Наркомания «йокламый»
Бүгенге көндә Россия буенча сәламәтлек саклау учреждениеләрендә рәсми рәвештә исәптә торучы наркоманнар саны 550 меңне тәшкил итә. Удмуртиядә рәсми рәвештә исәптә торучы наркотик кулланучылар 3 меңгә якын. Гадәттә алар 20-25 яшьлекләр, аларның һәр бишенчесе хатын-кызлар. Исәптә тормаганнары моннан да күп! Наркотикларны беренче тапкыр кулланып караучылар саны күпчелек 15-16 яшьлекләр. Араларында 13 яшьлекләр дә бар…
Бу саннар турында уйлансаң, коточкыч! Ә иң куркынычы – наркоманнарның көннән-көн “яшәрә” баруы. Күп кенә яшьләр нарктотикны мәктәп елларында ук татып карый икән. Бу хакта яшьләр арасында уздырылган тестлар сөйли. Бүгенге көндә наркоманиягә каршы бик күп профилактик чаралар оештырылса да, наркомания афәте, ягъни наркотик-лар таратуга корылган бизнес көчлерәк булып кала бирә. Ул үз чиратында тормышка аяк басарга гына өлгергән яшь буынның гомерләрен өзә.
8 февральдә Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту Федераль хезмәте идарәсенең полиция полковнигы Сергей Лукин җитәкчелегендә узган киңәйтелгән Коллегия утырышы да шушы глобаль проблемага багышланды. Әлеге чарада бик күп җитәкчеләр, Удмуртия Президенты Александр Волков үзе дә катнашты.
Сергей Лукин үз докладында Наркотиклар әйләнешеп контрольдә тоту Федераль хезмәте идарәсенең “2020 елга кадәр наркотикларга каршы сәясәт” дәүләт Стратегиясе нигезендә эш башкаруы, дәүләт хакимияте һәм хокук саклау органнарының күмәк көче белән тотрыклылыкны тәэмин итүләре, җәмгыятьнең аз гына булса да бу афәттән сәламәтләнүе дә сизелүе турында сөйләде. Мисал өчен, кодеины булган медицина препаратлары рецепт белән генә бирелә башлау дезоморфинның законсыз рәвештә әйләнештә йөрүен күпмедер дәрәҗәдә киметкән.
Сергей Лукин сүзләреннән күренгәнчә, 2012 елда куйган максатларны тормышка ашыру барышында идарә тарафыннан 572 җинаять эше ачылган. Аларның 75%ы авыр җинаять һәм үтә авыр җинаять, 45%ы – наркотиклар сату белән бәйле. 34 наркопритон, көчле тәэсир итә торган наркотикларны әйләнештә йөртү буенча 24 җинаять, 1 наркотиклар контрабандасы ачыкланган.
153 кг наркотик, шул исәптән 17 кг героин, 69 кг марихуана, амфетамин төркеменә кергән 1,5 кг наркотик, 3 килограммнан артык психотроп һәм куәтле тәэсир итүче матдәләр законсыз әйләнештән алынган. Идарә тарафыннан тикшерелгән җинаять эшләре буенча, законсыз рәвештә наркотиклар таратуда гаепләнүче 189 җинаятьче җавапка тартылган.
Наркомания белән көрәшүчеләрне бүген иң нык борчыган мәсьәлә — синтетик наркотиклар, ягъни “дизайнер” наркотиклар. Белгечләр бу төр наркотикларның кешенең эчке органнарын иң нык таркатучы әшәке матдәләрдән торуын аңлата. Әмма нар-котик сатучылар аларны әйләнешкә кертүнең төрле юлларын табалар һәм әллә никадәр яшьләрне үзләренең корбаннары итәләр. “Аларның иң актив бәйләнештә тору, үз корбаннарын тозакларына каптыру ысулы — Интернет челтәре”, — ди коллегия әгъзалары.
Коллегия эше барышында “дизайнер” наркотикларны массакүләм таратуга каршы тору юлларын эзләделәр. Мондый наркотиклар яшьләр күп йөри торган урыннарда таратылу сәбәпле, ныклы күзәтү урнаштыру, чит илдән наркотик керү каналларын ябу, наркотик таратучыларның Интернет челтәре аша актив эш итүен туктату кирәклеге ассызыкланды.
Удмуртия Президенты Александр Волков үз чыгышында: “Миңа наркотик сату һәм куллану очрагы ачыкланган төнге клублар эшчәнлеген чикләүдә көч органнарының “тешсез” булуы аңлашылмый, — дип канәгатьсезлеген белдерде. — Агымдагы елда бу тема иң каты контрольдә булачак”, — диде.
Әйе, наркотикларның күпчелек төнге сәгатьләрдә һәм нәкъ менә күңел ачу чараларында ныграк таралуы хакында еш ишетергә туры килә. Сергей Лукин әйтүенчә, Ижауның «Пепелац», “Резиденция”, “Бар веселых историй” клубларында мондый очраклар булуы ачыкланганы бар икән. Ә калган төнге клубларда ни булмас?! Һәрхәлдә, төнге күңел ачу урыннарының яшьләргә тәрбия, әхлак үзәге булмавы, ә аларның оештырылу максаты – спиртлы эчемлекләр сату белән акча эшләүгә корылуы һәркем өчен мәгълүм. Алар төннәр буе гөрләп эшләп торганда, зур суммалы дәүләт акчалары салынган эчкечелеккә каршы дәүләт программалары эшләүнең мәгънәсе ни күләмдә икән соң? Ә исерт-кеч эчемлекләр сатылган җирдә наркотиклары да ерак йөрми.
Элмира Нигъмәтҗан



