Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Новый поселогында — яңа төзелеш
18.08.2016

Новый поселогында — яңа төзелеш

Воткинск районы Новый поселогында  ”Газпром  — балаларга” дигән программа кысаларында  физкультура-сәламәтләндерү комплексы  төзелеше башланды. Республика Башлыгы Александр Соловьев әлеге комплекс нигезенә истәлекле капсула салу тантанасында катнашты. Ул: “Удмуртиядә 3160 спорт корылмасы бар. Уйлап карасаң, бу бик күп. Бүген тагын бер төзелеш старт ала. Димәк, тиздән Новый поселогында яшәүчеләргә — олысына, кечесенә дә — спорт белән шөгыльләнү өчен яхшы шартлар туачак.  Мин “Газпромтрансгаз Чайковский” оешмасы җитәкчесенә поселок өчен шундый зур бүләк ясавы өчен зур рәхмәт белдерәм”, — диде.  Объект 2018 елның декабрь аенда кулланылышка тапшырылачак. Күп функцияле спорт залыннан тыш биредә бассейн, сауна, тренажер залы булачак. Әлеге комплекс төзелеп, кулланылышка тапшырылганнан соң, аның янында стадион  төзү дә күздә тотыла.