр ишетелде. «Әле йолдыз булып өлгермәгән, үзен күрсәтмәгән бу егетнең тамашачыга җыр-моң таратыр өчен түгел, үз кесәсен калынайту өчен җырлый икән», — дигән фикер туды миндә.
“Мондый хәлләр булмасын өчен берәр чара бармы?» – дип соравыма Нурулла Гали улы: “Бүгенге кебек күңелсез хәлләрдән бернинди гарантия юк, концерт белән килүче артистларның афишаларын шәһәр буенча беркетәбез, газетада реклама ясыйбыз, ә калганы җырчының намусыннан тора. Мин Ижау тамашачылары рухи азык алсыннар, атаклы җырчыларны күреп һәм ишетеп яшәсеннәр, мәдәният учагыбыз сүнмәсен өчен генә тырышам”, — дип җавап бирде.
Рухи байлык эзләп килгән тамашачы үзен “алдадылар” дип уйламаса, тагын бер хәл. Ярый әле йолдыз булып өлгермәгән, әмма “йолдыз чире” белән чирләгән артистларның хаталарын төзәтердәй халыкчан һәвәскәрләр бар.
Татарстан, Россия һәм халыкара бәйгеләр лауреаты, күп тапкырлар Гран-при иясе Түбән Кама шәһәре “Нардуган” җыр һәм бию ансамбленең концерты “Нардуган”, әй “Нардуган” кайда туган? Ул бит Түбән Камада йолдыз булып кабынган!” – дигән шигырь юлларыннан соң кызлар һәм егетләр башкаруындагы татар биюе белән башланып китте. Сәнгать — иҗади эзләнүләр, хисләрне биюдә, җырда күрсәтү, кичерешләрнең фейерверкын таба белү ул. Тамашачы күңелен бөтен нечкәлекләре белән тоя белүче ансамбль җитәкчесе Наил Шәкүр улы Мөсифуллин концертны үзе алып барды. Ул үзенең хезмәттәше Гөлназ Кашаева белән “Нардуган”ның – Яңа кояш, Яңа көн туу бәйрәме икәнен, ансамбльнең 30 ел элек калкып чыккан якты йолдыз, бүген дә балкышта булып, үзенең нурлары белән халык күңеленә дәрт һәм моң өстәүләре турында сөйләп үттеләр. 24 ел дәверендә “Нардуган” ансамблен Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Наил Талип улы Әхмәтшин җитәкләгәнен, талант иясенең хореография сәнгатенә чиксез хезмәтен кертүен, Татарстан чикләрендә генә түгел, башка өлкәләрдә дә әлеге төркемне танытуын кабат исләренә төшерделәр. Ансамбль үз эченә төрле илнең мәдәниятен һәм гореф-гадәтен чагылдыручы биюләр, җырлар алган. Киемнәре милли орнаментлар белән бизәлгән. Концерт биюләр белән беррәттән яшь җырчылар, автор-башкаручы Рөстәм Асадуллин, Айзат Шәйхетдинов, Эльвира Сәлимова, Ильяс Шәяхмәтов, Фәния Хәмитова, Резидә Хәлимова, Гөлназ Ахбаева, Марсель Галимуллин, Руслан Ханов башкаруындагы матур һәм дәртле җырлары белән үрелеп барды.
Ансамбль җитәкчесе Наил Мөсифуллин белән әңгәмәбездә: “Шулай тиз арада әзерләнеп, юлга чыгып китүе кыен булмадымы?” – дип кызыксындым. Ул: “Безнең система эшләп тора, программа әзер, репертуарыбыз бай, юллар төзек, бик теләп килдек. 2010 елда без Ижауда узган Федераль Сабантуйда чыгыш ясаган идек, ә үз программабыз белән Ижау мәдәният йорты сәхнәсендә концерт куюыбыз беренче тапкыр. Бирегә килеп, Ижауда кунакчыл, җыр-моңга гашыйк халык яшәвенә инандык», — диде.
Тамашачылар фикере
Венера Гатауллина, пенсионер: “Гел атказанган җырчыларның концертларына йөреп өйрәнелгән, соңгы вакытта һәвәскәрләргә өстенлек бирә башладым әле. Бүгенге концертта исем-акылым китеп утырдым, искиткеч күңелле бәйрәм ясадылар”.
Хисамова Наилә, хуҗабикә: «Девятернядан — 120 чакрым юл үтеп, Нияз Җәләловны карарга дип килдек, өметләр акланмады. Ә бүгенге концерт бик шәп, килүемә һич үкенмим”.
Рәфилә Рәсүлова, Муса Җәлил исемендәге китапханә хезмәткәре: “Мин мондый ансамбльләрне яратам. Соңгы вакытта Актаныштан килгән ансамбль концертын да, бүгенге тамашаны да яратып карадым, аларга сокланам. Удмуртиябездә дә шундый татар ансамбле булсын иде.
Ә Нияз Җәләловка килгәндә, залны тутырып тамашачы җыяр, халык күңелен яулар өчен башта тамашачыга үзен күрсәтергә, танытырга иде. Аның бит әле Ижау сәхнәсендә чыгыш ясаганы бөтенләй юк. Ул бу очракта тамашачыларны ихтирам итмәвен күрсәтте”.
Ализә Хурамшина,
Ижау шәһәре.



