Наркомания! Нәрсә эшләргә?
Даими үткәрелә торган социологик сораштырулар күрсәткәнчә, наркомания проблемасы җәмгыятебездә беренче урында тора. Бу бөтен ил күләмендә күтәрелгән проблема республикабызны да читләп узмый. Аның белән көрәш ике як сугышын хәтерләтә: аек, сәламәт акыл һәм наркобизнес. Ел саен дөньяда йөзләгән мең кеше наркомания корбанына әверелә. 2016 елда Россиядә әлеге сан 70 мең кешегә җиткән. Хокук саклау органнары тапшырган хисапларда исә тагы да куркынычрак саннарны күрергә мөмкин. Наркотик кулланучылар (ә алар 4 миллионнан алып 8 миллонга кадәр) 2016 елда гына тагын 90 мең кешегә арткан. Бу уртача 15-18 яшьлек яшүсмерләр.
БМОдан алынган рәсми мәгълүматлар буенча, соңгы 10 елда Россиядә наркотик кулланучылар саны ун тапкырга арткан. Балалар һәм яшүсмерләр арасында да наркомания киң таралыш ала.
Наркомания белән ничек көрәшергә? Бары тик җәмгыять һәм дәүләт бердәм булып, мөмкин булган барлык ресурсларны берләштереп, бу көчне әлеге куркыныч афәтне җиңү өчен юнәлдерү генә ниндидер нәтиҗәгә китерергә мөмкин.
Сыйфатлы белем бирү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, спорт, гомуми социаль ярдәм, яшүсмерләр өчен мәшгульлек үзәкләре булдыру — болар наркоманияне кисәтү өчен иң кулай мөмкинлекләр. Ә кемдер инде наркотиклар кулланып караган икән, дарулар белән дәвалаганнан соң реабилитация үтәргә тиеш. Авыруны упкыннан тартып чыгару өстендә реабилитация вакытында гына түгел, ә ярты ел, бер ел дәвамында эшләү зарур. Иң мөһиме: ул янә наркотиклар куллана башламасын өчен аны яңадан яшәргә өйрәтергә, эшкә урнаштырырга кирәк. Моның өстендә төрле реабилитация (араларында диниләр дә бар) оешмалары эшли. Аеруча хөкүмәтнеке булмаган оешмаларга игътибар итәргә кирәк. Бу өлкәдә күпчелекне нәкъ менә алар тәшкил итә. Әлбәттә, наркотиклар кулланучыларны дәвалау оешмалары булдыру өчен зур каһарманлык кирәк. Еш кына мондый реабилитация үзәкләрен элек үзләре наркоман булган, барысын да үзе кичергән кешеләр оештыра. Авыруның һәр йортка, һәр гаиләгә кагылырга мөмкин икәнлеген истә тотыйк.
Бәйлелек үтерә — бу факт. Үлемгә китергән иң еш сәбәп — передозировка. Дозаны арттыру бөтен эчке органнар эшчәнлегенең бозылуына китерә. Беренче ашыгыч ярдәм күрсәтелмәгән вакытта кеше йөрәге туктаудан яки тыны кысылудан үлә. Шулай ук наркотик тәэсире астында булган кеше еш кына бәхетсезлек очрагыннан — машина астына эләгеп, балконнан, биеклектән егылып, өшеп үләләр.
Наркотикларны даими куллану сәламәтлеккә зур зыян сала. Кеше В, С гепатиты, ВИЧ — инфекцияләр белән авырый. Безнең республикада гына ВИЧ — инфекция белән 10 меңгә якын кеше исәптә тора. Аларның күбесе бу чирне наркотик кулланганда йоктырганнар.
Наркотиклар куллану ул — таркалган гаиләләр, җимерелгән язмышлар, вакытсыз өзелгән яшь гомерләр. Наркотикларның бәясе югары, аларны сатып алу өчен авыру ялганлый, урлаша, хәтта үтерә дә башлый. Ә иң куркынычы: яшүсмерләр (мәктәп балалары һәм студентлар) наркотиклар корбанына әверелә. Психикалары ныгымаган килеш, тормыш тәҗрибәсе тупламаган яшүсмерләр наркотик алу өчен җинаять юлына бик җиңел басалар, передозировкадан үләләр.
Шуңа күрә авыруларны вакытында күреп алу, наркотиклар сату урынын табу, аларны ябу гына түгел, ә наркотикларга бәйле булучыларны бу чирдән дәвалау мөһим.
Республика наркодиспансеры каршында 2 дәвалау үзәге эшли. Монда яшүсмерләр өчен 10 урын һәм олылар өчен 15 урын каралган. Ә дәвалауга меңләгән кеше мохтаҗ. Бүгенге көндә республиканың төрле иҗтимагый оешмалары каршында эшләп килүче дәвалау үзәкләрендә (аларда урыннар шулай ук чикләнгән) 400 дән артык авыру дәвалана. 100гә якын кеше аноним наркоманнар һәм аноним эчкечеләр өчен эшләнгән махсус программа буенча дәвалана.
Наркотикларга бәйле булган кеше кайда гына дәваланмасын, аның өчен бу чирдән арынган кеше үрнәк булырга тиеш. Дәвалану ул — бер көн, ай, ел дәвамында наркотиклардан башка яшәргә өйрәнү. Тик бөтен кеше дә моны булдыра, түзә алмый. Тагы да авыррагы — наркоманны үзе турында гына уйламыйча, эшләргә, кылган гамәлләре өчен җавап бирергә өйрәтү. Бу эшне бары тик җәмгыять ярдәме белән бергә генә башкарып чыгарга мөмкин.
Наркотикларга бәйлелектән һәм эчүчелектән бушка дәвалаучы реабилитация үзәкләре турында тулырак мәгълүматны 78-10-40 номеры аша белә аласыз.
Зөлфирә Якупова,
“Яшүсмер” профилактика үзәгенең социаль педагогы.



