Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Низаг берләшүгә сәбәп булсын
20.03.2014

Низаг берләшүгә сәбәп булсын

Соңгы вакытларда телевизорны кабызсаң да, газета, Интернет битләрендә дә көн кадагында бер сорау — Украина фетнәсе тора. Мин моны инкыйлаб дип түгел, фетнә дип атар идем. Чөнки фетнә купса, аның кем файдасына булуын да, кем тарафыннан оештырылуын да, ничек һәм кайчан бетәчәген дә, кай җирләргә барып җитәчәген дә әйтеп, җепләрнең очы-кырыена чыгып булмый. Фетнә ул чума авыруы кебек. Ул авыруны алдан бик аз кешеләр күрә, әмма алдан күрсәң, туктатуы җиңел була. Авыру килгәч, аны бөтенесе күрә, ләкин туктатырга соң була… Шунысы аянычлы: сугышта малны патшалар бүлсә, корбан булып гади халык кала.
Телевизор экраннарыннан мәйданда барган хәлләрне күреп, Аллаһы Тәгаләнең безгә насыйп иткән иминлекнең никадәр зур нигъмәт икәнен аңлап утырам. Иртә белән тынычлап уяну, янәшәдә якыннар булуы, чәй эчеп эшкә бару — бу нигъмәтләргә күбебез күнегеп, шулай булырга тиеш дип карыйбыз. Янәсе, офыктан кояш күтәрелә — күтәрелсен, ай буе эшләп, күпмедер акчасы чыга — чыксын, азмы-күпме пенсиясе вакытында килә — килсен… Украина, Сүрия, Мисырда булган хәлләр безне башка күзлектән карарга мәҗбүр итә.
Элгәре заманда бер хәлифнең дусты булган. Кешеләр тормыштан зарланып килсәләр, ул аларны шул дусты белән күрештергән. Дус­ты барысының да зарларын хәл итә икән. Шулай беркөн, хәлиф янына бер кеше килеп, тормышыннан зарланырга тотынган. Акчасы да җитми, хатыны да гел сөйләнә, саулыгы да борчып тора һ.б… Хәлиф аңа: “Ярар, туган, минем бер дустым бар. Сине аның белән очраштырыйм әле, ярдәме тими калмас”, — дип, дустын китертергә ат җибәрә. Зар кылучы өмет белән серле дусны көтергә тотына. Башында: “Бик байдыр инде, киң күңелле хәйриячедер инде, — дигән уйлар йөри. Шулвакыт, аның янына хәлиф җибәргән ат килеп туктый, арбадан бер сукыр кешене төшерәләр. Сукыр үз эшен яхшы белеп, шунда ук аны көтеп утыручыга үзенең моң-зарларын сөйли башлый: “Мин бик бай кеше идем. Зур гаиләм бар иде. Беркөнне кәрванга байлык­ларымны төяп, хатын-балаларымны утыртып сәфәр чыктым. Тау астыннан үткәндә өстебезгә таш ишелеп, гаиләм, байлыгым аста калды. Аңыма килеп, таш астыннан чыгып, аларны эзләргә тотындым. Бер баламның елаган тавышын ишетеп, аның янына йөгердем. Исән калуына сөендем. Ничек кайтып җитик дип уйлаганда, читтә бер дөямне күрдем һәм аның янына йөгердем. Куркып калган дөяне тотыйм дигәндә, ул башыма типте һәм йөгереп китте. Шулвакыт, исән калган баламның кычкырган тавышын ишеттем, борылып карасам, аңа бүре ташланган. Ул балам да күз алдымда вафат булды, бераздан дөя тибүдән күзем дә сукырайды. Шулай итеп, бер мизгелдә байлыгым да, гаиләм дә, саулыгым да кулдан ычкынды. Ләкин тормышта миннән дә авыр хәлдә булучылар да бар бит әле, дип, мин дә куанып яшим”. Теге үз кайгылары белән килгән адәм ник килгәнен онытып, үзенең җир өстендә иң бәхетле кеше икәнен аңлап, сөенеп өенә кайтып китә. Шулай итеп, хәлифнең дус­ты авырлыкка төшкән кешеләргә ярдәм итә.
Бүген без Украинадагы хәлләрне борчылып карыйбыз, гади халык өчен кайгырабыз һәм бер үк вакытта үзебездә тыныч, имин тормыш булуына шатланабыз. Оҗмахта яшәмәсәк тә, ут эчендә янмавыбыз өчен дә сөенәбез. Һәркем үзенекен тарта дигәндәй, безне, татар халкын да, күбрәк Украинада яшәүче милләттәшләребезнең язмышы бик борчый. Соңгы вакытларда барып хәл-әхвәлләрен дә белешәбез, ярдәмнәребезне тәкъдим итәбез. Авыр вакытта туганыңа ярдәм кулы сузу бик яхшы, ләкин үз тормышларын үзләре күрергә күнеккән милләттәшләрнең тормышы белән кинәт кызыксынырга тотынуыбыз алар өчен сәер булып тоела, ахры. Авылда калып, еллар буе карт әтисен тәрбияләп, гүргә иңдергән төпчек малай янына калган малны бүлешергә җыелышкан туганнар кебек күренмәсәк ярый инде.
Россия өчен Кырым җирләрен кайтару да, моның өчен халыкның 14 процентын тәшкил итүче татарларның тавышы да мөһим, әлбәттә. Ләкин Кырым татарлары тарихында уелып калган күпсанлы тирән яралары төзәлеп бетмәгән шул әле. Авызың пешсә, салкын суны да өреп кабасың, шуңа да аларның бу мәсьәләгә сак караулары бик аңлашыла. Коръәндә: атаның гөнаһасы өчен улы түләмәс, дип әйтелсә дә, бүген Россия Советлар Союзының варисы булып кала. Аллаһка шөкер, бүген илдә берәр төбәккә гарасат килеп, кешеләр баш өстендә түбәсез калсалар, аларга ярдәм буларак, үзәктән күп акчалар бүленә, ил башлыгы вәзгыятьне шәхсән үзе күзәтеп тора. Бу безнең өчен табигый хәл булып күренә. Ә 1944 елда исә күпме халыкны терлек төягән кебек вагоннарга тутырып, туып-үскән җирләреннән чыгарып җибәргәннәр. Юлда яртысы диярлек һәлак булган. Ничек урнашканнар, ничек аякка баса алганнар, ничек сакланып калганнар? Анысын Аллаһ һәм үзләре генә белә. Алар кичергәннәрне Кырымнан кайткан сәфәреннән соң Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та әйтеп китте.
Без фетнә эчендә янучы милләттәшләребезнең кайгысыннан читтә калмыйча, алар өчен кайгырып, изге догада булыйк. Яшерен батырын түгел, үзем Кырым татарлары язмышы турында бераз ишетеп белсәм дә, шушы сәяси болганышлар башланмыйча, аларның язмышлары белән ул кадәр кызыксынганым юк иде. Хәзер намаз укырга керешсәм дә, күңел алар өчен көенә, алар өчен изге дога кыласы килә. Бәлки Украина җирендә барган низаг, безгә анда яшәүче миләттәшләребезгә якынаеп, араларыбызны ныгытып җибәрергә сәбәп булыр. Раббым, күпме кыйналган Кырым татарларын халкына иминлек, хәерле тормыш бир.

Йосыф Дәүләтшин,
Түбән Кама шәһәре.